Рахимьянов Рамазан "Тукай-шагыйрь!"
- Подробности
- Автор: Рамазан Рахимьянов
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 25 Апрель 2017
-
Просмотров: 604
Тукай – шагыйрь! (Рахимьянов Рамазан)
Тукай шигырьләрен укып,
Күңелгә илһам алам.
Хәтфә яшел болыннарда
Күбәләк булып очам.
Су анасы, Шүрәлегә
Карап хәйранга калам.
Тукай күңеле – шагыйрәнә
Кайдан шулай көч алган?!
“Су анасын” укыганда
Су буеннан кайталмыйм.
Су анасын тотып алып,
Аның чәчләрен тарыйм.
“Шүрәле”не укыганда
Карурманда андашам.
Урмандагы бар җәнлеккә
Исемемне алдашам.
“Былтыр” атын туарганда
Атланып чабып алам,
Аның белән бил алышып,
Юктан көлкегә калам.
Тукай шигырьләрен укып,
Көч алам, сөю алам.
Җиңелмәс олы хисләрең
Шаһиты булып калам!