Буталган дөнья
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Номинация «Литературное творчество»

Вилкова Аделина Андреевна

 

Буталган дөнья

 

Нәрсә булган бу дөньяга?

Бөтенесе буталган.

Тукай бабай әкиятләрен

Әллә соң ялгыш язган?!

Куе урман эчләрендә,

Җиләкле бер аланда

Су анасы утын яра,

Алтын билбау таккан да.

-Чү, шаулама, Су анасы,

Балыкларны качырма!

Былтыр әнә балык тотып

Утыра су буенда.

Шүрәлене күр әле син:

Ботка пешереп тора.

Сөткә төшкән тычкан әнә

Уйнап йөри болында.

Кәҗә белән Сарык икәү

Малай артыннан куа.

Әби алтын тарак белән

Чәчләрен тарап тора.

Шулчак аңлап алдым барын,

Гаеплемен мин үзем.

Дәрестә тыңламаганмын

Укытучымның сүзен.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Вилкова Аделина Андреевна

5

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №16» г.Чистополь

Давлетшина Дания Рашитовна

Литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.