ТУКАЙ АБЫЙ
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТУКАЙ АБЫЙ 

Мин яратам сине, Тукай абый, 
Шигыреңдә синең наз күрәм. 
Синең шигырь, бәет, әкиятләрең, 
Татар телен зурлый, мин беләм. 

Мин яратам сине, Тукай абый, 
Шигырьләрең хәлне сораша. 
Үзең иҗат иткән шигырь юлы 
Бик күп көйләр белән тоташа. 

Мин яратам сине, Тукай абый, 
Әсәрләрең күңел юата. 
Сабый чакта күргән кайгыларың, 
Үксетә дә безне елата. 

Мин яратам сине, Тукай абый, 
Татар булганыңа яратам. 
Әкият, бәет, шигырьләрең белән 
Халкың зурлавыңны яратам. 

Әсәрләрең белән яши халкым, 
Һәйкәлеңә эзне суытмый. 
Исемең белән халкың горурлана, 
Изге исемеңне онытмый.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Низамов Фанзил Фаридович

6

МБОУ «Юлсубинская ООШ» Рыбно_Слободского муниципального района

Ахмадиева Фаридя Талгатовна

«Литературное творчество»

У вас нет прав для создания комментариев.