Тукай
- Подробности
- Автор: Ильсия
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 21 Апрель 2017
-
Просмотров: 511
Тукай
Нәни чакта өйрәттеләр
Сөяргә туган телне-
Һәм ярдәмгә килде безгә
Шагыйрьнең әсәрләре.
Шигырьләре белән Тукай
Өйрәтте кадерләргә
Әти-әни, гаиләбезне
Һәм – туган илебезне.
“Кызыклы шәкерт” белән
Өйрәндек тырышлыкка.
“Бала белән күбәләк”тән
Табигатьне якларга.
Һәм искәртә безгә үткәннәрне
Шагыйрьнең әсәрләре
Рәхмәт, дибез,- сиңа Тукай,
Яза белгәнгә шулай!
Гарипова Аделина Руслановна,ученица 7б класса,
РТ,г.Зеленодольск МБОУ СОШ №15
Педагог :Хусаинова Ильсия Ильдусовна