МӘҢГЕ ЯШӘ, ЯШЬНӘ, ЯШЬ ТУКАЙ!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

                                                                               Әзерләделәр: Камалова Аида Дамировна,

                                                                                                       Камалова Алсу Имамовна

 

 

«МӘҢГЕ ЯШӘ, ЯШЬНӘ, ЯШЬ ТУКАЙ!»

(ӘДӘБИ МУЗЫКАЛЬ КОМПОЗИЦИЯ)

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

            

                          Гасырларны иңли – иңли, Тукай кайта ел саен,

                       Сандугачын көтә чөнки, милләт дигән ак каен.      

                         Кайта илгә кабат – кабат, кадерле Тукай булып.

                          Татарларны инкыйраздан, югалулардан йолып.

                                                                 (Рәзинә Мөхияр)                                                                                                                                                

                                                                                                                              

 

 

Бурычлар:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау

Зал уртасында Г.Тукай портреты. Рус һәм татар телләрендә бастырылган китаплар күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрацияләр. Г.Тукай әкиятләре буенча балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә.

Стеналарда плакатлар:

1. «Тукай – татар шигърияты күгендә якты янган йолдызларның иң зурысы».

2. «Җырдай моңлы татар теле!»

3. «Тукай белән бергә гомергә!»

 

Бәйрәм барышы:

       Магнитофон язмасыннан, бәйрәмгә тагын да матуррак төс бирүче, «Бәйрәм бүген» җыры яңгырый. (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

Бала: (Г.Тукай портреты янында сөйли)

Илдә кояш, җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне – безнең бәйрәм!

Алып баручы: – Күрәм, дусларым, ямьле язның матур бер көнендә сез бирегә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алырга, аның туган көнен бәйрәм итәргә җыелгансыз.

Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре. Аның туган көнен бөтен татар халкы билгеләп үтә. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, туган җиребезне, туган телебезне яратырга чакыра. Без дә бүген шул шигырьләрне, әкиятләрне искә төшерербез.

Ямьле язлар белән бергә, дөньяга килгән Тукай.

Ул һаман да безнең белән, ул һаман да яшь бугай.

Бала:

Илдә кояш, җирдә кояш, йөздә кояш, күздә кояш,
Көндәгечә көлә кояш, әмма бүген үзгә кояш.
Илдә кояш, җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне – безнең бәйрәм.

Алып баручы: – Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп калдырган язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай. (челтер – челтер су аккан, тамчы тамган, кошлар сайраган тавышлар ишетелә).

Күк йөзендә кояш балкып чыккан чакта,

Челтер – челтер гөрләвекләр шаулый урамнарда,

Елгаларның ярларыннан ярсып сулар ташып чыккан чакта,

Чүт – чүт итеп кошлар сайрый яз аенда!

– Әйе, балалар, бигрәк ямьле дә соң яз айлары: челтерәп аккан сулары, зең – зең итеп тамган тамчылары, җырчы кошлары – март–апрель айларының иң матур билгеләре! Яз аеның шундый матур көннәрнең берсендә Арча районының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф абый белән Мәмдүдә апалар гаиләсендә яраткан язучыбыз, сөекле Тукаебыз дөньяга килә.

– Әйе, шигърият күгендә иң якты йолдызыбыз, халкыбызның бөек җырчысы, безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туа. Бүген без, сезнең белән аның туган көн кичәсенә җыелдык. (Музыка астында кулларына чәчәләр тотып балалар керә, ярым түгәрәк булып басалар)

Алып баручы: 1986 ның 26 апрелендә табигатьнең иң матур кочагы, Арча районының Кушлавыч авылында туа Габдулла Тукай. (Слайд күрсәтелә: Кушлавыч авылы, чишмә, урманнар).

1 нче бала:

Тау башында әле дә горур тора,

Чишмәләре җырлый – соклангыч!

Табигатьнең сихри бер почмагы,

Тукай туган авыл – Кушлавыч.

2 нче бала:

Тукай шигырьләрен укыйлар да,

– Кайда шундый илһам, моң?! – диләр.

Моңнар тулы изге чыганак бар –

Аның исеме – Туган җир диләр.

3 нче бала:

Кушлавыч бу, Тукай туган авыл, монда ачкан шагыйрь күзләрен.

Тукай моңын читтән эзләмәгез – бу як саклый аның эзләрен.

Алып баручы: – Әйе, Тукай үз авылының матурлыгын, саф, чиста сулы челтерәп аккан чишмәләрен «Туган авыл» шигырендә күрсәтә.

– Кечкенә Тукай кечкенәдән үк тормышның ачысын – төчесен тоеп яши. Габдулла дүрт айлык чакта ук, аның әтисе үлә, 4 яшендә бөтенләй дә ятим кала, Мәмдүдә апа да вафат була. Ул йорттан – йортка күчеп йөри. Әнисе исән чакта ук инде бәләкәй Габдулла ятимлекнең ачысын татый. Яшәргә бик авыр була башлагач, әнисе, Мәмдүдә апа, Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка асрауга биреп күрше авылга күчеп китә.

