Шагыйрь туган якта
- Подробности
- Автор: Лилия
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 21 Апрель 2017
-
Просмотров: 603
Шагыйрь туган якта
Колач җәеп Арча каршы алды
Кунак итеп һәрбер баланы.
Олуг шәхес биргән шушы җирләр
Якынайтты безгә Тукайны.
Тәүге адымнарын һаман саклый
Нәни Апуш йөргән сукмаклар.
“Туган тел”не көйләп шаулый сыман
Кушлавычта үскән наратлар.
“Тау башына салынгандыр...” диеп
Кушлавычын язган шигыренә.
Салкын чишмә ага челтер – челтер
“Тәфтилләү”нең моңлы көенә.
Шул авылның уртасында тора
Шагыйрь аваз салган төп нигез.
Хәзер инде музей – йорт булып ул
Чакыра күк:”Әйдә,керегез!”.
Музей – йортның ишекләрен ачам
Түргә узам.Бишек күренә.
Шагыйрь язган җырлы “Әллүки”не
Халык салган моңлы көенә.
Хөсәенова Ләлә Илдүс кызы, Кайбыч районы,
Иске Чәчкаб төп гомум белем бирү мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе:Гыйлманова Энҗе Ринат кызы