"Алма бакчасы"
- Подробности
- Автор: Нурфия
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 25 Апрель 2017
-
Просмотров: 683
Алма бакчасы
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә.
Бу матурлыкны күрергә
Килегез әйдә, сез дә!
Милли бәйрәм,төрле чара
Уза безнең бакчада.
Яратмый киткән кунак юк
Кайдан гына кайтса да.
Җиләкле дә,гөмбәле дә
Безнең алма бакчасы.
Урманга да барасы юк,
Чыгасы да ,җыясы.
Очрашулар, күрешүләр
Уза безнең бакчада.
Быелдан да соңга калмый
Көтәбез Сабантуйда!
Мухаметдинов Данис, Зәй районындагы Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.
Җитәкче: Хөснетдинова Н.Р.