«Тукайга багышлап...»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

«Яз кызы» 62 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган,

5-7 яшьлек балалар өчен тәрбияви чара сценариясе

«Тукайга багышлап...»

 

Миникаева Алсу Тимуршовна

татар теле тәрбиячесе

Яр Чаллы шәһәре

8-906-332-95-31

Аңлатма язуы

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган тәрбияви чара сценариясе, Тукай әсәрләре аша балаларда телебезнең матурлыгын, байлыгын аңлау, аны сиземләү, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдыру, тел хәзинәсен тирәнтен аңлау, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагәть тәрбияләү, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдыру, шулай ук сәләтле балаларны ачыклау максатыннан язылды.

Балалар Тукайның һәм аның турында иҗат ителгән шигырьләрен яттан сөйлиләр, буыннан-буынга ятланып килгән әсәрләрне һәр бала үзенең күңел байлыгы, башкаруы, үз-үзен тотышы, зәвыгы, сәнгатьле сөйләме аша тамашачыга җиткерә.

Бу әдәби-музыкаль бәйрәмдә шигырьләр белән беррәттән җырлы-биюле уенннар, биюләр, Тукай әкиятләре геройлары чыгышы үрелеп бара. Шуңа күрә балалар чын-чынлап сихри бер дөньяга кереп китәләр. Балалар өчен кызык һәм күңелле бер вакыйгага әйләнә.

Габдулла Тукай шигырьләре тәрбиячеләргә дә яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Тукайга багышлап...

(Әдәби-музыкаль композиция)

 

(“Тәфтиләү” көе яңгырый)

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Алдагы стенада Г. Тукай портреты. Портрет янында “Тукайга багышлап...” дигән плакат эленеп тора. Өстәлдә Г.Тукай әсәрләре. “Әкият геройлары бездә кунакта” дигән балалар иҗаты күргәзмәсе. Әкият геройлары өчен атрибутлар: каты кагәзьдән эшләнелгән балта белән бүрәнә, басмада алтын тарак, урман декорациясе, капчык, кызыл тукымадан ясалган учак, кашыклар, чуен.

 

Алып баручы: И туган тел, и матур тел

Әткәм – әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Алып баручы: Әйтегез әле нәниләрем, шигырьнең сүзләрен кем язган икән?

Әйе, балалар, шаулап-гөрләп килгән язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Ул өч яшьтән ятим кала. Кулдан кулга, авылдан авылга күчеп, үтә аның бала чагы. Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның туган җиренә, халкына хөрмәте зур булып кала.

1 нче бала:____________________ (Г.Тукай шигырен укый)

Алып баручы:   Чал Иделдән бозлар ташкан чакта

Килгән чакта җиргә җылы май.

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине яшь Тукай.

Музыкаль композиция башкарыла. (”Чәчәкләр” биюе).

Алып баручы: Ш. Галиев “ Тукайга”

Тормышында бәйрәмнәр аз булган,

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры искә алынмыйча,

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

Балаларың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Эйдәгез эле балалар, сөекле шагыйребез туган көнендә “Туган тел” җыры белән искә алыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Алып баручы: Рәхмәт балалар, бик матур җырладыгыз. Ә хәзер инде тылсымлы китабымны алам. Монда Тукайның балалар өчен язган мавыктыргыч әкиятләре, матур шигырьләре тупланган. Китапны ачып бер шигырен укыйм сезгә: Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген

Нәрсәдән бу? Мин беләм,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче бала:_________________ (Г.Тукай шигырен укый). Тавыш ишетелә.

Алып баручы: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра (Шүрәле килеп чыга).

Шүрәле: Әй, чибәр егет, кил әле (малайны чакыра). Син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети. Бер дә шикләнмә, малай син. Мин карак-угъры түгел. Юл да кисмим, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Малай: Әйдә соң, уйныйк, бераз кети-кети, аннары мин сиңа шигырь сөйләп күрсәтермен.

3 нче бала: ______________ (Г.Тукай шигырен укый).

Ат туктаган тавыш ишетелә.

Былтыр: Ах, син урман сарыгы, әле һаман кечкенә балаларны куркытып йөрисеңме? Бу юлы миннән котылу юк (Шүрәленең кулыннан тотып ала).

Шүрәле: Бик авырта кулларым. Дустым, җибәр, зинһар, җибәр. Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, ни бар?

Былтыр:

Атла-атла күп сөйләмә,

Бу юлы миннән сиңа

Котылу юк бичара.

Шүрәле:

Былтыр син кыю егет,

Ашыкмыйча фикер йөрт.

Сүзләремне тыңлап бетер,

Зинһар, бераз сабыр ит.

Тукай кичәсенә диеп,

Баруым иде минем.

Нәни малайны күргәч, туптап

Әзрәк шаярган идем.

Былтыр: Җитте инде алдама.

Шүрәле:

Һич санама ялганга,

Зинһар хәлемне аңла.

Балалар чакырган иде,

Нәкъ унынчы яртыга.

Сүзләремә ышанмасаң

Барып алардан сора.

Былтыр:

Миннән булсын изгелек

Ярый, тыңлыйм сүзеңне.

Әгәр ялганлаган булсаң

Биетермен үзеңне.

Син шушында утырып тор

Моннан беркая китмә.

Тыңламыйча китеп барсаң

Миннән яхшылык көтмә (балалар янына бара).

