Cерле сандык
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Cерле сандык

(әкият)

Яшәгән ди бер авылда Айсылу исемле кыз. Булган ди аның әнисе, әтисе һәм әбисе. Әлеге Айсылу исемле кыз бер дә укырга яратмаган, ди. Бер көнне, кичке эңгер-меңгер якынлашканда, әнисе аны кибеткә җибәргән. Урам буйлап бара ди Айсылу, кинәт аяк астында ниндидер бер тартма күреп алган. Тартманы ачаргамы-ачмаскамы дип торганда, күзенә мондый сүзләр чалынып киткән: “Мин серле сандык, синең өч теләгеңне үтәргә сәләтле”. Айсылу моңа ышанмаган, ләкин сынап карарга булган. Ул серле сандыкка болай дигән:

-     Мин кибеттән кайтуга өй эшләрем эшләрем эшләнгән булуын телим!

Айсылу, кибеттән кайткач, дәфтәрләрен ачып карарга булган. Ни күзе белән күрсен! Дәфтәрләрдә бик пөхтә һәм матур итеп өй эшенә бирелгән күнегүләр эшләнгән. Әлбәттә, ул моңа бик сөенгән.

Икенче көнне Айсылу бик иртә торып, ниндидер бер бәйрәмгә әзерләнгәндәй матур һәм зәвыклы киенеп мәктәпкә киткән.

-     Нинди матур һәм җылы минем мәктәбем! - , дигән ул үз-үзенә. Класска килеп кергәч, сыйныфташлары аны яңа укучыны каршы алгандай, уратып алганнар. Шул вакытта сыйныфташларын бик-бик яратуын аңлаган кыз.

Дәрес башланган. Укытучы өй эшләрен сорый башлаган. Шунда Айсылуның күңеленә шом кергән.

-     Ничек җавап бирермен икән, мин бит өй эшләремне үзем эшләмәдем! - , дип борчылган ул.

Шулвакыт Айсылу серле сандыгын исенә төшергән һәм икенче теләген чынга ашырырга уйлаган. Серле сандыкны ачып болай дигән:

-     Укытучы апа миннән өй эшләрен сорамасын иде...

Шул сүзләрне әйтеп бетерүгә, кыңгырау шылтыраган. Шулай итеп, укытучы Айсылуга сораулар бирә алмыйча калган. Ә Айсылу бүтән беркайчан да дәрескә әзерләнмичә йөрмәгән.

  1. ..Тиздән Айсылуның туган көне җитә. Айсылу әле бәйрәмне зур түземсезлек белән көтә. Әти-әнисе белән алар кибеткә кирәк-ярак алырга бардылар. Кибеттә йөргәндә, Айсылуга сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, сөйләшә белә торган курчак бик ошады. Шул вакытта аның өченче теләген чынга ашырасы килде, ләкин әни-әнисе белән ашыгыч рәвештә өйгә кайтып китәргә туры килде. Өйгә кайтсалар, Айсылуның әбисе авырый икән. Ул урын өстендә бик авыр хәлдә ята икән. Айсылу әбисен бик нык кызганган. Шул вакытта ул өченче теләген чынга ашырырга булган.

-     Яраткан әбием хәзер үк терелсен иде, башка беркайчан да авырмасын иде, -дигән. Шулай итеп, сандыкның өченче теләк теләү мөмкинлеге дә чынга ашкан.

Көтелгән бәйрәм – Айсылуның туган көне килеп җиткән. Кунаклар киткәч, бүләккә дип бирелгән иң зур тартманы ачып караса, кибеттә Айсылуга ошаган сылу курчак ята икән. Айсылу  моңа бик нык сөенгән.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Яппаров Ильяс Данисович

5

ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» Актанышского муниципального района

Шарипова Чулпан Рамзилевна – учитель татарского языка и литературы

 литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.