Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее

Тема. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.
(8 нче сыйныфның татар төркемендә укучы рус балалары белән үткәрелгән дәрес – конференция)



Язды:Зарипова Фәния Рифкать кызы
Зирекле лицееның югары квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.
8 нче сыйныфның татар төркемендә укучы рус балалары белән үткәрелгән дәрес – конференция эшкәрмәсе.
Тема: Чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез.
Максат: Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән таныштыру, татар халкының ни өчен төрле җирләрдә таралып яшәү сәбәпләрен укучыларга җиткерү, милләттәшләребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы, «Сөембикә» җурналы №2, 2000 ел, Ф.Бәйрамованың «Туфаннан таралган татарлар» һәм «Кырык сырт» китаплары, «Йөртә безне язмышлар» жыентыгы, «Мирас» журналлары, компьютер.
Дәреснең эпиграфы:
Ак болытлар, кая агыласыз,
Жилләр белән кайсы якларга?
Сезгә кушылып мин дә агар идем,
Кайтыр идем сабый чакларга.
Дәрес барышы.
Уңай психологик халәт тудыру, оештыру өлеше.
Укытучының кереш сүзе.
Хәерле көн укучылар. Без бүген сезнең белән дәрес – конференциягә җыелдык. Әйдәгез әле башта “конференция” сүзенә аңлатма бирик. Безгә «Татар теленең анлатмалы сүзлеге» ярдәмгә килер.
(Конференция сузенең мәгънәсе дәфтәрләргә языла.)
Төп өлеш.
Укытучы. Узган дәрестә без сезнең белән прозаик, драматург,публицист, жәмәгать эшлеклесе Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкан идек. Аның белән бер чорда яшәп иҗат иткән тагын нинди язучыларны беләсез?
/ Укучыларнын җаваплары / ( Язучыларның портретлары слайдларда курсәтелә).
Гаяз Исхакыйның язмышы калган язучыларныкыннан нәрсәсе белән аерыла соң?
1 укучы Г.Исхакый үзенең иҗат юлын, көчен, бөтен сулышын милләтенең киләчәктә бәхетле булуы өчен багышлады, тырышты, шуны теләде. Җиде дистә елга кадәр аның иҗаты халыктан яшереп яткырылды. Аңа карата булган нахак бәяләмәләр бары тик 80-нче еллар ахырында гына алып ташланды, әдәби мирасы тулысы белән туган илгә кайтты.
Укытучы: Ә бит бүгенгесе көндә безнең күпме әдәби һәм рухи мирасыбыз чит илләрдә саклана. Сонгы елларда, акрынлап булса да, аны барлау, халыкка кайтару эше башланып китте.
Онытылган,каһәрләнгән, хаксызга кимсетелгән милләттәшләребезне эзли башладык.
Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле жәмәгать эшлекләре арасында Муса Бигиевның да исеме бар.
2 укучы: Муса Бигиев күркнекле мәгърифәтче Закир Бигиевнын туганы. Ярты гасырлык гомерен укытуга, белем алуга багышлаган, купсанлы әсәрлэр язып, ислам, төрки халыклар файдаланырлык эшләр башкарган. Чит илдә, Каһирәдә үзе язып калдырганча: «Тарлыкта, фәкыйрьлектә, юклыкта вафат булган».
Аның исеме бары 73 ел үткәннән соң гына. ягъни 1997 елда гына аклана.
( “Сөембикә” журналының №2, 2000 ел санында аның турында язылган мәгълүмат белән таныштыра.)
Укытучы: Татар милләте кебек изелүгә һәм мыскыллауга дучар ителгән, иманы тапталган, жаны жәрәхәтләнгән берәр халык җир йөзендә бар микән тагын?
1552 елда Явыз Иван гаскәрләре мөстәкыйль дәүләт башкаласын яулап алгач,татар халкының күмәк рәвештә башка илләргә күченә башлавы – мөһаҗирлек язмышы башлана. Мөһаҗир – гарәп теленнән кергән сүз, башка җиргә, чит илгә күчүче – эмигрант дигәнне аңлата.
(Дәфтәрләргә язып куела.)
Беренче татар мөһаҗирләре кемнәр соң? Фән һәм дәүләт эшлеклеләре, игенчеләр, солдатлар һ.б. Алар үзләренең туган нигезен, корган оясын ташлап, бәхетле тыныч тормыш эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Республика халкының 75% чит илләргә, төбәкләргә күчеп китә. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татарлар дөньяның иң камил саналган 14 теле арасына керә.
