Маҗаралы көн
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Маҗаралы көн.

Борын борын заманда Кырлай авылында яшәгән ди бер гаилә. Ул гаилә бик дус һәм тату яшәгән. Анда әби, бабай,Кәҗә, Сарык һәм өч уллары торган.

   Беркөнне ул гаилә белән бер вакыйга булган. Кече малайлары болынга уйнарга барып, анда бер күбәләкне күрә һәм аның белән сөйләшә башлый. Күбәләкнең көн-күрмеше белән кызыксына, аның үтенечләрен тыңлый.

   Ә уртанчы малайлары су коенырга барган һәм басмада Су анасын күреп алган. Аның алтын тарагына күз төшереп, урлап китә. Су анасы тарагын кайтарып бирүне сорый, ләкин малайның бирәсе килми.

   Ә олы малайлары урманга утынга китеп, каршысында Шүрәлене очрата. Ул Шүрәленең шарты белән килешә, тик үзенең дә шартын куя. Ахырдан Шүрәле мескен хәлдә кала. Егет аңа үз гомеренә җитәрлек сабак бирә.

       Әби белән бабай алар өчен борчылып, Кәҗә белән Сарыкка малайларны эзләп табарга кушалар. Ә үзләре юлда бүреләрне очраталар һәм аларны кызык итәләр. Күп тә үтми, Кәҗә белән Сарык та, өч малай да өйләренә исә-сау кайтып җитәләр. Алар һәммәсе үз вакыйгаларын гаиләгә сөйләп бирәләр, бу хәлләрдән сабак алалар.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Әхмәдуллина Зилә Илфар кызы.

7

МБОУ “Алатская ООШ”

Саликеева Гүзәл Сөләйман кызы.

“Литературное творчество”

Сочинение-әкият

У вас нет прав для создания комментариев.