Яратабыз без аны
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Яратабыз без аны

(Габдулла Тукайга багышлана)

Шау-гөр килгән яз аенда

Тукай килгән дөньяга.

Телебезне яратканга

Дан җырлыйбыз без аңа.

Иркәләү-наз күрмәсә дә,

Үз юлын тапкан Тукай.

Әкиятләр дөньясында

Яшәгәндер ул шулай.

Бөек шагыйрь исеме белән

Телләребез ачылды.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Йокыбызны чакырды.

Тукай телен яратабыз,

Без аның шәкертләре.

Күңел түрендә саклыйбыз

Шигырь-әкиятләрен.

туган авылым

Туган авылым – газиз җирем,

Бик якын күңелемә.

Аның матур табигате

Тартып тора үзенә.

Сөяп куйган тауларында

Пешеп тора җәен җиләк.

Ә кышын чаңгы шуарга

Безгә тагын шул тау кирәк.

Челтерәп ага чишмә суы,

Җанга якын хәтфә болын,

Саф һавлы зәңгәр күгең –

Китмәсләр минем уемнан,

Тибрәндереп күңел кылым.

 

дәү әбием кәҗәсе

Минем бар дәү әбием,

Яши ул бик еракта.

Өен, кәҗәсен сагына,

Безгә килгәч кунакка.

Ялгыз яши әбием,

Мут кәҗәсе – юаныч.

Арканда да тормый үзе,

Аның белән харап эш.

Күршеләрнең лапасларын

Урап чыга әйләнеп.

Төрле хәлләргә юлыга,

Бар нәрсәгә бәйләнеп.

Мут булса да яраттыра,

Йөри ул көязләнеп.

“Кәҗә сөте – дәва!”-диеп,

Яши әби сөенеп.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Габидуллина Алсу Ильнаровна

10

МБОУ «Нижнесуньская СОШ» Мамадышского муниципального района РТ

Сахапова Лейсан Ильдусовна

Литературное творчество

 

У вас нет прав для создания комментариев.