ОЛЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШӘХЕС
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

                                           

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

12 нче лицей

Олы һәм үзенчәлекле шәхес

                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                           Закирова Валентина Николай кызы

 Лениногорск, 2016 ел

Халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихында әдип һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари аерым бер урын биләп тора. Ул күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес. Аны халкыбыз тарихында - бөек шәхес, шигърияттә - яңа сүз әйтүче каләм иясе, иҗтимагый фикер тарихында яңа карашларга күпер салучы дип таныйлар.

Габдрәхим Утыз Имәни – XVIII-XIX гасыр чикләрендә иҗат иткән күренекле шагыйрь, галим һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның иҗаты татар әдәбиятының    XVIII йөздән XIX йөзгә күчү этабын тәшкил итә.

      Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки, чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе (кайбер мәгълүматларга караганда, аның исеме Гафифә булган) Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында яши башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук Госман үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта. Гәбдрәхим шунда бабасы йортында дөньяга килгән. Аңа 2-3 яшь дигәндә әнисе дә үлгән.  Шулай итеп,

булачак шагыйрь үзенең җиңгәсе кулында тәрбияләнгән.

  Укуга дәрт Гәбдрәхимгә бик иртә уяна. Ул башта Вилдан мулла мәдрәсәсендә йөреп, укырга-язарга өйрәнә. Ул кечкенәдән зиһенле, зирәк бала була. 1788 елда, гаиләсе белән, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем өстәргә чыгып китә. Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Харәзм, Әфганстаннарда сәяхәт итә. 1798 елны туган авылына кайтып, башта Тимәш, аннары Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта. Ахырда Тимәштә төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен

дәвам иттерә.

    Шагыйрь иҗатын чын мәгънәсендә фәнни, тирән һәм нигезле итеп өйрәнү Октябрь революциясеннән соң башлана. 20-30 елларда бу темага Г.Рәхим белән Г.Газиз, Г.Толымбайский, Л.Җәләй, В.М.Гороховлар мөрәҗәгатьитәләр. Алар Утыз Имәни иҗатының төрле якларына тукталалар, аларны хәл итүгә билгеле бер өлеш кертәләр. Алардан соң аның исемен халкыбызга кайтару өстендә Әнвәр Шәрипов, Марсель Әхмәтҗанов, Нурмөхәммәт Хисамов, Хатыйп Миңнегулов кебек зур дәрәҗәләргә ирешкән галимнәребез көч куя. Утыз Имәни иҗаты буенча тәүге фәнни хезмәт совет чорында әдәбиятчы Үлмәс Беляев тарафыннан языла. Ул җыйган материаллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендәге Утыз Имәнигә кагылышлы 39нчы коллекциягә нигез сала. 70нче елларда Утыз Имәни иҗатын өйрәнүне Әнвәр Шәрипов дәвам итә, кандидатлык диссертациясен яклый. 1986 елда Әнвәр Шәрипов Утыз Имәни әсәрләрен туплап, үзенең кереш мәкаләсе һәм аңлатмалар белән җыентык нәшер итә.  

    Габдрәхим Утыз Имәнинең иҗади мирасы бик зур һәм күпкырлы. Борынгы әдәбиятны фәнни яктан тикшерү, кулъязма әсәрләренең текстологиясе өстендә эшләү, үткән чор әдәби әсәрләренә аңлатмалар бирү ягыннан да ул беренче галимнәрнең берсе. 60 елга якын сузылган иҗат дәверендә ул, бүгенге мәгълүматлар буенча, 91 исемдә хезмәт язган. Ләкин аларның барысы да безнең көннәргә килеп җитмәгән. Хәзергә барлыгы 60 исемдәге хезмәте билгеле. Шуларның яртысыннан күбрәге, ягъни 31е, шигъри, 14 е чәчмә әсәр, 3 се – шигъри проза, 2 се –  гарәпчә-фарсыча сүзлек, 1 се – һиҗри һәм милади елларның үзара туры килүен күрсәтүче календарь-таблица һәм калган тугыз хезмәт – башка авторларның Габдрәхим кулы белән күчереп язылган китаплары.

      Шагыйрь, галим, философ үз әсәрләре аша замандашларына әхлакый тәрбия бирә, шуңа да аның иҗаты бүген дә тарихи әһәмияткә ия. Чөнки халкыбыз арасында начар гадәтләр күп таралды. Мөселманга 40 фарыз эш тиешле, ә Россиядә яшәүче мөселманнарга 41 нчесе дә бар, 41 нчесе – рус телен белмәктер, ди ул.

     Нинди киң карашлы мәгърифәтче! Шуңадыр аның иҗаты белән хәзер рус галимнәре генә түгел, немец, төрек белегечләре дә кызыксына.

      Утыз Имәни – матур әдәбият, филология, дин гыйлеме тарихы, тәрҗемә өлкәләренә караган йөздән артык әсәр, шул исәптән поэмалар, күпсанлы шигырьләр авторы. “Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш. Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк.

Әдәбият

Г.Утыз Имәни. Шигырьләр, поэмалар / төз.Ә.Шәрипов. – Казан: Тат.кит.нәшр.,                                      

1986.

Мөхәммәтрәхимова Р.З. Ике чорны тоташтыручы.// Совет мәктәбе, 18-19 б

Шәрипов Ә. Гыйлем – нурдыр. // Казан утлары, 1984, №11.

Мухаметрахимова Р.З. “Язык произведений Г.Утыз Имяни”.//Автореферат,           

Казань: КГУ, 1990.

Шәрипов Ә. Габдерәхим Утыз Имәни., Татар әдәбияты тарихы, т1, 1984.

У вас нет прав для создания комментариев.