Халкым Тукае
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Әдәби иҗат номинациясе
Әдәби-иҗади инша"Халкым Тукае"
"Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең
8 сыйныф укучысы Шагиева Гөлназ
Милли тарихтан, үзен тудырган халыкның мәдәниятеннән аерып карап булмый торган шәхесләр бар. Аларны бөек чор тудыра. Милләтемнең шундый олуг уллары арасында сөекле Тукаебыз шәхес буларак та, шагыйрь буларак та халыкның ихтирамын һәм мәхәббәтен казанды. Аның кабатланмас һәм мәңге тоныкланмас иҗаты XX гасыр башындагы гомумхалык азатлык көрәше шартларында үсте һәм чәчәк атты. Тукайның бөеклеге нәрсәдә соң? Ул – заман чынбарлыгын тирәнтен аңлавы һәм тасвирлый белүендә, идеяләрнең прогрессив булуында, иҗатының халыкчанлыгында һәм сәнгать көчендә. Г. Тукай эшчәнлеге – милләткә хезмәт итүнең бөек үрнәге.
Габдулла Тукай... Безнең арада бу олы шәхес турында ишетмәгән, белмәгән кеше бармы? Бармы Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган бала? Юктыр. Минем әнием дә миңа бөек Тукайның "Туган теле"н бишек җыры итеп җырлаган, озын, айлы кышкы кичләрдә ак күңелле әбием дә Тукайның мавыктыргыч әкиятләрен сөйләгән. Аның шигырьләре белән минем телем ачылган. Үсә төшкәч, "Туган тел" дәресләрендә мин шагыйрь иҗаты һәм аның тормыш юлы белән таныштым. Югары классларда исә, бөек Тукаебызның әсәрләре белән танышуны дәвам итәм, аның иҗаты буенча эзләнү эшләре алып барам, Тукай укуларында катнашам һәм чын йөрәктән сокланам, чөнки ул һәр әсәрендә үз халкына булган сөюен, мәхәббәтен җиткерергә тырышкан, гомере буе аңа хезмәт иткән. "Шушы авыр тормышта мине халкым карап үстерде, ятим итмәде", дигән ул. Тукай кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп, бу якты дөньяда 27 ел яшәсә, ә аның әнкәсе Зиннәтулла кызы Мәмдүдә апа аннан да азрак – 26 ел гына яшәп калган. Ул халыкка бөек улын – Габдулланы бүләк иткән. Әнисе Тукайны "Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!"- дип күкрәгенә кысып сөя торган булган.
Уйлап карасаң, Тукай язмышы белән халык арасында сузылган җеп бервакытта да өзелмәгән. "Милләткә" шигырендә ул:
"Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта милләтем,
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым", - дип яза.
Тукай халыкның күңелен аңлый. Үзенең "Милли моңнар" шигырендә ул милли һәм патриотик хисләрнең матурлыгын шигырь теленә күчереп җырлап калдыра. Аны "Зиләйлүк" көенә башкарырга дип искәртә Тукай.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән...
Халык шагыйрьдә үзенең яклаучысын һәм укытучысын күрә. Тукай аңлаешлы телдә язып, милләтне көрәшкә чакыра. "Ник йоклыйсың, мужик? Тор, уян, күтәрел!" Аның сәяси мәгънә яшерелгән әсәрләре бик күп. Ул сатирага да мөрәҗәгать итә. "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?", "Хиссияте миллия" мәкаләләрендә яңалыкка каршы торучыларга көчле ут ача. Какшамас ышаныч һәм рухи көч, үзенә генә хас үткенлек белән "Китмибез!" шигырен яза. Шулай итеп, Тукайның үз сүзләре белән әйтсәк, дипломат, политик "Тукай көрәш мәйданында кайный". Аның җавабы катгый: "Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз". Милли азатлык идеяләренә аеруча бай булган тагын "Ислахчыларга", "Тавыш хакында", "Милләткә" шигырьләрен әйтеп китәсем килә. Тукай милләтне укымышлы, белемле, мәдәниятле итәсе килә. Мин үзем мәдәният өлкәсендә дә еш катнашучы булгангамы бу тема миңа аңлаешлы. Бөек шагыйрьнең "Театр" шигыре миңа бик ошый. Милли театр турында Тукай:
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...", - дип яза.
