Тылсымлы төш.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “ Иске Чүпрәле күппрофильле  лицей”  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

“Тукай безнең күңелләрдә”

 

                                                     Башкарды:

Мавзютова Руфинә Азат кызы,

Татарстан Республикасы Чүпрәле

муниципаль районы

“Иске Чүпрәле күппрофильле  лицей”

муниципаль бюджет гомуми белем

бирү учреждениесенең

8 нче “Б” сыйныфы укучысы

                                                                                                                          

                                                                                              Укытучысы:

                                                                             татар теле һәм әдәбият укытучысы Мәүлиханова

 Гөлназ Азат кызы

                                  

Хикәя.

Тылсымлы төш.

 Тәрәзәдән  ай яктысы төшеп, бүлмәмне  тылсымлы  итә. Бакчадагы агачлар күземә  озын бармаклы Шүрәле,  я булмаса карачкы булып күренәләр. Ниндидер асыл кош өзелеп - өзелеп  сайрый да сайрый. Мин һаман  йоклый алмый ятам. Кечкенә вакыттагы кебек әкият сөйләүче булса, күптән йоклап китеп,  хыялый уйларга чумып, җитмешенче төшемне күрер идем инде. Хәзер ничек йоклап китәргә? Әһә! Башка акыллы уйлар килә башлады бит әле. Бу юкка түгел. Хәзер күземне йомам да,  күктәге йолдызларны саныйм. Бер... Ике...Өч... Илле биш... Керми бит йокы. Хәзер инде яшел болында үлән ашап йөрүче сарыкларны, сарык бәтиләрен санап карыйбыз. Кырык алты...Кырык җиде....  Булмый инде булмагач... Бер көтү сарыкны санап бетердем. Алар да эреп юкка чыкты, йолдызлар да сүнә башлады, ахрысы. Таң атамы әллә? Утны кабызып, сәгатькә күз салам. 12 туларга 15 минут калган. Берәр китап укып карамыйча булмас. Киштәдәге китапларга күз салам: Биология, Химия, Информатика.  Миндә әдәби китаплар юкмы әллә? Тукта! Дәреслекләр арасында яшел тышлы  “Су анасы” әкиятен күргәч, куанып куйдым бит...

   Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

   Үз – үземне күралмыйча, рухым төшсә,

   Шул вакытта мин кулыма китап алам,

    Аның изге сәхифәләрен актарам.

 “Су анасы” әкияте күңелемне шундый җылытты. Шатлыктан елыйсыларым килде. Балачакта әнием әлеге әкиятне ничә мәртәбәләр укыды бит миңа, тик укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә шул Габдулла Тукай әкиятләрен.

Җәй көне; эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...

 Йөзәм икән бит, чынлап йөзәм. Күлнең  суы да шундый җылы, тәнгә рәхәт. Арыгач йөзеп, чыктым да, утырдым мин басмага. Киендем дә, тиз-тиз ашыктым мин кайтырга. Урманга кереп барганда, әйләнеп карасам, бер матур кыз утыра басмада. Бу күрше  Айсылу апа түгелме соң? Чәчләре дә шундый озын, ак төстә.Ул күл буена каян килеп чыккан диген, ә? Чәчен тарый да, тарый.Тарагы үзе хәтле  зур, кояшта җем - җем килә. Каян алган икән ул бу матур таракны. Тукта, сорап килим әле дип, янына барырга җыенган идем...Чулт иткән тавыш кына ишетелеп  калды. Сикерде дә Айсылу апа суга, юкка чыкты. Мин озак та тормый, басмага кердем. Алдым таракны. Матур, үзе тылсымлы таракка охшаган.

- Айсылу  апа, Айсылу апаааа, тарагыңны оныттың бит.

 Күлгә карыйм. Юк бит, Айсылу апа күренми. Нишләргә инде бу алтын тарак белән? Калдырып китсәм, башкалар алса? Айсылу апа елар бит аннары. Алыргамы? Алмаскамы? Нишләргә соң миңа? Шул чак келт итеп әнинең сүзләре искә төште:  “Иясе юк әйберләргә һич тияргә ярамый!” Ярый калдырдым дир.  Әгәр Шүрәлеләр нәселеннән берәрсе коенырга дип килеп, күреп сокланса. Алып китсә урманга.  Айсылу апаны кызгынып, таракны алырга булдым бит.

  Кайтыр юлга борылдым. Менә Тылсымлы аланга  җитеп барам.Әлеге аланга Шүрәлеләр биергә җыелалар икән. Куркып кына аланга керәм. Мондагы чәчәкләрне, җиләкләрне күреп, хәйран калдым. Шүрәлеләр үзләре табигатьне яраталар, әллә каян күренеп тора. Бер үлән тапталмаган, чәчәкләр дә матур итеп  үсеп утыралар.Менә кайда икән ул “Шүрәле” әкиятендәге күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк торган алан.

- Руфинә, син әле ник минем рөхсәтемнән башка аланыма кердең?

Бу сүзләр кайсы әкияттән соң әле? Борылып карарга да куркам. Искә дә төшерә алмыйм. 

- Руфинәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәә! Кулда Айсылу апаның алтын тарагы, алда авылга сукмак, артта билгесез җан иясе.Бетте баш. Шунда ичмасам Акбай да килеп чыкмый күрше этләрен ияртеп. Кирәкмәгән чакта чаба ул миңа ияреп. Чабам... Әй чабам... Шулай була ул чит әйберләрне алсаң.

                 - Руфинәәәәәәәәәәәәә!  Артыма борылып карасам, минем арттан Айсылу апа чаба икән, ләбаса .Бетте баш... Эләктем агачка, мәтәләп киттем, кулымдагы тарак “даңк!” итеп төшеп китте.

  Кулымдагы китап төшүгә сискәнеп, уянып китсәм, әни басып тора.Озак йокладым бугай.

- Кызым, анда Айсылу апаң килгән, сине  чакыра.

-  Әни, мин бит таракны алмадым, аны Шүрәле алгандыр- дигәнемне сизмичә дә кадым.

- Кызым, әкиятләр укып, хыялыйга әйләнеп беттең инде.Бар тизрәк җыен.Ул сине Тылсымлы аланга җиләккә алып барырга тели. Барасыңдыр бит?

- Барам.

Ничек инде бармаска.Әнигә төштә күргәннәрне сөйләп булмый бит инде.Менә ничек була икән бит ул. Габдулла Тукайның икенче юлысы “Шүрәле” сен укып ятам әле. Шүрәле җиләккә чакырырга үзе килмәсме. Тфү, тфү,алла сакласын!

      

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Мавзютова Руфина Азатовна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановский многопрофильный лицей" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Мавлиханова Гульназ Азатовна

Литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.