Тарихи – әдәби - мәдәни баскычлар буйлап
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“ Г. Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”  муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе

Тарихи – әдәби - мәдәни

 баскычлар буйлап

(Интеллектуаль уен)

Самигуллина Рәхилә Вакыйф кызы,

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

2016

 

Тарихи – әдәби - мәдәни баскычлар буйлап

(Интеллектуаль уен)

Кичә буласы залга плакатлар эленә:

Туган җирем - Татарстан,

 Үзем - Идел баласы.

 Туган телем - татар теле,

 Мәккәм - Казан каласы”,

Магнит тактасына баскыч сурәте ясап куела,һәр баскычка исеме языла, командаларга төрле төстәге йолдызчыклар бирелә. Кем күбрәк дөрес җавап бирә шул команданың йолдызы баскычка беренче куела. Бәйрәмне укучылар ачып җибәрә.

1 нче укучы:

Җирнең иң матур җирендә —

Татарстанда торам мин.

Малайлар һәм кызлар  Сезне

Кунакка чакырам мин.

 2 нче укучы:

Безнең якларны күрсәгез,

Сез шаккатыр идегез.

Дусларыгыз көтә сезне —

Татарстанга килегез!  

 3 нче укучы:

Туган җирем - Татарстан,

Үзем - Идел баласы.

 Туган телем - татар теле,

 Мәккәм - Казан каласы.

4 нче укучы:

Бабам синдә гомер кичкән,

Синдәдер тамырларым.

Синдә - тәүге мәхәббәтем,

Җырланасы җырларым.

5 нче укучы:

Шанлы тарих - үткәннәрең.

Ак бәхетләр - көткәнең.

Туган телем, иркен көнем –

Безгә бүләк иткәнең. 

Хор. Мин яратам сине, Татарстан. (Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре)

Алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!  Шигырьдә сөйләп үтелгәнчә, безнең туган ягыбыз матур табигатьле, бай тарихлы, мәдәниятле як.  Сез үзегезнең туган ягыгызны беләсезме, бүгенге бәйгебез дә шушы уңайдан үткәрелә. Бәйге 2 команда арасында барачак. Сорауларга җавапны кем алданрак бирә, шуңа балл языла. Иң элек безнең уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри составы билгеләп үтәбез. Хәерле сәгатьтә, беренче баскычыбызга аяк басабыз.

I БАСКЫЧ – Казан тарихы

  1.         1.        Казанга нигез итеп беренче таш  кайда салынган? (Кремльдә)
  2.         2.        Сөембикә манарасы белән янәшәдә нинди борынгы корылма бар? (Благовещенск чиркәве)
  3.         3.        Кремль стеналары кайсы манарадан башланып китә? (Спас манарасыннан)
  4.         4.        Казан үзенең 1000 еллыгын кайчан билгеләп үтте? (2005 елда)
  5.         5.        Риваять буенча, казан төшеп киткән елга ничек атала? (Казансу)
  6.         6.        Сөембикә манарасы ничә катлы? (җиде)
  7.         7.        Явыз Иван ничәнче елда Казанны басып ала? (1552 елда)
  8.         8.        Казан Кремленең кайсы манарасына йолдыз куелган? (Спас манарасына).
  9.       9.          Казан шәһәренең иң биек ноктасы кайда? (Иң биек ноктасы булып Сөембикә манарасының җиденче ярусы санала).
    1.        Кукмара районы нәрсә белән данлыклы? (киез итекләр, металл савыт-саба, кием тегү,...)
    2.        Ни өчен Татарстан Республикасын 4 елга республикасы дип атыйлар. (Аның аша 4 зур елга ага: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел)
    3.        Татарстан Республикасының көньяктан төньякка кадәр озынлыгы күпме? (250 км)
    4.        Татарстан һәм Башкортстан территориясеннән агучы елга. (Агыйдел)
    5.        Татарстан нинди өлкәләр һәм республикалар белән чиктәш? (Чувашия, Мари, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш)
    6.        Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала? (Казан шәһәре)
    7.        Татарстанда нинди шикәр промышленносте предприятиеләре бар? (Норлат, Буа, Зәй шикәр заводлары)
    8.        КамАЗ машиналары кайсы шәһәрдә чыга? (Яр Чаллы)
    9.        Татарстанның зур шәһәрләрен санап чык. (Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән)
    10.     Чистай шәһәре нәрсә белән данлыклы? (сәгать)
  10.      Тау башына салынгандыр безнең авыл,

II БАСКЫЧ – Туган ягым -  Татарстан

III БАСКЫЧ – Әдәбият ( Дәрестә укыган шигырьләрнең авторларын тану)

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г. Тукай)

  1.      Татарстанның көннән көн
  2.      Җирнең иң матур җирендә —

Ерак тарала даны.

