Тукай безнең күңелләрдә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай безнең күңелләрдә.

И туган тел, и матур тел

Әткәм – әнкәмнең теле.

                           Г.Тукай


   2017 нче елның 26 нчы апрелендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тула. Менә 117 елдан бирле инде аның исеме безнең күңелләребезне яктыртып, сафландырып тора, меңләгән халыклар күңел күген якты йолдыз булып яктырта. Һәр елны шагыйрь туган көнне илебезнең барлык почмакларында истәлекле кичәләр, очрашулар, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай арабызга кабат әйләнеп кайта. Ул язлар белән кайта...

   “Һәрвакыт һәм һәр җирдә халык белән” дигән девиз белән яшәде шагыйрь. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр бу сүзләргә тугры калды.

   Аның тормыш биографиясе дөнья әдәбияты тарихының иң катлаулысы һәм авырыдыр. Шулай да бик кыска гына катлаулы гомер эчендә ул үзенең иҗат җырын кабатланмас һәм онытылмас итеп җырлап калдырды. Тукай – халык улы, халык шагыйре, халык җырчысы.

   Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасы (хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Аның әтисе Мөхәммәтгариф исемле мулла була. Тууына 5 кенә ай булганда, авырып, аның әтисе үлеп китә. Ике ел узгач Тукайның әнисе Мәмдүдә, улын Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле бер карчыкка калдырып, күрше Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. 

   “Минем үз авылымда туганнарым булмаган, ә Шәрифә карчык йортында мин артык кеше булганмын. Шуңа күрә ул миңа сөйкемсез сөяк артык җан итеп карый иде. Миңа аның беркайчан да елмаеп караганы, башымнан сыйпаганы булмады,” – дип яза соңыннан Г.Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән автобиографик очеркында.

   Күпмедер вакыт узгач әнисе Габдулланы үз янына алдыра. Ләкин аның әниле рәхәт тормышы озакка бармый. Кинәт кенә әнисе үлеп китә. Һәм нәни Габдулла дөм ятим кала. Чит кешеләр арасында үткәргән кагулы-сугулы, рәнҗетүле балачагы Г.Тукайның күңеленә тирән җәрәхәт ясый. Күңел түреннән өзгәләнеп чыккан шигырь юллары укучыларның бәгырьләрен телгәли:


Күпме сукканы вә какканны күрдем мин ятим
Маңгаемнан сыйпап тик юатты милләтем.

Әнисе үлгәч, ятимне үги әтисе Өчиле авылына – әни ягыннан бабасы Зиннәтуллага җибәрә. Ә бу гаиләдә Габдулладан тыш та алты бала булганлыктан, ул артык кашык була. Һәм аны бер ямщикка утыптып, Казанга җибәрәләр – базарга. Ул, шулай итеп, һөнәрче Мөхәммәтвәли гаиләсенә килеп эләгә. Әнисе (үги әнисе) Газизә апа да бик киң күңелле, игелекле кеше була. Алар Габдулланы үз балалары кебек итеп тәрбиялиләр. Ләкин тиздән алар икесе дә авырып китәләр һәм баланы яңадан Өчилегә җибәрәләр һәм зиннәтулла бабасы аны күрше кырлай авылындагы крестьян Сәгъдигә асрамага бирә. Ә менә Кырлай авылын Тукай “Минем дөньяга күзем ачылган җирем ” дип яза. 

   Кырлай авылында Тукай укый башлый. Башта ул мулла хатыны абыстайда белем ала, аннан соң мәдрәсәдә укый. Мәдрәсәдә дин сабагы гына укытыла. Ул белемнәрне бик тиз үзләштерүе, зиһенлелеге белән аерылып тора. Үзлектән дә күп укый, артта калган иптәшләренә булыша. Еш кына мөгалимнәр белән дә бәхәскә керә.”Йосыф вә Зөләйха”, “Таһир - Зөһрә” китапларын көйләп укырга ярата.

   Кырлайның табигате, якын дуслары, дөньяга беренче адымнар Г.Тукайның иҗат җимешләре өчен төп җирлек булып тора. Шулай матур гына яшәп ятканда Сәгъдиләр йортына хәсрәт килә. Габдулланың Уральск шәһәрендә туганнан туган апасы – Газизә табыла (әтисенең сеңлесе). Ул Габдулланы үзенә алдыра. Шулай итеп, 1894-1895 елларда, шагыйрьнең яңа – яшәеш һәм иҗат чоры – Уральск чоры башлана. Ул монда “Мотыйгия” мәдрәсәсенә укырга керә. Гәрәп, төрек, персид телләрен өйрәнә, дин сабагы укый, үзлектән дөньяви әдәбият әсәрләре укый. К.Насыйри,Ф.Халиди әсәрләре бигрәк тә күңеленә хуш килә. Ул шулай ук рус телен ныклап өйрәнә, рус классикасы белән таныша. Һәм, ниһаять, Уральскида Тукай иҗат эшенә керешә. Беренче шигъри әсәрләрен ул 1897-1898 нче елларда яза. Шул ук вакытта тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул Крылов әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

