Шүрәледә кунакта
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

                                                           Башкаручы: Низамбиева Гөлдания Илдус кызы

                                                           Әгерҗе муниципаль районы Муниципаль            

                                                             бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Тирсә  

                                                             урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф          

                                                            укучысы.

                                                           Җитәкчесе: Низамбиева Раушания Ринатовна

                                                           Әгерҗе муниципаль районы Муниципаль            

                                                           бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Тирсә  

                                                             урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм          

                                                            әдәбияты укытучысы

 

Шүрәледә кунакта.

Кич иде. Нурлар чәчеп ай ялтырый. Ай бишегендә Зөһрә кыз тирбәлә.Ай янында кызлар- йолдызлар биешә.Күк йөзе шундый киң, якты, әйтерсең лә күк йөзенә алтын сипкәннәр. Мин төнге сихри матурлыкка хозурланып, кулыма яраткан китабымны тотып, матур хыялларга биреләм. Хыял канатларым мине ерак- еракларга алып китәләр. Мин Тукай абый әкиятләрен укыйм. Ә минем керфекләрем әкрен генә йомыла бара. Мин йокыга талам. Минем янымда күктәге йолдызлар биешә. Ә иң якты Җидегән йолдыз кем кулында дисезме? Шүрәлене күрәсезме? Нәкъ үзе.Ул үзе дә йолдызлар шикелле балкый. Миңа Җиргә юл күрсәтә сыман тоела. Ә анда иксез- чиксез урманнар һәм алар өстендә куркыныч, авызыннан утлар чыгарып торучы кара килбәтсез аҗдаһаны күрәм. Ай да борчылган сыман. Миңа үзенең якты нурларыннан сукмак ясый, ниндидер куркынычны кисәтә, юл күрсәтә сыман. Ай нурларыннан төзелгән нурларга, җиңелчә генә басып, йолдызлар яктылыгында мин җиргә юнәләм. Мин шулвакыт карурманга килеп чыгам. Нәкъ Тукай абый әкиятендәгечә, мине зифа каеннар, гаскәр кеби төз чыршылар сәламли. Ләкин аларның йөзләрендә ниндидер моңсулык, күзләре боек. Шунда Чыршыларның иң өлкәне телгә килеп:

-         Исәнме, дустыбыз Гөлдания. Безнең хәлләребез бик мөшкел. Быелгы җәйләр бик кызу килде.Күрәсеңме, ерактан кара төтен күтәрелә. Әнә күрше урманда яшәгән туганнарыбыздан көл генә калып килә. Якын дус агачым әти- әнисен югалткан, бөтенләй ятим калган. Кара төтен исеннән безнең хәлләребез бетә. Безгә нишләргә?

Мине Чыршы дустымның сөйләгәннәре, Каенкайның күз яшьләре тетрәндерде. Минем дусларымның гомерләрен саклап каласым килде.Шулвакыт зур мөгезле, кәкре бармаклы Тукай әкиятеннән Шүрәле дустым килеп чыкмасынмы?! Шүрәле үзенең дуслары белән урманны саклый икән.. Шүрәле агачларның хәле, аларга ярдәм кирәклеге турында күптән борчылып йөргән икән инде. Менә нигә ул миңа Җиргә юл күрсәткән .. Шүрәле ягымлы тавышы белән:

-Гөлдания дустым, без элек- электән урманнарны явыз көчләрдән,төрле куркыныч хәлләрдән саклыйбыз. Ут- безнең иң куркыныч дошманыбыз.Син кешеләрегез янына кайтып, безнең сүзләрне җиткер. Кешеләр табигатькә карата мәрхәмәтсез. Алар табигатьне ямьсезлиләр, пычраталар. Шуңа күрә табигать аларга төрле куркынычлар белән җавап бирә. Әле кызу көннәр, бертуктаусыз яңгырлар, су басулар... Кешеләр табигать белән килешеп яшәргә тиеш. Табигатьне саклагыз! Безнең - Шүрәлеләрнең дә көче җитми башлады.Бу -минем борчуымның беренчесе. Тагын бер зур мәсьәлә борчый әле безне , сеңлем. Менә син үзең бик матур итеп туган телеңдә аралашасың, Бөек Тукайның шигъри сәйләннәрен укыйсың. Ни өчен соң әле синең яшьтәшләрең татар телендә сөйләшмиләр, татарча китаплар да укымыйлар? Нигә сез үзара русча сөйләшүне модага саныйсыз? Сез үзенең үткәнен, милли гореф- гадәтләрен онытып баручы милләткә әйләнеп барасыз түгелме! Безнең борынгы бабаларыбыз бай тарихлы булганнар, туган телләре өчен батыр көрәшкәннәр бит.