Ул – чын милли татар шагыйре. Тукай башкаларның да халыкка чын күңелдән хезмәт итүләрен тели. "...Фәкать һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан да халыкка, Ватанга хезмәт итсен иде", - ди. Көчле журналист булып танылган бөек шагыйрь даими һәм "отышлы" эш тәкъдим иткән буржуаз-милли матбугатка хезмәт итүдән баш тарта. "Әйдә, халыкка хезмәткә",- дигән юллар – Тукайның шагыйрьлегенә мәдхия.
Шагыйрьнең "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул", - дигән сүзләре һәркемгә дә таныш. Бу гаҗәеп мәгънәле сүзләр халыкның бөеклегенә дан җырлый. Бөек халык кына бөек шагыйрьләр тудыра ала. Рухи көче һәм шагыйрьлеге алдында баш ию, Тукайның сәнгатькә һәм әдәбиятка турылыклы хезмәт итүгә, изге идеалга анты да була. Әнисенең сүзләрендә татар халкының шагыйрьгә булган мәхәббәте, горурлыгы яңгырый. Тукай – милләтнең якуты, гәүхәре.
Шулай итеп, башта халык Тукайны тәрбияли, соңыннан Тукай халык өчен яши, ә соңрак исә, Тукай дөньядан киткәч, халык тагын үз Тукаен тергезә, яшәртә. Аның үлмәс әсәрләрен мәңге яшәтер өчен күп кенә галимнәр аның иҗатын өйрәнәләр һәм шулай итеп "Тукай фәне" барлыкка килә. Шундыйлардан:Җамал Вәлиди, Галимҗан Нигъмәти, Гали Халит, Ибраһим Нуруллинны әйтеп китәргә була. Мин үзем Тукай иҗаты буенча эзләнү эшләре алып барганда Тукай фәне турында күп укыдым, атаклы әдәбият галиме Гали Халит минем якташым икәнен белгәч, аңа багышлап фәнни-эзләнү эше яздым. Аның Тукай фәнен үстерүдә өлеше бәяләп бетергесез икәнен аңладым.
Сүз дә юк, Габдулла Тукай - бөек шагыйрь. Аның иҗатының асылы - милләт. Әмма 20 нче елларда миллилек бик тискәре бәя ала һәм Габдулла Тукай иҗатын уңай мөнәсәбәткә үзгәртүгә кискен әйтелгән фикерләрен йомшартуда Гали Халитнең өлеше зур була. Ул Тукай иҗатын өйрәнә һәм 1939 елда бик катлаулы шартларда аның "Габдулла Тукай - халык шагыйре" дигән монографиясе басылып чыга. Шушы хезмәте белән ул Габдулла Тукай шәхесен һәм аның иҗатын совет чорының вульгар идеологиясе шаукымы чәчәк аткан шартларда реабилитацияли. Иҗатының үзәгендә халыкчанлык, халык мәнфәгатьләре, татар халкының язмышы, хезмәт ияләренең проблемалары, аларны борчыган мәсьәләләр куелган, дип яза Г. Халит. Ул минем якташым булуы белән мин бик нык горурланам. Аның турында язган эшемне Республикакүләм үткәрелгән Тукай укуларына тәкъдим итеп һәм Кырлайда аны яклап призлы урын алдым. Бөек Тукай торган якларда булу хыялы тормышка ашты. Шүрәле һәм Су анасы яшәгән урманнарны күрү, Тукай йөргән сукмаклардан атлау, аның музеенда булу миндә әйтеп бетерә алмаслык уңай хисләр тудырды, мине яңа эзләнүләргә өндәде һәм бөек татар шагыйре үз халкына хезмәт итүче олуг шәхес булганлыгын аңларга ярдәм итте.
Шагыйрь бер дә икеләнмичә: "Халкым өчен яшәдем, аның белән бергә кайгырдым, аның бәхете өчен көрәштем", - дияргә хаклы. Шуның өчен дә ул безгә якын, кадерле, ул hәрчак безнең күңел түребездә. Аны онытырга безнең хакыбыз юк. Мин горурлык белән аны "Халкым Тукае" дип атый алам.

У вас нет прав для создания комментариев.