1 бала «Шагыйрьнең балачагы» поэмасыннан бер өзек укый:

(Слайд. Г.Тукай сәкедә уенчыклар белән уйнап утыра)

Ә ул үзе әнә берни белми,

Уенчыклар белән урында.

Тик утыра. Ишек ачылды да

Ят бер карчык узды сәкегә.

Ике кулын җәеп озак итеп

Дога кылды хода исеменә.

Алып баручы: – Габдулланы анысы кызыктырмый, ул әбинең кулында ялтыраган дисбене күзәтә. Үзе әби – карчык үзе белән алып китәр дип куркып, әнисенә елыша төшә. Кочагына керде әнисенең, карчыкка ул – карамаска инде тырыша. Өйне яңгыратып, елый да башлый.

Алып баручы: – Әйе, әби аңа кесәсеннән шикәр алып бирә. Шикәр күргәч, Габдулла шатлыгыннан киенә башлый, кунак булып тиздән кайтырмын дип җыена ул карчык өенә. Ләкин бу аерылышу озакка сузыла.

Алып баручы: – Балалар, элек ир баласы (малайлары) булмаган гаиләләр бик авыр тормышта яшәгәннәр. Чөнки аларга артык җир бирелмәгән. Шәрифә әбиләрнең дә уллары булмый. Шуңа да ул Габдулланы үзләренә ала. Габдулла Шәрифә әбиләрендә авыр яши.

– Шәрифә әби бик усал була. Бервакыт Габдулла урамга чыга, ишек ябыла, һәм ул Шәрифә әбинең ишек ачканын көтеп, бик озак, беркат күлмәктән, яланаяк урамда, ишек төбендә басып тора. «Ник ишетми, инде, әбкәй, ник уянмый? Нигә килми ишек ачарга?» – дип яза ул.

– Күп вакыт үткәннән соң гына, Шәрифә әби, ачулана – ачулана, ишек ачып Габдулланы өйгә кертә. Салкын идәндә бик озак басып торганнан соң Габдулла бик нык авырый. Әнисе бу хәлне ишетеп, Габдулланы Шәрифә карчыктан килеп үзләренә алып кайтып китә. Әнисе янында яшәгән вакытларын Габдулла бик сагынып искә төшерә.

Алып баручы:    – Габдулланың бу шатлыклы көннәре озакка бармый. Аңа 4 яшь вакытта, Габдулланы бөтенләй дә ятим калдырып, газиз әнисе дә үлеп китә. Өйдән – өйгә йөри торгач, бай табигатьле, гүзәл Кырлай якларына килеп чыга. Ул Кырлайда шактый гына яши.

Нәкъ Казан артында бардыр, бер авыл Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Бала: Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,

           Урманнарын шуңа сөйгәндер.

            Шүрәлене җиңгән Батырның,

           Киләчәген алдан күргәндер.

 

 

«Шүрәле» әкиятеннән бер өзек күрсәтелә яисә укыла

Шүрәле белән уен (Уенның кайсысы булса да теләк белән уйнатыла)

«Тылсымлы сандык» (Шүрәле балалар белән уйнап ала.

1. «Кайсы әкияттән?» (Тукай әсәрләренә рәсемнәр күрсәтә, балалар җавабын әйтәләр)

2. «Бу нәрсә?» (Тукай әкиятләренә атрибутлар күрсәтә, балалар җавабын әйтәләр)

Җырлы – биюле уен «Әй, Шүрәле, Шүрәле»

Балалар: (Шүрәлене уртага алып җырлыйлар)

Ачуланган, турсайган, Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде, былтырга үпкәләрне.
Әй, Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле

Син яхшы бит, син әйбәт бит, бергәләп көлик әле.
Шүрәле. (җырлый).

Бигрәк озын кулларым, күзләрем йөреп тора.
Килеш – килбәтемне күргәч, көләсең килеп тора.
Мин Шүрәле, Шүрәле, чакыргач килдем әле.
Онытып үпкәләрне, көлдереп алыйм әле.

Соңгы бирем «Су анасы» әкиятеннән (тарак, көзге)

Бала: Ак каеннар, зифа наратлар, шагыйрь иткән аны бу яклар.

           Кырлайда ук бәлки тугандыр, Су анасы, алтын тараклар.

«Су анасы» әкиятеннән бер күренеш (Зурлар ярдәмендә)

Малай: – Исәнмесез, балалар?! Исәнмесез, тәрбияче апа?! Апа, сез Су анасын күрмәдегезме?

Тәрбияче белән малай арасында диалог: – Нигә кирәк ул сиңа?

– Нигә дип... кирәк инде (Таракны артына яшерә)

– Тукта, тукта! Син нәрсә яшерәсең анда?

