Без – Тукай оныклары
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Без – Тукай оныклары.

 

                                                               Телсез идек, Тукай безне телле итте,

                                                               Җырсыз идек , Тукай безне җырлы итте.

                                                               Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

                                                               Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.      

                                                                                                          С.Кудаш

                                                                                                                     

      Кешелек дөньясы шигърият күгендә иң якты йолдызларның берсе булган күренекле шагыйрь Габдулла Тукай исемен хөрмәт белән искә ала.

     Тукай!.. Бу исемне телгә алу белән, сабый чагыма әйләнеп кайтам мин. Кечкенәдән үк әкиятләрен тыңлап, укып үскәнгәме, булачак шагыйрьнең авыр балачагы күңелемдә уелып калгангамы, миңа Тукай иҗаты бик тә якын.

                   Төшләремә керә Су анасы,

                   Я кытыклый килеп Шүрәле;

                   Шулар белән бергә учак ягып,

                   Көлләреңә күмәм бәрәңге.

                   Хыялымда көн дә урап кайтам

                   Пар атларда туган ягымнан.

                   Балачакның моңлы бишек җырын,

                   Тукай әкиятләрен сагынам.

    Әйе, бик тә сагындыра Тукай әкиятләре. Әбием сөйләгән шомлы әкиятләр, әнием көйләгән “Туган тел”, “Әллүки”ләр бүген дә колагымда яңгырый кебек тоела.

    Күренекле шагыйрь Р.Миңнуллин язганча, Тукай исеме мәңгелек. Шулай булмаса, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күктә якты кояш балкыганда, ел саен бөек шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәр идекмени?! Үзе бик яшьли арабыздан китсә дә, берсеннән-берсе матур әсәрләре, моңлы җыр кебек, халык күңелендә яши. Көчле рухы, туры һәм тапкыр сүзе, үткен теле һәркемне сокландыра.

   Кулымда – шагыйрьнең “Исемдә калганнар” исемле автобиографик әсәре. Андагы юлларны укыган саен, күңелдә сагыш арта, күзләрем яшьләнә. Габдуллага тормыш шактый ук рәхимсез булган. Бер-бер артлы әти-әнисен югалткан сабый үзенә сыеныр урын эзли. Шулар турында укыйм да, йөрәгем телгәләнә, Ходайга рәхмәт укыйм, чөнки минем өчен өзелеп торган әти-әнием, кайгы-шатлыкларны бүлешердәй якын туганнарым бар. Ярый әле халкым киң күңелле булган: кечкенә Апушны Тукай иткән, аны бөеклеккә күтәргән. Менә шундый халкы белән чын күңелдән горурланган шагыйрь.

   Ямьле язлар җиткән саен, күңелне шатлык һәм сагыш били: Тукай сагындыра.

                   Күптән түгел генә югалткандай,

                   Сине эзләп йөзә болытлар.

                   Кошлар эзли, хәтта җилләр эзли,

                   Синсез генә чаба пар атлар.

                   Заман башка, әмма халкы аның

                   Сөйләшә гел синең телеңдә.

                   Җырлап яши алар җырларыңны,

                   Юк белмәгән сине илеңдә.

     Әйе, Тукайны белмәгән, аның әсәрләрен укып илһамланмаган кеше, мөгаен, юктыр. Без – тормышыбызның өлгесе, күгебезнең якты йолдызы булган Тукай оныклары.  Мин һәм яшьтәшләрем, Тукай моңнарын тыңлап, күңелләребезне сафландыра алганга, аның телендә сөйләшүебезгә куанып бетә алмыйбыз. Яшьли арабыздан китүе генә аяныч. Күпме язылмаган әсәрләре, күңелендә йөрткән уйлары калгандыр Тукай аганың! (Тукай ага дип зурлап әйтүем, бабай дияргә хәтта тел дә әйләнми: Тукай ул һәр буын өчен яшь һәм гайрәтле!) Арабыздан китсә дә, аны онытмыйбыз, чөнки

челтерәп аккан чишмә тавышын, талларга кунып сайраган сандугач моңын ишетергә, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокланырга да Тукай шигырьләре аша өйрәндек. Туган телебезнең матурлыгын, туган җиребезнең газизлеген дә Тукай моңнары аша гына тоеп була. Тукай калдырган мирас үлемсез. Тормыш кыенлыкларын кыю үткәне өчен генә дә аңа һәйкәл куярлык. Татар әдәбиятына Тукай кебек бөек шәхесләр биргән туган халкыбызга чиксез рәхмәтле без.

                                                        Фәрваева Гүзәл, 9 нчы сыйныф.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Фарваева Гузель Венировна

9

МБОУ «Старо-Абдуловская СОШ» Тукаевского муниципального района

Гимазова Флера Гилмразиевна

«Литературное творчество»

У вас нет прав для создания комментариев.