Туган телем – Тукай теле
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Туган телем – Тукай теле

Туган телем – татар теле минем,

Бөек Тукай синнән көч алган.

Балачакнын матур мизгелләре

Шигырьләрең белән уралган.

Су анасын эзләдек инештән,

Шурәлеңне – таныш урманнан.

Тормышымда якты хатирәләр

Бишек җырларыңнан юл алган.

Былтырыңнан зирәклекләр алдык,

Явызлыкка каршы торырлык.

“Тормыш Шурәле”се очраганда,

Былтыр кебек батыр булырлык.

“Туган тел”не татар гимны итеп,

Аяк үрә жырлый бар халык.

Йөрәкләргә үтеп кергән моңны,

Бөтен дөнья тыңлый таң калып.

“Туган тел”не зурлап һәм яратып,

Җырлар халкым гомер буена.

Гасырларны кичәр җыр туар дип,

Килдеме икән, Тукай, уеңа?!

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

   

МБДОУ «Детский сад №133 комбинированного вида» Кировского района города Казани

Гильмутдинова Лилия Ринатовна

Литературное творчество- стих

У вас нет прав для создания комментариев.