Тукай безнең күнелләрдә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

               Тукай безнең күнелләрдә

                                                                       И туган тел, и матур тел,

                                                               Әткәм - әнкәмнең теле

                                                                          Дөньяда күп нәрсә белдем

                                                                         Син туган тел аркылы…

   Бу шигырь юлларының кемнеке икәнен hәрберебез белә. Бу безнең татар халкы әдәбиятына сулыш өргән   Габдулла Тукаебызның «Туган тел» шигыреннән юллар.

   Тукай - безнең бөек шәхесебез. Ул гасырлар шагыйре. Аның язган шигырьләрен укып халык ләззәтләнә, үзенә бер төрле рәхәтлек кичерә. Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында да Тукай бик популяр дип язылган бер гәжиттә.

   Әти-әниләр дә, балалар да   Тукай шигырьләрен яратып укыйлар, яттан сөйлиләр. Тукай турында күп кенә хикәяләр язалар, китаплар чыгаралар. Аның «Туган тел» шигыре дә татарлар яшәгән жирдә гимн булып яңгырый. Шуна күрә без аны гасыр шагыйре hәм халык шагыйре дип атарга хакыбыз бар. Тукаебызның исеме бүгенге көнгә кадәр яңгырап тора. Без кечкенәдән Тукайнын «Су анасы», «Сабыйга», «Кызыклы шәкерт», «Пар ат» hәм башка бик күп төрле шигырьләрен укып үсәбез. Ә безгә боларны оныту мөмкин түгел.

     Габдулла Тукайның шигырьләрен без берничек тә башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән бутый алмыйбыз. Аның күп шигырьләре без - балалар өчен язылган. Анын шигырьләре балаларны тәрбиягә, эшкә, бер-береңне хөрмәт итәргә, гыйлемгә өйрәтә. Боларны өйрәнеп үскән баланың киләчәге зур hәм   өметле. Тукаебыз язган hәр шигырь юллары зур мәгънәгә ия.

Анын ижаты- серле бакча кебек. Шигырьләре, әсәрләре бик кызыклы . Ул үзеннән сон онытылмаслык эз калдырды. Шушы кыска гына гомере эчендә дә ул күпме әсәрләр язып калдырган. Тукаебыз үз халкын шундый яраткан. Моны аның hәрбер әсәре сөйли. Бу әсәрләр җиhанга ямь, яктылык, яшәү көче биреп торалар.

   Тукай татар милләте, татар халкы күнелендә моңа кадәр яшәп килде hәм киләчәктә дә яшиячәк. Анын иҗаты беркайчан да онытылмас, ул-Бөек Шагыйрь. Бер татар   язучысының шигыре белән төгәллисе килә иде бу иншаны.

Туган телнең кадерен белергә

Синең шигырьләрең өйрәтте.

«Тукай» дигән йолдыз кабынганга,

Халкым горур hәм дә куәтле.

Тукай   безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Хисамиева Гузель

МБОУ «Гимназия№2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района РТ

Зарипова Аниса

Газизуловна

Литературное творчество

(сочинение)

У вас нет прав для создания комментариев.