“5 нче класста Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте”
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре “1нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

Технологик карта

“5 нче класста Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте”

 

 

 

 

 

Төзүче: Сафина Халидә Госман кызы, беренче категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Тема

Фәнис Яруллин “Кояштагы тап” әкияте

Максат

  •         Әкиятнең эчтәлеген анализлау;
  •         Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү  күнекмәләре үсеше  өчен шартлар тудыру;
  •        Әниләргә, якынарыңа карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, ялган сөйләүнең начар якларын күрә, аңлый  белергә өйрәтү.
  •         Вакыйгаларны аерып алабыз.
  •         Охшаш  вакыйгаларны берләштерәбез.
  •         Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.
  •         Әктят  буенча кояш рәсемен ясарга.
  •        “Минем әнием” темасына инша язарга

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Сюжет, жанр, образ, чагыштыру, әсәр эчтәлеге.

Предметара бәйләнеш

   Әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

 

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Әдәбият: Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова, 5 нче сыйныф өчен дәреслек

Фәнис Яруллин китапларыннан күргәзмә, Г.Сәгыйровның “Әниемә” шигыре.

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Power Point да    презентация.

Эшчәнлекне оештыру формасы 

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Кәефләр тагын да яхшы булсын өчен бер-беребезгә карап елмайыйк әле.

Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Укучылар бер-берсенә карап елмаялар.

 

 

 

 

 

 

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә елмаеп, теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси.  Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2этап. Актуальләштерү

Максат: Яңа белем алуга әзерлекне тикшерү.

Үткән дәрестә өйрәнелгән Фәнис Яруллинның тормыш юлын искә төшерү. Укучыларның өй эшләрен тикшерү.

2 укучы өйдә әзерләп килгән реферат белән таныштыра (бер укучы тормыш юлы, икенче укучы иҗаты турында)

Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләренә ышандыра белү.

3 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: әниләргә,олы кешеләргә карата хөрмәт хисләре уяту, үз - үзеңә карата җаваплылык сыйфатлары тәрбияләү. Әсәрне өйрәнергә әзерләү

Әниләрнең бөеклеге турында сөйләшү.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче дә әни. Күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, диеп, йокламыйча, көннәрне төннәргә, төннәрне көннәргә ялгаучы да әни. Шуңа күрә дә без әниләргә гомер буена бурычлы, аларга ярдәм итү, булышу – һәрберебезнең бурычы.

Укучылар бер – ике җөмлә белән генә әниләр турында фикерләрен әйтәләр.

 Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

  үз фикерләренә ышандыра белү.

   

4 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

-Укучылар, без бүгенге  дәрестә нинди әсәр өйрәнербез икән?  

Без  әниләр  турында  әсәр өйрәнербез. Әсәргә анализ ясап, эчтәлеген билгеләрбез. Автор фикерен ачыкларбыз.

  Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

5этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; әсәрне

аңлау өчен шартлар тудыру.

Бүген без сезнең белән Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнербез.

Укучылар  чылбырлап әсәрне укып чыгалар.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алыйк.  

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Каф тавы – Кавказ тавы

Тап -пятно

Шифалы – файдалы

Офык – горизонт

Шомлы – куркыныч

Мөлдерәмә - тулы

Яманлык - начарлык

Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар. Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек  кулланып оештырыла.

Мәгънәләре ачыклана,  аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

2 нче бирем:

Әсәрнең жанрын билгеләп карыйк әле ?

Ни өчен әкият дип уйлыйсыз?

Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?

- Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкияттә кемнәр катнаша? Төп образларны атагыз әле?

3 нче бирем: Әсәргә анализ ясау юлларын искә төшерик.

 

 

 

 

 

 

 

Төркемнәрдә эш

Әкият.

Әкият нигезендә тормыш тәҗрибәсеннән туган, өмет – хыяллар чагылган уйдырма ята, ялкаулык, алдашу, көнчелек кире кагыла, гаепләнә

Әйе.

Малай һәм аның әнисе һәм кояш

Көтелгән җавап.

     3.Алар арасындагы бәйләнешне табабыз.

 

4 нче бирем: Әкияттәге вакыйгаларны табыйк әле

 Парларда эш

1.Малайның әнисе көне – төне эшли. Кояш белән тора, кояш белән ята..

2.Малайның әнисе авырый башлый.

3.Әнисе малайга Көймә тавындагы чишмәдән су алып кайтырга куша, чөнки ул чишмә суы тәмлерәк тә, шифалы да.

4.Малай уен белән мавыга, суны Көймә тавындагы чишмәдән түгел, ә якындагы чишмәдән генә алып кайта.

5. Кояшның йөзе карала, дөнья ямьсезләнә.

6.Малай әнисенә суны башка чишмәдән алып кайтуын әйтә, гафу үтенә, үз эше өчен ояла.                 Үзбәя.

5нче бирем:

Әйдәгез, әкияттәге төп геройларга характеристика бирик.

- Малайга кайсы сыйфатлар туры килә?

- Малайның әнисе нинди?

-Автор кояшны әкияттә нинди  итеп күрсәткән?

- Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме?

- Аның тәртибе сезгә ошыймы?

- Ни өчен ошамый?

- Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме?

- Ни өчен малай уенга бирелә?

- Әйе, укучылар, аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.

- Малайның уңай сыйфаты бармы?

- Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

 “Ялгыша белдең- төзәтә дә бел.”дигән мәкальнең мәгънәсен ачыклау.

- Автор кояшны кем белән чагыштыра?

- Димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр.

- Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?

 

Төркемнәрдә эш

 

Ялкау, әнисен тыңламый, алдый.

