Тукай – халык улы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай – халык улы

 

Кушлавычта зур шатлык -

Сабый туа дөньяга!

Иң зур бәхет шушы бит

Ата белән анага.

Бик иртә ятим кала

Кечкенә Апуш - Габдулла

Әти – әнисе аның

Бик яшьли вафат була.

Нарасый тәрбияләнә

Төрле кеше кулында.

Шәрифә атлы карчык

Усал, шәфкатьсез була.

Казан... Печән базарында

Асрарга бирәләр.

Монда да бәхет көтми,

Кырлайга җибәрәләр.

“Күзе ачыла” Кырлайда

Белемгә ул омтыла.

Белем, мәгърифәт орлыгы

Шул авылда салына.

Җаек шәһәрендә Тукай

Иҗат эшенә чума.

Мәркәзебез Казанда

Шагыйрь булып таныла.

Язмыш рәхимсез булса да,

Кечкенә Габдуллага

Бөек шагыйрь Тукай булып,

Яши безнең арада.

Тукай – сөйгән шагыйребез

Халкыбызның үз улы.

Татарның олуг әдибе,

Милләтнең горурлыгы.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Гатиятуллина

Аделя Ильдаровна

8 В

Муниципальное бюджетное   общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Кашапова

Фирюза Фанилевна

Литературное творчество – стих

У вас нет прав для создания комментариев.