   Аның шагыйрь булып китүендә Камил Мотыгай Төхвәтуллин дигән укытучысы зур этәргеч була. Чөнки мәдрәсәдә укытучылар арасынды ул иң белемле укытучы һәм актив җәмәгать эшлеклесе була. Габдулланың сәләтен, эчке дөньясын күрә һәм аңа үзенең киңәшләрен бирә. Алар бергәләп стена газеталары, журналлар чыгаралар һәм 1904 нче елда Тукай мәдрәсәнең иң беренче шагыйре дигән исемгә лаек була.


“Чыкчы, и фикерем кояшы!
Китсен өстеңнән болыт.
Бу үлек вөҗданны җанландыр,
Җылың белән җылыт” –


дип яза шгыйрь.

1905 нче елгы революциянең салкын җилләре Уральскига да килеп җитә. Халык бәхете өчен көрәшкә күтәрелүчеләр сафына Габдулла Тукай да кушыла. 1905 нче елның башында ул “Уралец” революцион газетасы типографиясенә җыючы булып эшкә урнаша. Бу газета тирәсенә алдынгы карашлы рус һәм татар язучылары, революцион көрәштә актив катнашучы җәмәгать эшлеклеләре туплана. Алар иҗат эшчәнлеге белән бергә листовкалар өләшү, прокломацияләр язу белән дә шөгыльләнәләр. Өске катлам буржуазия вәкилләренең кимсетүләренә, җәбер-золымнарына, чит җирләргә кууларына түзә алмаган халык исеменнән шагыйрь болай дип яза:


Кара йөзләр безне булмас эшкә тәкъдир иттеләр,
“Сезгә монда урын юк, солтан җиренә кит”,-диләр.
“Китмибез без! Безгә анда мондагыдан эш кыен.”
(“Китмибез”,1905)

   Авыр еллар булса да, Тукай канатланып, ялкынланып эшли. Төрле жанрларда көчен сыный. Үзен тулы иҗат эшчәнлегенә багышлау максатыннан, 1907 нче елда ул Казанга килә һәм гомеренең соңгы минутларына кадәр шунда яши.

   Кайда гына булмасын, аңа бик авыр шартларда, ярым ач, ярым киенгән килеш эшләргә туры килә. Бала чагында сәгатьләр буе яланаяк өйгә керә алмыйча басып торулар да, авыр тормыш юлы да эзсез үтмәгәндер. Тукайның сәламәтлеге елдан- ел начарлана. Ул үпкә туберкулёзы белән чирли. Ләкин ул авыруы турында уйламаска тырышып иҗат эшенә баштанаяк чума. Төрле җирләргә сәяхәт итә. Түбән Новгород, Астрхань, Уфа, Троиц шәһәрләрендә була. Казах далаларына кымыз эчеп, дәваланырга бара. Икиткеч күп яңа әсәрләр иҗат итә. Аның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” һәм башка әсәрләре дөнья әдәбиятының энҗе-җәүһәрләре булып әверелделәр. Әйе, Тукай үз илен, халкын, гомерен яратты. Һәрбер көнен, һәр минутын иҗатка багышлады һәм болай дип язды:

Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын!

   Ләкин авыру үзенекен итә. 1913 нче елның 2 (15) нче апрелендә бөек Тукай арабыздан китеп бара. Аның ялкынлы әсәрләре, илһамлы гомере халыклар күңеленә мәңгегә уелып кала. Меңләгән язучы, шагыйрьләр, аның якын дуслары, сөекле татар халкы аның каберенә чәчәкләр илтәләр, аңа киләләр.

   “Мин Тукайга киләм” (Татарстан китап нәшрияты 1996 нчы ел) шигырьләр җыентыгында Г.Тукайга багышлап язылган бик күп шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Мәсәлән, “Г.Тукайга” дигән шигырендә Әхмәт Фәйзи болай дип яза:


Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-
Тик син үзең халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте – синең исемең,
Халык гомере – синең гомерең.

   Ә Әхмәт Ерикәй “Тукай” шигырендә болай дип яза:

Азатлык-дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә
Безнең замандаш Тукай.

   Әйе, без моңлы Тукайлы,Сәйдәшле, Алишлы, Җәлилле мәшһүр Татарстан җирендә яшибез һәм моның белән чиксез горурланабыз.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Мухаметзянов Даниф Ильназович

8

МБОУ «Гимназия №4»

Тухбатуллина Г.З.

Литературное творчество (сочинение)

 

У вас нет прав для создания комментариев.