Э.Шәрифуллинаның “Дуслык, чын дуслык” шигыре
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Укытучы

Закирова Валентина Николаевна

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык”

Максат

1.Э.Шәрифуллинаның тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштыру.  Э.Шәрифуллинаның “Дуслык, чын дуслык” шигырен өйрәнү.

2.Укучыларны тыңлап аңлау, фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү.

3. Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату.  Укучыларда чын дуска хас булган сыйфатлар булдыру,  үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: дуслыкның    кеше өчен мөһимлеген аңлату.

Метапредмет  нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгару, гомумиләштерү, логик фикерләрне үстерү.

Коммуникатив УУГ: сорауларга җавап бирү, фикерләрне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү, диалог төзи белү.

Регулятив УУГ: дуслык турында шигырьне уку,

Предмет буенча: Э.Шәрифуллина турында мәгълүмат бирү,  мәгълүматлы булу,

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Дуслык, чын дуслык, бердәм.

Предметара  бәйләнеш

География, история

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек, Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гыйзәтуллина Э.Х. Татар Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 – бит 72, 73. Методик әсбап.

Җиһазлау

Проектор, ноутбук, презентация, Э.Шщрифуллина портреты, китаплары.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

 

 

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

 -  Исәнмесез, укучылар. Балалар, дәресне башлыйбыз. Әйдәгез, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер – берегезгә карап елмаеп, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Исәнләшү.

Дәрескә әзерлекне күрсәтү,

 Укучылар теләкләр тели:

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

-Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

ШУУГ: үзмаксат кую.

ТБУУГ: тыңлап аңлау, нәтиҗә чыгару.

КУУГ: диалогта катнашу, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

“Дуслар – ахирәтләр” хикәясен укырга, соруларга җаваплар әзерләп килергә иде.

- Аю ни өчен елый, кайгыра?

- Дусларсыз калу яки дусларың булмау авырмы?

Сорауларга җавап алу.

-   Укучылар, шушы мәкальне укып, мәгънәсен аңлатыйк әле.  Дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне мәкальне укып белербез.

  Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле.

-   Сез ничек уйлыйсыз, бу  мәкаль нәрсә турында?

-  Димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Сорауларга җавап бирү,

 фикерләрне дәлилләү.

ШУУГ:   Укуга матив булдыру

ТБУУГ:  Тема буенча лексик берәмлекләрне белү.

КУУГ: диалогта катнашу, фикерләрне ачык, дәлилли итеп җиткерә белү. 

РУУГ: җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

1.Ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите что:

  - ты познакомился с другом в школе;

 - у тебя есть настоящий друг;

 - друг должен быть внимательным;

-вы вместе готовите уроки.

-Дуслык турында язылган әсәрләрне укуны дәвам итәбез.  Димәк, укучылар бүген без сезнең белән  нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Уку мәсьәләсен әйттерү.

Ситуатив биремнәр буенча дөрес җөмләләр төзү.

  Тема буенча фаразлар ясыйлар. Уку мәсьәләсен билгеләү.

ШУУГ: дуслыкны аңлый белү.

ТБУУГ:

КУУГ: тыңлый белү,диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

РУУГ: фаразлау,  үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Э.Шәрифуллинаның портреты буенча сораулар. Э.Шәрифуллина-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация ярдәмендә сөйләү. Укучылардан аңламаганнарын сораштыру.

Э.Шәрифуллинаның портретын карау, портрет буенча сөйләшү.

Э.Шәрифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында  мәгълүмат тыңлау,  презентация карау, сорауларга җавап бирү.

Яңа сүзләрне үзләштерү.

Шигырьне тыңлау, уку, беренче тәэсирләре белән уртаклашу.

Шигырьнең мәгънәсен  үз сүзләре белән сөйләү, сорауларга җавап бирү, авторның әйтергә теләгән фикеренә төшенү.

ШУУГ: дуслык, дуслыкның көче төшенчәләрен аңлау.

ТБУУГ:   шигырьне тыңлап аңлау, нәтиҗә чыгару, текстан төп фикерне аерып чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне ачык, төгәл итеп җиткерү.

РУУГ: анализ барышын төзү, җавапларны бәяли белү.

Предмет нәтиҗә:  Э.Шәрифуллина турында мәгълүмәтле булу, “Дуслык, чын дуслык” шигыренең эчтәлеген белү, шигырьнең идеясына төшенү.

Ял минуты

Бездә дуслык.
Бер – кулларны алга сузабыз.
Ике – кулларны күтәрәбез.
Өч – кулларны як-якка сузабыз.
Дүрт – кулларны төшерәбез.
Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

Укучылар шигырь юлларын кабатлыйлар, хәрәкәтләр ясыйлар.

КУУГ: Дөрес әйтелеш өстендә эшләү

Яңа теманы ныгыту

1.Әңгәмә үткәрү.

- Синең дусларың күпме?

- Иң якын дустыңның исеме ничек?

- Син аның белән еш очрашасыңмы?

2.Нәтиҗә чыгару.

3.Парлап эшләү. “Дустым” темасы буенча монолог  төзү.

Әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару, биремне эшләү, диалог төзү.

Монолог төзү, бер-берсен бәяләү, чагыштыру,  уңышлысын сайлау.

ШУУГ: дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату.

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау.

КУУГ: парларда эшли белү, әңгәмәдә катнашу, диалог төзи белү, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткәрү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый, бәяли белү.

Өй эше

Өй эше биремен аңлату.

1.Э.Шәрифуллина иҗаты, тормыш турында укып килергә.

2.”Дуслык, чын дуслык!” шигырен ятларга.

3.Дуслык турында 3 мәкаль ятларга.

Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклау.

Өй эшен язып кую.

ТБУУГ:  биремне аңлау.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Рефлексияне оештыру. Һәр укучының дәрестәге эшен бәяләү.

- Чын дус нинди була?

- Дуслар, иптәшләр сезгә кирәкме? Ни өчен?

Сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу, Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып үз-үзләрен бәяләү.

ШУУГ: дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, дуслыкның төшенчәсен аңлау.

РУУГ: җавапларны бәяли белү, үзбәя.

У вас нет прав для создания комментариев.