Барлык әниләргә хас булганча, миһербанлы, киң күңелле, баласы өчен җанын бирергә әзер.

Тискәре

Юк, ошамый. Ул әнисе авырганда аңа ярдәм итми, бөтен дөньясын онытып, урамда уйный, щле тагын ялганлый да, щнисе кушкан чишмәдән су алып кайтмый.

Әйе, бар. Ул үзенең гаебен аңлый, әнисеннән гафу үтенә.

Кеше ялгышырга мөмкин, тик ягышны аңларга, аны төзәтә белергә, үз гаебең өчен гафу үтенергә һәм башка андый ялгышны кабатламаска кирәк

Кояшны әни белән чагыштыра. Әни безгә ничек киршк, җир йөзенә кояш та шулай кирәк.

Әни өйдә булмаса, бнрнинди ямь дә юк, бөтен дөнья караңгылыкка чумган кебек тоела.

- Фәнис Яруллин үзенең “Бушлык” дигән шигырендә шул турыда әйтә. Укучылар, сезгә шундый бирем. Партадаш иптәшегез белән киңәшеп, түбәндәге сорауга җавап эзләп карагыз әле:шигырь ни өчен “Бушлык” дип атала икән?

  “Бушлык”. Фәнис Яруллин.

  Өйнең эче яп – ялангач,

  Белмимен әллә нигә?

  Кайтып керәсе дә килми

  Бүген бөтенләй өйгә.

  Бөтен нәрсә үз урынында,

  Тик җитешми әллә ни...

  Әй, онытып торам икән:

  Өйдә юк бүген әни!

- Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән.  Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме? Әйе, укучылар, без кояшлы көннәрне, кояшны яратабыз.

Ял итү. ( “Кояшны яратабыз” шигыре буенча хәрәкәтләр ясау.)

               Без кояшны яратабыз,

              Ул бит нурлар тарата.

              Йөгерергә, сикерергә

              Барыбыз да ярата.

              Без кояшка үреләбез,

              Ул бит шатлык тарата.

              hавада рәсем ясарга

              Барыбыз да ярата.

Парларда эш.

Шигырьдә сүз әни өйдә булмаганда өйдәге бушлык , күңелсезлек турында сүз бара.

Кояш булмаса, бөтен җир шары караңгыланып кала,әкияттә әйтелгәнчә, барлык тереклек юкка чыккан кебек тоела.

Кояш бар җиһанны җылытып тора.  Кояшлы көнне күңелгә рәхәт, елмаясы килә. Әни өйдә булганда да шулай күңелле, рәхәт.

6 нчы бирем

- Әкиятнең соңгы өлешен искә төшерик. Телдән рәсем ясап карыйк.

(Экранда  язылган мәкальләрне уку.)

-Кайсы мәкальнең эчтәлеге шушы өлешкә туры килә?

Алдап, алты адым да атлый алмассың.

Ана җылысы – кояш җылысы.

Ялганчыдан кояш бизгән.

- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

“Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән”  

Төркемнәрдә эш

Әкиятнең бу өлешенә“Ялганчыдан кояш бизгән” мәкале туры килә дип уйлыйбыз,чөнки малай әнисенә ялганлагач кояшны кара тап каплый, бөтен җир йөзен караңгылык баса.

Фикерләребезне гомумиләштереп, әкиятнең темасын билгелик. Язучының безгә әйтергә

 - Фәнис Яруллин язган  бу әкиятнең темасын билгеләп карыйк әле. Ул нәрсәгә өйрәтә?

Парларда эш

Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.

6этап. Рефлексия.

   Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә ничек эшләдек? Ниләр белдек?

 

 

 

 

 

Без бүген дәрестә   әни һәм малай  турында Ф.Яруллинның “Кояштагы тап”  әкиятен өйрәндек. Әкияттәге вакыйгаларны билгеләдек.  Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык. Төп образларга характеристика бирдек.Автор фикерен таптык.   Әниләргә мәрхәмәтле булырга,аларга булышырга, беркайчан да ялган сөйләргә, алдарга ярамаганлагын аңладык.  Әсәрне өйрәнеп  шундый нәтиҗә ясадык:  Кояш җиргә ничек кирәк, әниләр дә безгә шулай кирәк. Кояш капланса җирне караңгылык баса, әни булмаса, безнең тормыш та караңгы, күңелсез, ямьсез булыр иде. Без әниләргә гомер буе бурычлыбыз, шуңа да без аларны рәнҗетмәскә, аларга карата миһербанлы булырга, картайган көннәрендә әниләребезнең таянычы булырга тиеш.

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя. 

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

 Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

7 этап. Өй эше бирү

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

 

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

 

Дәресне безнең якташыбыз, инвалид язучы Гакыйл Сәгыйровның “Әниемә” шигыре белән тәмамлыйсым килә. Ул авызына ручка кабып әле матур - матур рәсемнәр дә ясый.

Назла,әнием, сыйпап чәчләремне,

Башым иеп торам алдыңда

Балачактан синең назларыңнан

Сабырланды нинди кайгым да

Әнием – бәгърем, күпме карасам да,

Күреп туймам кебек үзеңне.

Кая барсам, шуннан сагынып кайтам

Кояш сыман нурлы йөзеңне.

Син булмасаң, мин дә булмас идем,

Сөенеп йөрмәс идем гөлләргә.

Гомер буе сиңа бурычлы мин

Бер тудырган өчен генә дә.

Гел яхшылык синең күңелеңдә,

Минем өчен өзелә үзәгең

Балам, диеп ниләр теләсәң дә,

Кабул булыр синең теләгең.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

   

 

У вас нет прав для создания комментариев.