Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышлана
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышлана.

(Казан шәһәре, Киров районы 321нче балалар бакчасының

татар теле тәрбичесе Захарова Р.Н. әзерләде)

     Еракта, бик еракта калды минем Кырлай урманында йөгерә-йөгерә җиләк җыйган бала чакларым, яшьлегем - үземнең дә җиләккә тиң чакларым. Кечкенә Апуш йөргән сукмаклардан йөреп, ул эчкән чишмәләрнең суын эчеп үскәнгәме, мин туган авылыма һәм Кырлай урманына булган ярату һәм сагыну хисләремне гомерем буе сакладым. Үзем иҗат иткән “Кырлай урманы” шигыре шуның ачык мисалы.

     Әлеге шигыремне ятим Апушны үзенә сыендырган туган авылыма, аның олы йөрәкле халкына һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның якты истәлегенә багышлыйм.

Кырлай урманы.

Тып –тын иртә. Алсу шәфакъ

Җир өстенә сибә нурларын.

Талгын җилләр назлап кына

Уята күк Кырлай урманын.

Таң сулышын тоеп гүя,

Кефек сирпеп гөлләр елмая.

Күңелләрне җилкендереп,

Төрле яктан кошлар моңая.

Яфрак өстендәге чык

Энҗе бөртегедәй җемелди.

Гөлгә кунып бал кортлары

Татлы ширбәт эзләп безелди.

Хәтфә үлән арасында

Җир җиләге пешә балланып.

Урман өстендә гел шулай

Таңнар атсын иде алланып.

Таң җилләре уйнап сүтә

Толымнарын каен кызының.

Курай моңы ишетелә

Ярысыннан каен тузының.

Бөдрә таллар шыпырт кына

Серләрен җилләргә сөйлиләр.

Менъяшәр имәннәр, гүя

“Карурман”ны сузып көйлиләр.

Чыршы, нарат агачлары

Күк гөмбәзен гүя терәткән.

Шушы гүзәллекне күреп,

Шатлык хисе ташый йөрәктән.

Илаһи көчкә ияреп

Күңелкәем алга ашкына.

“Әллүки”не көйли-көйли

Тукай чыгар кебек каршыма.

Тәннәремә сихәт өсти

Чәчәк, үләннәрнең исләре.

Йөрәгемнән ташып чыга

Ярату һәм хөрмәт хисләре.

Бу урманның һәр үләне,

Һәр агачы миңа кадерле.

Читкә китсәм, искә төшеп,

Өтеп-өтеп ала бәгырьне.

Ялгыз кәккүк баш очымда

Озын гомер миңа юрады.

Әнә шундый тылсымлы да,

Матур да ул Кырлай урманы.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Захарова Раушания Низамутдиновна

Воспитатель

МБДОУ «Детский сад №321» Кировского района города Казани

 

Литературное творчество-стих

У вас нет прав для создания комментариев.