Татарланың таралу сәбәпләре күп. Бертуктаусыз барган сугышлар, Сталинизм чоры, революцияләр, чукындыру вакыйгалары, 1921 – 22 нче елгы ачлыклар – берсе дә эзсез югалмый.
Яңа китаплар белән таныштыру.
Ф.Бәйрамованың «Туфаннан таралган татарлар», «Кырык сырт», «Таралып яткан татар иле», «Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар» китаплары татар халкының аянычлы, фаҗигале язмышы, милләтебезнең рухи батырлыгы һәм мәңгелек көрәше турында.
Татар әдәбиятында ул елларны сүрәтләгән әсәрләр күп.
Шулар арасында М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» тарихы романы күренекле урын алып тора.
Кыскача эчтәлеге белән берәр укучы таныштыра.
Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар авылы крестьяннарының бәхет эзләп патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.
М.Галәү үзе дә татар халкының ачы язмышы үз җилкәсендә татыган, гаепсезгә таш капчыкка ябылып, әсәрләре исә юк ителгән язучыларның берсе. «Мөһаҗирләр» романы вакыт сынавын үтеп, 60 нчы еллар ахырында гына русчадан кабат татарчага тәрҗемә ителеп, ниһаять татар телендә дөнья күрде.
Укытучы. Без – татарлар. Татар милләте таланган, сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның динен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәннәр, үзләренекен онытмаганнар. Бүгенге көндә чит илдә дә югалып калмаган, зур иҗат эшләре белән мавыгучы милләттәшләребез белән горурланырга гына кала.
Укучы. Чит илләрдә яшәп тә, Татарстан белән тыгыз бәйләнештә торучы шәхесләребез бик күп.
Надир Дәүләт – Төркиядә, Мәрмәрә университетында эшли, Шәмсия Апакай, Гали Акыш – АКШта, Гайшә Рорлих, Шамил Юлай, Фәрит Иделле - Германиядә, Борһан Шаһиди - Кытайда, Садрилар гаиләсе – Австралиядә яшиләр, туган илләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торалар.
Шулар арасыннан ХХ гасырның иң бөек биючеләре, балет сәнгатендә якты йолдыз булып янган якташларыбыз Рудольф Нуриев һәм Ирек Мөхәммәт турында аерым әйтеп узмыйча мөмкин түгел.
Рудольф Нури 1938 елның 17 мартында Иркутск шәһәрендә хәрби гаиләсендә дөнҗяга килә.1941 елны әтисе сугышка китә һәм 1946 елга кадәр хатыны Фәридә гаиләдәге дүрт баланы бер үзе тәрбияли.Озак та үтми алар Уфа шәһәренә,әтиләренең әнисе яшәгән йортка күченеп киләләр.
Рудольфның биюгә сәләте бик иртә яшьтә күренә башлый.5 яшьлек Рудольфны бер урында утыртып тору мөмкин булмый.Ул кирәгеннән артык хәрәкәтчән, анда энергия ташып тора.1955 елда ул Ленинград хореография училищесына укырга керә һәм зур теләк,кайнап торган энергия,үҗәтлек һәм тырышлык белән шөгыльләнә башлый.
1961 елда С,М.Киров исемендәге Ленинград академик опера һәм балет театры башта Парижга, аннан Лонданга гастрольләргә чыга.Р.Нуриевның чит ил сәхнәсендәге чыгышы баш әйләнерлек, таң калдырырлык була.Париж газеталары аның чыгышы турында:”Руслар Айда биючене алып килгәннәр” – дип язып чыгалар.
1962 елда Р.Нуриев Бөекбритания Король балет театрының солисты булып эшкә урнаша.Зур талантлы һәм бетмәс – төкәнмәс күнегүләр, бертуктаусыз үз өстендә эшләү Нуриевка дан һәм шөһрәт китерә. Ул күп еллар Бөекбританиянең «Ковент – Гарден» королева балетында бии, Парижның «Гранд – опера» театрының баш балетмейстры дәрәҗәсенә күтәрелә. Рудольф Нуриев Франция, Англия, Италия, Америка һәм башка бик күп илләр тамашачыларын таң калдыра. «Оча торган татар» бик күп илләр гизә, дөньяның иң зур сәхнәләрендә бии, бию сәнгатенең иң югары ноктасына җитә. Шулай чираттагы бер чыгышыннан соң аны тамашачылар аяк өсте басып 40 минут алкышлыйлар. Сәхнә пәрдәсе тоташтан 89 тапкыр ачылып – ябыла. Шуның өчен аны Гиннессның Могҗизалар китабына кертәләр.
Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабында: «Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин – мөселман кешесе. Мин үземнең татарлыгымны җаным – тәнем белән тоям»,-дип яза. Рудольф Нуриевның тагын бер талантлы якташыбыз – Англиянең королева балеты биючесе Ирек Мөхәммәтовның дөньякүләм танылуына булышлык итүе дә билгеле.
Укучы сөйли. Англиянең Король балеты патшасы, милләттәшебез, Казан егете Ирек Мөхәммәткә бүген бөтен дөнья халкы мөкиббән.Үзенең тылсымлы биюе белән меңнәрне әсир иткән Ирек – Казан егете. Ул дүрт яшеннән бию түгәрәгенә йөри башлый, ә 10 яшендә Мәскәү хореография училищесында укуын дәвам итә.Зур театрда ул 9 ел эшли. “РСФСРның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Укучы. София Гобәйдуллина – дөньяны музыкасы белән таң калдырган композитор. Ул – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгзасы. Америка, Италия, Франция, Австралия, Германия, Япония, Дания, Россия һәм башка илләрнең премияләре иясе. Татар кызы, гыйлемле – затлы хәзрәтләр нәселеннән. Хәзерге көндә ул Германиядә яши.
Укытучы. Татарлар кайда гына торсалар да, кайда гына яшәсәләр дә һәрвакыт үзләренең илләрен сагынып яшәгәннәр. Үз теленә, милләтенә тугрылыклы булып калганнар. Аларны тарихның усал җилләре дә куркыта алмаган, ачы язмыш та сындыра алмаган. Безнең авылдашларыбыз арасында да чит илләрдә яшәп калучылар бар.Алар белән безне _______ таныштырып үтәчәк.
Укучы. Фасахова Сәкинә апаның апасы Закирә Саматованың кызы Лилия – Франциядә тора.
Салахова Мәрьям апаның оныгы – Кипрда, Нуруллина Рәзинә апа кызы Зөлфия – Америкада, Шайдуллина Накия апа кызы Наилә – Карелиядә, Галимова Исламия апа кызы Фидания апа – Төркиядә эшли, Касыймова Хөснурый апаның бер кызы – Франциядә, икенчесе Финляндиядә яшиләр. Алар да һәрдаим үзләренең туган җирләрен сагыналар, җылы хисләр белән сугарылган хатларында, туган илләренә әйләнеп кайтырга теләүләре турында фикерләр язалар. (Хатлардан өзек укыла.)
Укытучы.Татар халкының еллар буена сөйләнеп килгән һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мөнәҗәтләрендә, бәетләрендә дә халкыбызның ачы язмышын, фаҗигасен, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшен күрергә мөмкин. Кайда гына яшәсәләр дә татарлар үз телләрен, гореф – гадәтләрен, диннәрен саклаганнар, аңа хыянәт итмәгәннәр, дөнҗя халыкларына мәгрифәт нуры таратканнар.
“Татар мөһаҗире бәете”.
Идел буен киң диләр,
Тар икәнен сиздек без.
Мәҗбүр булдык таралырга,
Чәчелдек тә сибелдек.
Илебездән сибелгәчтен,
Күп михнәтләр без күрдек.
Таралыштык дөнҗя буйлап
Каңгыраштык каз кебек.
Җаек ягы, Себер ягы –
Урманлык та тигезлектер.
Чәчелдек тә сибелдек без,
Монда җәбер бик күптер.
Мәгрифәт орлыгы чәчтек
Төрекстан, Себер, Кытайда.
Мәчет мәдрәсәләр салды
Татар углы япунда да.
Әй, кардәшем, милләттәшем,
Йөрмә читтә – илеңә кайт!
Үз халкыңа хезмәтең кыйл,
Үз йортыңда азаның әйт!
V. Дәрес – конференциягә йомгак ясау.
«Сагыну» җыры башкарыла.

У вас нет прав для создания комментариев.