Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан   Республикасы   Әлки   муниципаль   районы

Алпар урта гомумбелем мәктәбе

 

 

 

 

Тамчы – шоу

 

(Риза Фәхреддин иҗатына һәм тормыш юлына багышланган интеллектуаль уен)

 

 

 

 

                                 Сафиуллина Гөлфия Әнвәровна,

                                             Алпар урта гомумбелем мәктәбенең

беренче квалификацион категорияле

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2017

Тамчы – шоу

                           (Ризаэддин Фәхреддин иҗатына һәм тормыш юлына багышланган интеллектуаль уен)

Хәерле көн,кадерле укучылар һәм хөрмәтле укытучылар! Бүген без Сезнең игътибарыгызга “Тамчы- шоу” интеллектуаль күңел ачу уенын тәкъдим итәбез. Бу тапшыруга мәктәбебезнең 9 - 11 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 2 команда бик ныклап әзерләнделәр. Алар мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддин иҗатын, тормыш юлын һәм аңа кагылышлы бик күп хезмәтләрне барладылар, игътибар белән укып чыктылар. Шулай итеп, алар бүгенге тапшыруга әзер.

Ә без Сезнең белән шушы ике команда арасыннан иң үткен, зирәк һәм булганнарын сайлап алырбыз.

Тамчы - шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен булганга күрә, иптәшләрегезне, кул чабып, аларга көч һәм дәрт бирерсез дип ышанабыз.

Иң элек. безнең уеныбызның барышына һәм укучыларыбызның чыгышына дөрес бәя бирүче жюри составын билгелик:

1.Гарипова Н. Ә.-Алпар урта гомуми белем мәктәбе директоры

2.Садреева Г. Х.- укыту эшләре буенча директор урынбасары

3.Дәүләтшина Г. Н.-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Жюри эшенә уңышлар телибез. Ә хәзер укучылар үзләре белән таныштыралар.                 (Һәр командада 5 әр укучы катнаша.)

I тур

 

Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз. Беренче турда, командалар игътибарына сораулар тәкъдим ителә. Кайсы команда сорауга дөрес җавапны белә,шул команда дөрес итеп җавап бирергә тиеш була.

1.Р. Фәхреддин кайда һәм кайчан туган?

(1859 елның 17 гыйнваренда, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авыланда туган).

2.Беренче сабакны кемнән ала?

(Әнисе Мәүһүбә абыстайдан).

3.Кайсы мәдрәсәдә укый, ничәнче елларда?

(1868 - 1969 елларда Чистай мәдрәсәсендә, 1869- 1889 елларда хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә, соңгы елларда шунда узе дә дәресләр бирә).

4.Фәхреддиннең беренче китабы кайчан басылып чыга һәм ул ничек атала?

(1887 елда “Әт- төхфәт әл- әнисия”).

5.Гарәп теле грамматикасы буенча “Китабел әт-тәсрыйф” исемле дәреслек кайда һәм ничәнче елда басылган?

(1887 елда Казанда).

6.Галимгә дан һәм абруй китергән хезмәтнең исеме ничек атала. Ул ничәнче елда язылган?

(“Китабел- игътибар”, 1889 ел).

7.Беренче тапкыр Казанга ничәнче елда килә һәм ни өчен?

(1886 елның җәендә, Шиһабетдин Мәрҗанине күрер өчен).

8.Хәзерге Азнакай районы Илбәк авылында имам булып ничәнче елларда эшли?

(1889 елдан 1891 кадәр).

9.Р.Фәхреддин Уфага ни өчен һәм кайчан күчә?

(1891 елда, Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана).

10.”Сәлимә, яки Гыйффәт” романы кайчан, кайда басылган һәм нинди псевдоним астында?

(1899 елда Казанда, Гафил бине Габдулла псевдонимы белән).

11.Оренбург шәһәренә ничәнче елда китә, ни өчен?

(1906 елда, бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча.).

12.Галим тагын нинди псевдонимнар белән басылган?

(Ризаэддин бине әл- хаҗи Фәхреддин әл- Кичүчати, “Морад” псевдонимы белән).

13.”Бу егет өметле, мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр”,- дигән сүзләрне кайсы мәгърифәтче әдип әйткән?

(Шиһабетдин Мәрҗани).

14.Галим “Хөсәения” мәдрәсәсендә ничәнче елда укыта?

(1907 елда).

15.Р.Фәхреддин нинди атаклы журналның мөхәррире була, ничәнче елларда?

(1908- 1918 елларда “Шура” журналының баш мөхәррире була).

16.Р.Фәхреддиннең икенче романы ничек дип атала, кайчан һәм кайда басылган?

(“Әсма, яки Гамәл вә җәза”, 1903 елда, Оренбургта басылган).

17.”Асар” нинди хезмәт? Кайчан һәм кайда басылган?

(Био- библиографик хезмәт, 1 кисәк- 1900, Казан, 2 кисәк – 1901, 3 кисәк- 1903, 4-7 кисәкләр- 1904, Оренбургта).

18.”Җәвамигуль кәлим шәрхе” беренче тапкыр кайда һәм кайчан басылган?

(1916 елда Оренбургта).

19.Ул ничәнче елда яңадан Уфага кайта? Анда нинди хезмәт башкара?

(1918 елда, казый булып).

20.Р.Фәхреддин мөфти булып ничәнче елларда эшли?

(1922- 1936 елларда).

21. Р.Фәхреддин 1925 елда кайда һәм нинди зур тантанада катнаша?