Былтыр: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Былтыр: Килдем сезне күрергә, хәлегезне белергә.

Алып баручы: Әйдә, Былтыр рәхим ит. Син кадерле кунак бит.

4 нче бала_________________ (Г.Тукай шигырен укый).

Былтыр:

Рәхмәт, рәхмәт балалар,

Менә нәрсә, килгәндә сезнең янга

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Таккан озын койрык,

Кәп-кәкере борыны,

Төз түгел аяк-кулы.

Тик килешсез, бик озын

“Былтыр кысты” бар сүзе,

Кычкыра шашып үзе,

Ул кем әле?

Балалар: Шүрәле!

Былтыр: Бик дөрес. Шүрәле сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри иде.

Алып баручы:

Әйе, шул, чакырган идек,

Никтер көттерә озак.

Шүрәлене күргән дә юк,

Урман шәһәрдән ерак ( Былтыр Шүрәле янына бара).

Былтыр:

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Менә бу ошый миңа.

Балалар янына ычкын,

Өч минут бирәм сиңа (Былтыр чыгып китә. Шүрәле бии-бии килә).

Шүрәле:

Исәнмесез балалар!

Минем исемем Шүрәле,

Тукай әкиятеннән мин,

Сез белмисездер әле?

Алып баручы:

Беләбез инде, беләбез.

Сине күптән көтәбез.

Менә бүген бәйрәм бездә

Сиңа шигырь сөйләрбез.

5 нче бала:_________________ (Г.Тукай шигырен укый).

Шүрәле:

Рәхмәт инде балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Җырлы/биюле уен

Бала:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез Шүрәле

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шулай эшләрбез эле.

Шүрәле:

Менә шулай, менә болай, әйдә эшләгез шулай (балалар уйныйлар).

Шүрәле: Рәхмәт сезгә балалар, мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм, чөнки сез миңа шатлык, куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Сау булыгыз. Җәй көне урманга җиләк җыярга килегез.

(музыка яңгырый, Шүрәле чыгып китә, бер малай йөгереп керә)

Малай: Таптым, таптым, алтын тарак таптым...

Су анасы: Качма, качма, тукта, тукта, и карак, ник аласың син аны,

Ул бит минем алтын тарак (этләр тавышы ишетелә).

Алып баручы: Чү, Су анасы, әйдә түргә уз, кунак бул, синең килүеңә без бик шат. Балалар сине беләләр һәм яраталар. Менә, аларны тыңлап кара әле.

6 нчы бала:_____________________(“Су анасы” әкиятеннән өзек укый).

Алып баручы: Рәхмәт сезгә балалар! Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугъры булып үсегез. Ә хәзер туган илгә багышланган шигырь тыңларсыз.

7 нче бала: _________________ (Г.Тукай шигырен укый).

Алып баручы: Тукай кошлар һәм хайваннар тормышы турында бик күп шигырьләр язган. Шуларның берсен тыңлап китегез әле.

8 нчы бала:_________________ (Г.Тукай шигырен укый).

Алып баручы: (“Тәфтиләү” көенә)

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагымда Тукай эзләре.

Күңелемдә балкый, маяк булып

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

9 нчы бала: Г.Тукайның “Милли моңнар” шигырен укый.

Алып баручы: Җырларга да оста без,

Сөйләргә дә оста без.

Тыпыр-тыпыр биергә,

Уйнарга да оста без.

Әйдәгез балалар “Түбәтәй” уенын уйныйбыз. Түбәтәйне кулдан кулга йөртәбез. Музыка туктаганда ул кемнең кулында кала, шуңа “җаза” бирәбез, шигырь сөйләтәбез.

Су анасы: Рәхмәт сезгә нәни дуслар! Барыгыз да шигырьләрне яратып, ихлас күңелдән укыдыгыз. Ана телебезгә Тукай абыегыз кебек тугъры булып калыгыз (саубуллашып чыгып китә).

Алып баручы: Менә бәйрәм ахырына якынлашты. Тукай портретына карап барыбызның исеменнән шундый сүзләр әйтәсе килә:

Буын арты – буын алмашыныр,

Гасыр арты – узар гасырлар.

Шигъриятен һәйкәленә шулай,

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Халык моңы – синең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил Гомере – халык Гомере кебек,

Озын булыр – шагырь гомерең.

Кулланылган әдәбият:

1.

Т.Н. Галиуллин

Без – Тукайлы шигърият! /Т.Н. Галиуллин //Мәгариф 2006, №4

2.

Габдулла Тукай

Энҗе бертекләре : мәсәлләр: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен / Г. Тукай; Казан : Мәгариф, 2009.

3.

Х.Ш. Мәхмүтов

/ Х.Ш. Мәхмүтов // Фән һәм тел. №1 Б.5-7

4. Аудио-дискта язмалар:

- З. Яруллин “Тукай маршы”;

- Г. Тукай “Туган тел”;

- З. Минхаҗева “Бәйрәм буген”;

- “Тәфтиләү” көе;

- фонограмма “Гармун уйный”.

№ ДОУ

Ф.И.О. участника

Номинация

МБДОУ «Детский сад №62 «Весняночка»

г. Набережные Челны РТ

Миникаева Алсу Тимуршовна -

воспитатель (по обучению детей татарскому языку)

Литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.