Габдулла Тукай әсәрләре аша әхлак- тәрбия мәсьәләре
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Габдулла Тукай әсәрләре аша әхлак- тәрбия мәсьәләре

    Тукай дибез, әлбәттә. Аның белән беррәттән тәрбияле бала күз алдына килеп баса. Мин үзем дә моның белән килешәм. Ләкин Тукайга хәтле балалар әдәбияты тулысы белән, һичшиксез, фольклор әсәрләренә барып тоташа. Бишек җырлары, бала уйнату һәм башкалар тәрбияви гамәлләрдә кулланылган һәм балаларга бик көчле тәэсир ясаган. Менә шушы җыр – такмакларны назга төреп, әти -әни, әби- бабай тавышын ишетеп, йөзен, күз карашын тойганнар, үз иткәннәр алар. Моңа нигезләнеп, XIX йөзнең икенче яртысында үзенә хас темалары һәм жанрлары белән балалар әдәбияты формалаша. Һәм ул, әлбәттә, бары тик дини карашларга, коры үгет- нәсихәткә каршы көрәш буларак башлана. Тукай болай ди: “Балаларыбыз күзе гүзәл нәрсәләр күрергә һәм борыннары да хуш исләр иснәргә ияләшсен...”. XX йөз башы балалар әдәбияты зур тизлек белән үсеп китә, югарылыкка күтәрелә һәм бу үзгәрешләр Тукай исеме белән бәйле була.

   Ни кызганыч, хәзерге вакытта балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең үз-үзен тотышындагы һәм кешеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Кешеләр бер- берсенә карата тупас, рәхимсез. Бу нилектән шулай? Нинди ялгышлыклар ясыйбыз? Әлеге мәсьәлә укытучыларыбызны, галимнәребезне, әти- әниләребезне борчуга сала. Бәлки белемлелек белән тәрбиялелек арасында өзеклек килеп чыгуы, тәрбия өлкәсендә халыкчанлыкның югалуы белән бәйләп буладыр. Ә бит Тукай әсәрләре аша бәхеткә өмет, азатлыкка һәм белемле булуга омтылыш, әхлак- аралашу мәсьәләләрен тәрбияләү максат итеп куя. Аныңча, киләчәкнең бәхетле кешесе физик яктан сәламәт, рухи яктан камил  булырга, бертуктаусыз иҗтиһад итәргә- тырышырга тиеш. Шагыйрь XIX йөздән үк килә торган мәгъгрифәтчелек әдәбияты темаларын үстерә, аларның чикләрен нык киңәйтә, мәгърифәтле кеше төшенчәсен беренче буларак физик хезмәт белән бәйли, хезмәт һәм эш кешесен үзенең уңай герое дәрәҗәсенә күтәрә, җир йөзендәге барлык материал байлыкларның кеше кулы белән тудырылуын җырлый. Баланы хезмәттә тәрбияләү Тукай иҗатының буеннан – буена үтә. Мәсәлән, “Эш”(1909), “Эшкә өндәү” (1911), “ Кызыклы шәкерт”(1910) шигырендә ул болай ди:

-        Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

      Аума, аума! Туп –туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

-        Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,

     Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

  Тукай мәктәп, уку темасын поэтик югарылыкка күтәреп сурәтли, белемлелек һәм наданлык контрастын кискен гәүдәләндерә. Белемле бала образын уңай герой итеп ала һәм наданга каршы куя. Белемлелек – яктылык, наданлык – караңгылык белән тиңләштерә. “Ата илә Бала” (1908) шигырендә мәктәп, бәхет чишмәсе рәвешендә, балада укга карата дәрт уятырлык күңелле яклары белән тасвирлана. “ Гомер юлына керүчеләргә” (1910) шигырендә лирик герой яшәү мәгънәсе турында уйлана. Гомеренең кыйммәтле минутлары дип, ул мәктәп елларын саный. Шигырьдә белем йорты образы укуга дәртләндерерлек матур җырга әйләнә. Тукайда белемлелек баланың мораль йөзен билгеләүдә зур роль уйный, ата –ана белән бала арасындагы мөнәсәбәткә дә, әхлак –тәрбия мәсьәләләре дә тәэсир итә. “ Сабитның укырга өйрәнүе” (1912) шигырендә сабыйның укуга булган мәхәббәте гаилә бәхете итеп бәяләнә, укырга өйрәнү куанычы белән канатланган бала образы күз алдына баса.

Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп,

Әти белән әнисе җавап бирә бик теләп.