– Яшермим. Мин бүген су коенырга баргач, басмада алтын тарак таптып. Иясе булмагач, алдым да өйгә кайтып киттем. Ә әни мине орышты. Ул Су анасыныкы булган. Су анасы мине эзләп безгә килгән, шуңа эзлим мин, апа. Таракны бирергә кирәк. Чәчләрен тарарга тарагы да юктыр хәзер. Нишлим инде апа?

– Ярый, кил монда. Әнә, күрәсеңме, Су анасы балалар белән сөйләшә.

Су анасы белән малай арасында диалог:

– Гафу ит, мине, Су анасы! Синең таракны мин алган идем. (Су анасына таракны бирә)

– Рәхмәт, дустым. Китереп дөрес эшләгәнсең. Балалар, кеше әйберенә тияргә ярамый, шулаймы? Әйдәгез әле, минем алтын тарак белән бер уен уйныйбыз. Тукай абыегыз да бәләкәй чагында иптәшләре белән уеннар уйнарга яраткан.

Уен: «Тарак кемдә?» (Уен түгәрәктә оештырыла. Су анасы тарагын тотып түгәрәк кырыеннан, балалар түгәрәктә йөри. Музыка туктагач, Су анасы кем артында кала, таракны бала артына куя «Тарак кемдә?» – дип сорый. Тарак кем артына туры килә шул балага җәза бирелә яисә шул бала уенны дәвам итә)

Алып баручы: – Габдулла Тукай кайсы гына авылда яшәмәсен, барлык авылларны, үзенең туган авылы кебек үк яраткан. Туган авылына, туган җиренә мәхәббәтен, туган якның матурлыгын, табигатенең күркәмлеген «Туган авыл» дигән шигырендә күрсәтеп бирә. Шуңа да туган авыл, туган җир турында күп кенә шигырьләр язган.

Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм. Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән ...

Җыр : «Туган авыл» Г.Тукай шигыре, көе. (Җыр барышында табигать күренешләрен чагылдырган слайдлар күрсәтелә – авыл, урман, чишмә). Челтерәп аккан чишмә тавышы ишетелә.

Алып баручы: – Балалар, ишетәсезме, чишмә челтери. (Чишмә челтерәве тыңлыйлар).

      

Габдулла Тукай бәләкәй чагында шул чишмәнең суларын эчеп, табигатьнең матурлыгына сокланып, еш кына шул чишмә янында утыра торган булган. Шуңа авылдашлары Г.Тукай истәлегенә, бу чишмәне Габдулла Тукай чишмәсе дип йөртәләр (Слайд күрсәтелә: чишмә, авыл).

2011 нче елда чишмәнең тирә –ягын чистартып, матур итеп өстен ясап куялар.

Алып баручы: – Габдулла Тукай кечкенәдән нечкә күңелле, табигать сөючән бала була. Авылны бик яраткангамы, һәр бөҗәк, һәр яфрак, һәр чәчәк белән серләшкән.

– Г.Тукай балалар өчен дә бик күп әкиятләр, әсәрләр язаган. – Балалар, ә сез Г.Тукайның тагын нинди әкиятләрен беләсез? (Берничә бала Г.Тукайның шигырьләрен сөйләп үтәләр).

«Бала белән күбәләк»

Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? 
Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?

Мин торам кырларда, болында, урманда; 
Уйныймын, очамын, якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа, чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә һәм тимә син миңа!

«Шаян песи»

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: 

Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; 
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; 
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; 
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; 
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

«Гали белән кәҗә»

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 

Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә

«Кызыклы шәкерт»

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Алып баручы:

Тормышыңда бәйрәмең аз булган

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ак чәчәкләр белән күтәреп. (Балалар чәчәкләрен Габдулла Тукай портреты янына вазага куялар)

 

Җыр: «Бәйрәм бүген» (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; 
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын: 
Ислемай сөрткән икән дөнья! дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән: 
Күңле нечкәргән! дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: 
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; 
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

«Тукай маршы» яңгырый.

1 бала: «Телсез идек – Тукай безне телле итте!»

2 бала   «Моңлы идек, син тагын да моңлы иттең!»

3 бала: «Көчле идек – син тагын да көчле иттең!»

4 бала:   «Аңлы идек – син тагын да аңлы иттең!»

Җыр «Туган тел» (аягүрә басып, барысы бергә җырлыйлар)

И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм – әнкәмне, ходам!

Алып баручы:

Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел» еңне.

Тормыш юлың синең кыска булды.

Иҗат юлың аннан күп кыска.

Ә җырларың тулы хокук белән
Мәңгелеккә керде тормышка.

(Җыр дәвам итә, балалар музыка астында залдан чыгып китәләр)

Ф.И.О. участника

Номинация

e-mail (актуальный)

Камалова Алсу Имамовна

(воспитатель по обучению детей татарскому языку МБДОУ №7 «Рябинушка»

Город Набережные Челны

Камалова

Аида Дамировна

(воспитатель по обучению детей татарскому языку МБДОУ №7 «Рябинушка»

Город Набережные Челны

«Литературное творчество»

Тема: «Мәңге яшә, яшьнә, яшь Тукай»

Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.