Ятим бала
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

“Ятим бала”

Бу  дөньяга  күзен ачу  белән,

Тормыш  аны  нык сынаган.

Ач-ялангач  ятимлектә,

Язмыш  камчысы  кыйнаган.

Әйтерсең лә,  ана карнында ук,

Ходай аңа күрәчәген язган.
Бу җиһанга аваз салган чакта,

“Ятим бала” дип тамга салган.

Кечкенә Апуш  кемгә  сыенса да,

Урны булган тик почмакта.

“Ятим бала –артык кашык!”- дип

Исенә төшергәннәр  Һәрчакта.

Бирешмичә  явызлыкка, түзеп,

Каләм алган Тукай кулына.

Уй-хисләрен ,күңелләрен биреп,

Төшергән ул  кәгазь  юлына.

Хыялларда  булган  матурлыклар,

Күңелендә  йөрткән хисләрен,

Шигырьләргә  салып  сөендерә.

Укыганда  китә  исләрең!

“Су анасы”,”Шүрәле” әкиятләре,

Үрнәк булды безнең буынга.

Онытмыйк без  татар  шагыйрьләрен,

Күтәрелсен алар бөек урынга!

Тукай  бөек исем булып,

Күңелләрдә  безнең уелган.

Шәһәр  уртасына   истәлеккә,

Тукаебызга  һәйкәл  куелган.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Шавалеев Ислам

Ринатович

6

МБОУ «СОШ №8»

Хасанова Г.А.

 «Литературное творчество»

У вас нет прав для создания комментариев.