    Бөек Тукаебыз балалар поэзиясен чын шигърият дәрәҗәсенә күтәрде. Монда шагыйрьнең халык иҗаты белән бәйләнешен әйтмичә ярамый. Ул фольклор бразларына татар балалар әдәбиятында беренчеләрдән тулы хокук бирде. Шигырьләре күбрәк җыр үлчәвендә язылган, аларга әледән - әле я үзгәртеп, я үзгәртмичә мәкальләр килеп керә. Тукай әкият жанрыннан бигрәк киң файдалана һәм монда да кешенең тапкырлыгына зур басым ясала. Ул үзенең “ Шүрәле” поэмасында кешене Шүрәледән өстен һәм акыллы итеп күрсәткән вариантны ала. Аның Шүрәлесе беркатлы, аңгыра. Шагыйрь монда, барыннан да бигрәк, балаларга үрнәк булырлык батыр кеше образын бирүне максат итеп куя. Поэмада авыл егете Былтыр – халык тапкырлыгын туплаган, кеше акылының табигатьтәге теләсә нинди яшерен серләрне ачарга сәләтле булуын раслый торган образ.         Шуны да әйтеп китәргә кирәк: шагыйрь үзенең поэзиясендә бала – чагы үткән Кырлай якларына кат –кат әйләнеп кайта. Уйларында туган җирләреннән аерылгысыз ул. Аны тасвирлаганда, күп очракта сабый чак хәтирәләре килеп кушыла. Шагыйрьнең туган ягына мәхәббәте, тугрылыгы сабыйларча саф. Шигырьләренең исемнәре дә күңелгә якын, үз итеп “Туган җиремә”, “Туган авыл” дип атый. Әлеге темалар, туган якның матурлыгы, пейзажы яшь буында патриотизм хисе тәрбияли.

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән....

Билгеле ки, аның әсәрләрендә яшь буында кешелеклелек, йомшак күңеллелек тәрбияләү максаты куела. Шул сәбәпле булса кирәк,Тукай шигырьләрендә табигатьнең күбрәк йомшак, күңелгә аеруча хуш килә торган җылы чакларына мөрәҗәгать ителә. Аның пейзажында караңгылык юк, бары тик күтәренке хисләр уята торган ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр генә бар: кояш һәрвакыт елмаеп карый, сандугач сайрый, чәчәкләрдән хуш исләр бөркелә. Мисал өчен “Яхшы хәбәрләр” шигыре аша шушы табигать нәкъ менә ярлы баласына теләктәшлек итә. Яңгыр икән, икмәге юк ярлыга шатлык китерә, алдагы елда ашлыкның мул булуына хәбәр бирә.

    Тукай кошларның, хайваннарның күз алдына китереп бастырырлык портретларын гына рәсемләп калмый, аларның холык- гадзтләрен күп яклап күрсәтә. Бала белән табигать арасындагы мөнәсәбәт нигезендә гуманистик идея ятарга тиешлеге раслана. Бала миһербанлы, сизгер, нечкә күңелле булырга тиеш.Шагыйрьнең кечкенә герое, тоткын кошны иркен һавага очырып җибәрә, үзенә куаныч ала.

    Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

    Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.

    Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

    Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш.(“Кошларга” 1909)

    Бөек  Тукаебыз күтәргән әхлак- тәрбия мәсьәләре заман белән авздаш булганлыктан, балалар әдәбиятының үзәк темаларынына әйләнде. Аның тарафыннан табылган образлар, сурәтләр язучылар арасында киң кулланыш ала. Тукай поэзиясе күп кенә яшьләрне рухландырып җибәрә. Габдулла Тукайның җиде – сигез еллык кыска гына иҗат тарихы киеренке һәм катаулы уй- кичерешләр белән тулы булса да, ул кешелеклелек һәм хаклы көчен көрәш алып барды. Икеләнмичә, халык ягында торып, өмет һәм өметсезлек каршылыклары аша киләчәкнең һәм халык язмышының бәхетле, ирекле һәм якты булырга тиешлегенә ышанды.

  Татарстан республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев болай дигән: “Без XX гасырга Тукай белән яшәдек, XXI гасырга да аның белән атлап кердек. Киләчәктә Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр.Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр”.

               

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

e-mail (актуальный)

МБОУ

«СОШ имени академика Р.З.Сагдеева Буинского муниципального района РТ»

Гиниятуллина Гузель Рафаилевна, учитель  татарского языка

Эссе

Габдулла Тукай әсәрләре аша әхлак – тәрбия мәсьәләләре

Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.