(Ленинградта, Фәннәр Академиясенең 200 еллык юбилей тантанасында).

22.”Хөрмәтле Ризаэддин- бер камил зат!”,- дигән сүзләрне кем әйткән?

(Мифтахетдин Акмулла).

23.1926 ел Р.Фәхреддин өчен нәрсә белән әһәмиятле?

(1926 елда Р.Фәхреддин Мәккәдә уздырылган Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнаша, вице - президент булып сайлана).

24.Р.Фәхреддин туган авылы Кичүчатта соңгы тапкыр кайчан була?

(1927 елда, Мәскәүдән Уфага кайтышлый).

25.Р.Фәхреддин ничәнче елда вафат була?

(1936 елның 12 апрелендә, Уфаның татар зиратына күмелә).

26.Р.Фәхреддиннең мирасын, беренчеләрдән булып, халыкка кайтаручы галимнәр кемнәр?

(И.Нуруллин, М.Госманов, Ә.Хәйри, М.Әхмәтаҗанов).

27.Р.Фәхреддин музее кайчан һәм кайда ачыла?

(Туган авылы Кичүчатта, 1995 елның 25 маенда).

28.Галимнең нинди хезмәтләрен беләсез?

(“Болгар вә Казан төрекләре”, “Җәвамигуль кәлим шәрхе”, “Казан ханнары”, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе”, “Мәшһүр ирләр”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана” һ.б. ).

29.Р.Фәхреддин исеме белән бәйле нәрсәләрне беләсез?

(Кичүчат авылында музей, аның исемендәге мәчет, Әлмәт шәһәрендә урам, аның исемендәге татар гимназиясе).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II тур

 

 

Х З И А Ф Х Ә Р Д Е Н Д И Р

(Риза Фәхреддин)

 

Урыннары буталган хәрефләрне дөрес итеп укып, килеп чыккан атаманы укырга.

III тур

 

 

1 … Дөньяны онытып туплы уйнаган вакытларымныны гына түгел, җәй көнендә ашар нәрсәләрем беткәннән соң, өй түбәсендәге күгәргән икмәк сыныкларын ашап йөрәк ялгаган чагыма кадәр сагынамын ... Пәрдә аркылы гына булса да, күзләрем белән шул урыннарны вә шул иптәшләремне күрәсем килә.

Вә ләкин хәят ...

2. Игелек орлыклары чәчегез,

   Бәхет игеннәре игәрсез...

Риза Фәхреддин әйткән бу юллар күңелләргә бик тирән үтеп керә торган сүзләрдән төзелгән. Әйтегез әле, укучылар, галим нәрсә әйтергә теләде икән?

( Һәр команда үз җавабын , язма рәвештә, жюрига тапшыра)

                                             Музыкаль тәнәфес

                             (татар халык җыры башкарыла)

IV тур

 

Мәкальнең дәвамын әйтергә.

 

1 нче командирга.

1.Күркәм холык- ...(гомернең чәчәге);

2.Күңел - байрак,- ...(диңгез сайрак);

3.Күңелең киң булса, ...(тар җиргә дә сыясың);

4.Күркәм кием тән зиннәте, ...(күркәм холык җан зиннәте);

5.Кеше холкын күзәт, ...(үзеңнекен төзәт).

 

2 нче командирга

1.Кеше күңеле - ...(караңгы төн);

2.Телең белән узма - ...(белем белән үз);

3.Әдәп башы ...(тел);

4.Кеше булу кыен түгел, ...(кешелекле булу кыен);

5.Яхшы гадәт адәм итәр, ...( ялган гадәт яман итәр);

 

 

 

 

 

 

 

 

                        

V тур

                   Бу өзек   Риза   Фәхреддиннең   кайсы   әсәреннән?

“Башка теләнчеләр һәркемнең артыннан, гүя алачаклары бар кеби сорап йөрдекләрендә, бу кыз туктамыш урынында гүя җансыз нәрсә вә йә күләгә мисалында, һич   тибрәнмәй вә кузгалмай торыр иде. Әгәр дә дикъкать иделенеп күрелсә иде, әлеге   кызның теләнчелеккә үгрәнмәдеге вә яки теләнче улырга әстәмәдеге аңлашылыныр иде...”

( Җавап: “Әсма, яки гамәл вә җәза”)

           Жюри йомгак ясый.Уенда катнашкан  һәм   җиңеп   чыккан укучыларга бүләкләр тапшырыла.

Укытучы:Әйе,гомер узган.Әмма халкыбызның күренекле улына хөрмәте,аның бәяләп бетергесез олы мирасына булган чиксез мәхәббәте

йөрәкләребездә сакланган.

Бу мирасны безгә җиткерер өчен бөтен гомерен һәм көчен багышлаган олы шәхескә карата булган хөрмәтебез, рәхмәтебез, ихтирамыбыз чиксез.

Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә булырга теләгән милләт үзенең үткәннәрен,олуг шәхесләрен белергә тиеш.Шундыйларның берсе- галимнәр галиме, журналист, ялкынлы әдип, язучы, күренекле мәгърифәтче, олуг дин әһеле,педагог Риза Фәхреддинов. Аның әсәрләре дистәләгән буынны илгә, милләткә тугрылыклы булу, хезмәт, матурлык, сөю, игелекле, кыю, зирәк, сәләтле булырга омтылу,сәламәт һәм батыр булу,киләчәгең турында да уйлап-кайгыртып яшәү рухында,яктылык идеалларында тәрбияли.