-         Шүрәле абзый, мине татар әдәбияты фәне кечкенәдән үк кызыксындыра . \Миндә 1000 еллык тарихы булган әдәбиятыбызга, халкыбыз тарихына карата зур кызыксыну уянды. Рухи мирасыбыздагы әдәби ядкярләр аша мин милләтемнең үткәне турында бай мәгълүмат алдым. Әсәрләрне укыганда, мин шул рухи байлыкны күңел хәзинәмә тирән итеп, мәңге югалмаслык итеп салып куйдым. Татар әдәбиятында мең еллар буе халкыбызның өмет-хыяллары, моң-зарлары, теләк-омтылышлары чагылышын тойдым. Укыган әдәби ядкярләр аркылы борынгы әби-бабаларыбызның әхлакый сыйфатларын, тарихи үткәннәрен күзалладым. Бабаларыбызның тарихи Ватаны булган Идел-йортта элек-электән үк мәктәп-мәдрәсәләр булуы, төрле китаплар язылуы милләтемнең белем-мәгърифәтле булуын дәлилли. Димәк, мин – мәгърифәтле, әхлаклы, бай тарихлы татар милләтенең бер вәкиле. Мин үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланам. Халкым, милләтемне саклар өчен нинди данлы, авыр, ерак юл үткән дип уйлыйм.Сез китергән мәсьәләләрдә өлкәннәрнең, ата-аналарның да гаебе бар дип уйлыйм.Алар һәрнәрсәгә битараф карашта дип уйлыйм.Иң аянычлысы – татар мәктәпләре ябыла, татар сыйныфларында укучы балалар елдан-ел азая бара, чөнки ата-аналарның күбесе үзләре дә туган телләрендә аралашмый. Бүген татар милләте бармы? Бер карашка мондый сорау куелырга да тиеш түгел. Татар бар. Әмма татар халкы дигән төшенчә бүген бар икән, димәк, аның дәүләте дә, милли аңы да, дине дә булган. Ягъни, милләт булып яшәү өчен барлык шартлар үтәлгән. Бары тик үзебездән тора.

Шүрәле абзыйның йөзе бераз яктырып киткәндәй булды. Мин күк йөзендә күргән утлы аҗдаһаның кара зур канатлары гына күренеп калды. Явыз көч безнең Шүрәле белән сөйләшүне ишеткән , ахры. Ишеткәнем бар: ул киләчәге булган милләттән курка. Явыз көч үзенә башка мескен югалып баручы куркак милләтләрне азыкка эзли. Карашларын еракка төбәгән, канатларын киң җәйгән, бар җиһанны үзенә йотарга хәзерләнгән Аҗдаһа еракка очты. Шүрәле абзый күктәге дуслары белән киңәшеп, Җиргә тылсымлы яңгырын яудырды. Урман- кырлар яшелләнеп, сафланып калдылар. Сандугачлар үз телләрендә матур моңлы җырларын суздылар. Миңа Ай дустым нурларыннан баскыч төшерде. Мин баскыч буйлап “ Әллүки” моңын тоеп, күктәге дусларым- йолдызларым янына ашыктым. Алар мине сагынып, зарыгып көткәннәр. Карасам, Шүрәле агай да миңа елмая. Ә минем кулымда яраткан шагыйремнең китабы. Мин китабымны күкрәгемә кысып - кысып тотам да : Тукай абый, милләтем яшәр, чөнки безне синең шигырьләрен, әкиятләрең яшәтә, күктәге йолдызлар сыман милләтебезгә юл күрсәтә, күңелләребезгә яктылык һәм җылылык бирә.

 

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Низамбиева Гульдания Ильдусовна

МБОУ Терсинская средняя общеобразовательная школа

Низамбиева Раушания Ринатовна

Литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.