Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“ Г. Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
Тарихи – әдәби - мәдәни
баскычлар буйлап
(Интеллектуаль уен)
Самигуллина Рәхилә Вакыйф кызы,
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2016
Тарихи – әдәби - мәдәни баскычлар буйлап
(Интеллектуаль уен)
Кичә буласы залга плакатлар эленә:
“Туган җирем - Татарстан,
Үзем - Идел баласы.
Туган телем - татар теле,
Мәккәм - Казан каласы”,
Магнит тактасына баскыч сурәте ясап куела,һәр баскычка исеме языла, командаларга төрле төстәге йолдызчыклар бирелә. Кем күбрәк дөрес җавап бирә шул команданың йолдызы баскычка беренче куела. Бәйрәмне укучылар ачып җибәрә.
1 нче укучы:
Җирнең иң матур җирендә —
Татарстанда торам мин.
Малайлар һәм кызлар Сезне
Кунакка чакырам мин.
2 нче укучы:
Безнең якларны күрсәгез,
Сез шаккатыр идегез.
Дусларыгыз көтә сезне —
Татарстанга килегез!
3 нче укучы:
Туган җирем - Татарстан,
Үзем - Идел баласы.
Туган телем - татар теле,
Мәккәм - Казан каласы.
4 нче укучы:
Бабам синдә гомер кичкән,
Синдәдер тамырларым.
Синдә - тәүге мәхәббәтем,
Җырланасы җырларым.
5 нче укучы:
Шанлы тарих - үткәннәрең.
Ак бәхетләр - көткәнең.
Туган телем, иркен көнем –
Безгә бүләк иткәнең.
Хор. Мин яратам сине, Татарстан. (Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре)
Алып баручы:
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Шигырьдә сөйләп үтелгәнчә, безнең туган ягыбыз матур табигатьле, бай тарихлы, мәдәниятле як. Сез үзегезнең туган ягыгызны беләсезме, бүгенге бәйгебез дә шушы уңайдан үткәрелә. Бәйге 2 команда арасында барачак. Сорауларга җавапны кем алданрак бирә, шуңа балл языла. Иң элек безнең уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри составы билгеләп үтәбез. Хәерле сәгатьтә, беренче баскычыбызга аяк басабыз.
I БАСКЫЧ – Казан тарихы
II БАСКЫЧ – Туган ягым - Татарстан
III БАСКЫЧ – Әдәбият ( Дәрестә укыган шигырьләрнең авторларын тану)
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г. Тукай)
Ерак тарала даны.
“Тыныч спорт иле” диеп
Атыйлар бүген аны. (Й. Шәрәпова)
Татарстанда торам мин.
Малайлар һәм кызлар сезне
Кунакка чакырам мин. (Роберт Миңнуллин)
Тибрәтә җилләр исеп;
Әнкәм йорты алтын бишек,
Онытыйм сине ничек. (Н. Исәнбәт)
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын. (Н. Арсланов)
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә. (Ф. Яруллин)
Син җырларда калдың, аңнарда.
Тугры булып тарихларга кердең,
Байрак булып яндың таңнарда. (Э. Шәрифуллина)
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем. (Э. Мөэминова)
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип Ватаным. (Р. Вәлиев)
Инде саклый белегез,
Тик шул чакта мәңгегә
Бәйсез яшәр илебез. (Х. Халиков)
IV БАСКЫЧ - Мәдәният
V БАСКЫЧ – Халык җәүһәрләре (Мәкальләрне дәвам итәргә)
Алып баручы:
Кадерле, укучылар, бәйгебез тәмам. Бүген без сезнең белән Татарстан, Казан тарихының кайбер битләрен яңадан актардык. Үзебезнең белемнәребезне барладык. Чөнки үткәне булмаган халыкның - бүгенгесе дә, киләчәге дә булмый. Ә безнең халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә бар, ә киләчәге өметле. Сезнең буын, киләчәк буын тагын да хөррәк, бәхетлерәк яшәр дип ышанып калам һәм бүгенге кичәбезне Р. Фәйзуллинның шигырь юллары белән тәмамлыйм.
...Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар,
Безгә калдырып киткәнен.