“Тыныч спорт иле” диеп

Атыйлар бүген аны.   (Й. Шәрәпова)

Татарстанда торам мин.

Малайлар һәм кызлар сезне

Кунакка чакырам мин. (Роберт Миңнуллин)

  1.      Өй артында каеным бар,
  2.      Татарстан дигән Ватаным бар,
  3.      Читтә йөргән чакта сагындырып,
  4.      Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,
  5.      Дөньяда иң-иң матур ил
  6.      Сез кайсы халыктан? - дисәләр,
  7.   Яулап алган ирекне
    1.      Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)
    2.      Татар орнаментларында иң таралган чәчәк палитрасын атагыз. (Кызыл, сары, зәңгәр)
    3.      Татар профессиональ музыкасына беренчеләрдән булып нигез салучы композитор кем? (Мансур Мозаффаров)
    4.      “Алтынчәч” операсын кем язган? (Композитор Н. Җиһанов)
    5.      Татарстан Республикасы гимнының  авторы кем? (Рөстәм Яхин)
    6.      Әдәбиятта – Тукай, музыкада – Сәйдәш диләр. Ә җырда кем шулкадәр мәшһүр икән? (Илһам Шакиров)
    7.      “Оча торган татар кешесе” дип даны чыккан легендар, бөек, хәтта даһи биюченең исеме ничек? (Рудольф Нуриев)
    8.      “Шүрәле” балетын иҗат иткән, 1943 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган мәшһүр татар композиторы кем? (Фәрит Яруллин)
    9.      Алабуга урманнарын сурәтләгән рәссам кем ул? (И. Шишкин)
    10.   Рус кешесе, ә үзе танылган татар композиторы. Кем ул? (Александр Ключарёв)
  8.      Халыкның бер йорты бар, ул да булса - .....  ( Туган ил).
  9.      Үз халкын сөймәгән ..... – (башка халыкны да сөймәс).
  10.      Туган телен кадерләгән халык ..... (кадерле булыр).
  11.      Иле барның ..... (теле бар).
  12.      Чит җирдә солтан булганчы,  ...... (үз илеңдә олтан бул).
  13.      Акыллы өйрәнер, ..... (ахмак өйрәтер).
  14.      Яхшыдан үрнәк ал, ..... (яманнан гыйбрәт ал).
  15.      Әнкәм йрты - ..... (алтын бишек).
  16.      Балага иң куәтле кеше – ...... (ата).
  17.   Һөнәр ашарга сорамый, ..... (үзе ашата).

Тибрәтә җилләр исеп;

Әнкәм йорты алтын бишек,

Онытыйм сине ничек. (Н. Исәнбәт)

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын. (Н. Арсланов)

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә. (Ф. Яруллин)

Син җырларда калдың, аңнарда.

Тугры булып тарихларга кердең,

Байрак булып яндың таңнарда. (Э. Шәрифуллина)

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем. (Э. Мөэминова)

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын, дип Ватаным. (Р. Вәлиев)

Инде саклый белегез,

Тик шул чакта мәңгегә

Бәйсез яшәр илебез. (Х. Халиков)

IV  БАСКЫЧ - Мәдәният

   V БАСКЫЧ – Халык җәүһәрләре (Мәкальләрне дәвам итәргә)

Алып баручы:

Кадерле, укучылар,  бәйгебез тәмам. Бүген без сезнең белән Татарстан, Казан тарихының кайбер битләрен яңадан актардык. Үзебезнең белемнәребезне барладык. Чөнки үткәне булмаган халыкның  - бүгенгесе дә, киләчәге дә булмый. Ә безнең халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә бар, ә киләчәге өметле. Сезнең буын, киләчәк буын тагын да хөррәк, бәхетлерәк яшәр дип ышанып калам һәм бүгенге кичәбезне Р. Фәйзуллинның шигырь юллары белән тәмамлыйм.

...Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар,

Безгә калдырып киткәнен.

У вас нет прав для создания комментариев.