Тукай истәлекләре
- Подробности
- Автор: Ильсея Мингазова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 25 Апрель 2017
-
Просмотров: 624
Тукай истәлекләре.
Тукай бабай йөргән сукмакларның
Күңелем тели барсын күрергә.
Истәлеккә калды шигырьләре -
Бүләк булып безнең буынга.
Әкиятләре урманнарга дәшә,
Анда эзлим Тукай эзләрен.
Шүрәлеләр каршы алмый мине,
Бары тоям Былтыр күзләрен.
Мин бәхетле, горурланып әйтәм,
Арча ягы- Туган төбәгем.
Шигырьләрдән илһам һәм көч алып,
Тибә минем нәни йөрәгем.
Буыннардан буыннарга күчсен,
Онытылмасын еллар буена.
Тукай оныгы булу – үзе бәхет,
Һәрбер килгән яңа буынга.
Сафин Ирек Назыйм улы
ТР, Арча муницицаль районы,
Урта Пошалым төп гомуми белем
бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Минһаҗева И.Н. Беренче категорияле
башлангыч классслар укытучысы