Тукай-безнең горурлык.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Укытучысы Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы

                          Әхмәдуллин Илнур Линарович

Ташкичү төп белем бирү мәктәбе

Тукай – безнең горурлык

Якташыбыз Тукай, синең белән

Горурлана бар халык.

Синең иҗади мирасың,

Күңелгә рухи азык

Әкиятләрең укып, сөйләп

Телләребез ачылган.

Әкиятләрең аша безнең

Күңелләргә нур тулган.

Әкиятләреңнең эченә

Яшеренгән асыл таш.

Шул асыл ташны тапканнар

Булсыннар иде юлдаш.

Синең шигырь, әкиятләр

Өйрәтә гореф-гадәт.

Бары тик изге гамәлдән

Башлана җирдә әдәп.

Тукай яшәгән чорда ул

Әллә чын, әллә ялган.

Чын батып үлгән диңгезгә

Ә менә ялган калган.

Ялган шундый зур үскән

Диңгез тауларны кичкән

Ул шулай үсә-үсә

Бөтен дөньяга күчкән.

Чын турында әбиләр

Сөйлиләр бик сагынып.

Әйтерсең сугышта үлгән

Дошманнардан атылып.

Шүрәле дә синең чорда

Тиешле җәза алган

Бармагын ала алмаган

Ярыкка кысылып калган.

Хәзерге чор Шүрәлесен

Алырлар иде йолып

Адвокатка акча түләп

Кыңгыр эшләрен йомып.

Су анасы да малайны

Шундый тиз эзләп тапкан.

Әнисе белән бергәләп,

Тиз акылга утырткан.

Малай хәзер тарак түгел,

Энәгә дә кагылмас.

Гомерлек сабак алды ул

Аңлады моны ихлас

Бүгенге чор су анасы

Чапмас иде әлсерәп.

Кәрәзле телефоныннан

Язар ул ярдәм сорап.

“Артык зур каза түгел”,- дип

Куярлар эшне ябып.

Малай күптән качты инде

Булмыйдыр хәзер табып.

Әнисе дә ни булганын

Сизми дә калыр әле.

Малай тарак акчасына

Мерседес алыр әле.

Су анасы бу хурлыкны

Һич тә күтәрә алмас.

Тукай әкияләренең дә

Төгәл герое калмас

Эш беткәч, уйнарга ярый,

Бөек Тукай девизы.

Шушы девиз белән үскән

Илемнең улы, кызы.

Китап укыган балага

Кирәк һәйкәл куярга

Бу һәйкәлне һичшиксез

Алтын төскә буярга.

Ул бит бөтен тырышлыгын

Белем туплауга биргән

Үзенең казанышларын

Тырышлыгында күргән.

Эч пошкач, адәм баласы

Китап алган кулына.

Шул китаптан киңәш тапкан

Чарасыз күңеленә.

Күбәләкнең күңелен дә

Кирәк аңлый белергә

Моның өчен кирәк, дустым

Мәрхәмәтле булырга

Яшьли эшкә өйрәтергә

Кирәк, хәтта, Акбайны

Яшәмәс бит  тәлинкәдән

Ялап кына ак майны.

Картаеп каткач буыннар,

Эш белү бик уңайсыз.

Тукай васыятьләрен үтәп

Эш тәртибен белеп үс.

Хәтта кәҗә белән сарык

Калмаганнар аптырап.

Котылганнар үлемнән,

Явыз бүрене алдап.

Алдарга ярамаганын

Һәркем белә, сүз дә юк.

Бүреләр дә исән калды,

Кәҗә һәм сарык та тук.

Әгәр зыян китермәсә

Алдау да әйбәт алым.

Кәҗә белән сарык дуска

Ни кирәк инде тагын.

Табигатьнең чиксез хозурлыгын

Тоючы булмас синдәй.

Иҗатың балкый дөньяда

Кояшлы аяз көндәй

Син сөйләгән әкиятләрдә

Дөреслек ята иде.

Начар гадәтләрне кылу,

Иң олы хата иде.

Иҗатың алдында баш иям.

Йөрәгемә куеп кулымны

Синең серле әкиятләрең

Яктырттылар юлымны.

Милләтемнең горурлыгын

Салдың милли моңнарга

Иҗатыңны багышладың

Халкым күңелен нурларга.

Һәрбер сүзең челтеридер

Саф, салкын чишмә кебек

“Туган тел”ең үтеп керә

Изге бер дога ббулып

Һәрбер милләт “Туган тел”не

Гимн итеп яңгырата.

Халкым күңелендә мәхәббәт

Туган телгә карата.

Ятимлекнең ачысын да,

Шактый ук татыгансың.

Тик шулай да ил күгендә,

Кояштай балкыгансың.

Синең иҗат җимешләре

Күңелләр хозурлыгы

Тугъры Тукай,горур Тукай

Илемнең горурлыгы

 

 

 

 

 

Әхмәдуллин Илнур Линарович

Ташкичү төп белем бирү мәктәбе

Тукай геройларының мөрәҗәгате

Әкиятләрең эчендә

Алтын кагыйдә ята.

Иҗатың белән танышлар

Тормышта кылмый хата.

Тукай абый, геройларың

Килсәләр әгәр телгә.

Су анасы да фикерен

Җиткерер иде илгә.

“Суымны  пычратмагыз!

Зинһар, чүп-чар атмагыз!

Көмеш, саф сулы чишмәмне,

Балыкка бай инешемне

Зинһар өчен,  саклагыз!

И балалар, урлашмагыз!

Харам мал булмас байлык.

Урлашу, хәрәмләшү ул

Кеше милкенә кызыгу,

Бары акылга сайлык.

“Яшьли эшкә өйрән!”,  диеп

Әйтер иде Акбай да.

Эш сөймәгән яшь буыннан

Илебезгә ни файда.

Акбай сыман күп шәкертләр

Рәхмәтле остазына.

Без рәхмәтле Тукайның

Моңына һәм сазына.

Шигърият иленең

Тукай матур чәчәге.

Яшьтән тырыш булганнарның

Өметле киләчәге.

У вас нет прав для создания комментариев.