Габдулла Тукайның педагогик карашлары
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

МБГБУ «Мөслим урта гомуми белем мәктәбе»

Фәйзрахманова Гүзәлия Фоат кызы,

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габдулла Тукайның педагогик карашлары

2016

Эчтәлек

I   Кереш............................................................................................................. 2

II   Төп өлеш. Г.Тукайның педагогик карашлары...........................................3

а) Г. Тукайның педагогик фикерне үстерүе;

          ә) Тукай иҗатында  әхлак тәрбиясе;

          б) Тукай иҗатында  хезмәт тәрбиясе.

III   Йомгаклау ...................................................................................................6

IV   Файдаланылган әдәбият ............................................................................7


Кереш

Татар революцион демократик әдәбиятының күренекле вәкиле булган Г.Тукай мәшһүр сүз сәнгате остасы булу белән бергә танылган җәмәгать эшлеклесе, үткен публицист һәм бөек педагог та иде.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана.

Белем бирү, кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылды.

Г. Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына “Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе генә түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

Фәнни эшемнең максаты  Г. Тукайның шигырьләрен, мәкаләләрен өйрәнеп, мөгаллимлек карашларын ачыклаудан гыйбәрәт. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны  билгеләдем:

  • шагыйрьнең белем, тәрбия бирү өлкәсенә караган әсәрләрен барлау, аларны өйрәнү;
  • хезмәтләренә  бәя бирү;

Өйрәнү объекты һәм предметы -  Г. Тукай  әсәрләре.

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.


Төп өлеш.

Г. Тукайның мөгаллимлеген раслаучы төп һәм хәл иткеч сыйфат булып бала психологиясен, бала күңелен тирән аңлавы тора. Аның мөгаллимлек осталыгы тагын  шунда: ул укучысына уйларга, ишеткәннәргә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.

Г. Тукай сабыйлар тәрбияләүгә дә күп көч сарыф итә.

Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.

Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын тирән аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, кыйнауга, диспотизмга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын ачык чагылдырды, бу төр уку йортларында балаларның аңы зәгыйфьләнүенә, тупаслануына, имгәтелүенә, сәламәтлекләре какшавына, әхлаклары бозылуына әрнеде.

Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшләп килә. 1907 нче елда  әдип «Ана мәктүбләре» исемле  тәрбия сорауларын чагылдырган дидактик китап чыгара. Анда яшь буынны тәрбияләү буенча аналарга педагогик киңәшләр бирә. “Син чыдамлылык белән коралланып, иң әвәл баланың ышанычын вә мәхәббәтен үзеңә тартып алырга тырыш. Шул вакытта сиңа баланы тәрбия итү уңайланыр. Балалар мәхәббәт вә сөйкемле күз карашларга бик мохтаҗ булалар. Алар үзләренең шатлыгын вә хәсрәтен уртаклашырга бер кеше кирәклеген сизәләр...”

Шагыйрь   халык   авыз   иҗаты   әсәрләре нигезендә  балалар  өчен   «Шүрәле»,   «Су  анасы»   кебек   һәм башка  әсәрләрен  иҗат  итте,  шул ук  вакытта  ул  бернинди шүрәле,  су  анасы,   җен,  убырлы  карчыкларның  булмавын, боларның барысы да кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган булуын   укучыларга   аңлатып   үтте.   «Сабыйга»   шигыре   бу
яктан  бигрәк  тә  характерлы.   Сүз  уңаеннан  шул  хакта да әйтеп үтик. Г.Тукай иҗат чорында дини мотивлар яңгыраган кайбер әсәрләрен язгалады, әмма болар шагыйрьнең аерым динчеләргә мөнәсәбәтендәге принципиаль карашларын үзгәртмәделәр.

Укытучы хезмәтенә Г.Тукай тирән хөрмәт белән карый. Укытучы укымышлы һәм культуралы кеше булудан тыш, үз халкын яратучы һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәүче дә булырга тиеш дигән фикерне яклый талантлы педагог. Шагыйрь баланы тәрбияләүнең изге эш булуын ачыклады, шуңа күрә бу эш моңа сәләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген кисәтеп үтте. «Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ», дип язды Г.Тукай.[1]

Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйле булуын Г.Тукай тирән аңлады. 1909 нчы елны  Г. Тукай башлангыч мәктәпкә «Яңа кыйраәт» («Яңа уку»)  исемле дәреслек – хрестоматия булдыра. Китапны мәсәлдән башка фәнни, әхлакый эчтәлекле мәкаләләр һәм әдәби проза тәшкил итә.

1910 нчы елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясе дөнья күрә. Татар мәдәнияте тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу китап Октябрь революциясенә кадәр дә, аннан соң да бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итә. Дәреслекнең кереш өлешендә укытучыларга китап белән эшләү буенча методик киңәшләр бирелә. Г. Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнергә кирәклеген, картайгач бу эшнең мөмкин түгеллеген әйтеп, укучыларны ныклап кисәтә.

 “Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

                      Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”-ди  “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

“Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

                        Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”,- дип яза “Эшкә өндәү” шигырендә.

Хезмәт-тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы икәнлеген  түбәндәге шигъри юллар белән әйтеп бирә.

“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...”

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”.

                                     (Г. Тукай “Эшкә өндәү”)

Шагыйрь шулай ук “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Гомер юлына керүчеләргә”, “Эш”, “Имтияз (Мактау кәгазе) алган бала”, “Бәхетле бала” шигырьләрендә дә хезмәтне, тырышлыкны бәхет чыганагы итеп карый, эш сөючәнлекне, уңганлыкны  мактый. Хезмәткә мәхәббәт тойгысын кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклекне әйтә. Ә инде ялкаулыкны, иренгәнлекне, тормышта бары тик рәхәтлек һәм уен-көлке генә эзләп йөрүчеләрне тәнкыйтьли. Мәсәлән,

“Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә”.

                                          (Г. Тукай “Эшкә өндәү”)

Димәк,  Г. Тукай үз иҗатында  баланың һәрьяклап үсешенә ирешүдә хезмәт тәрбиясенең  әһәмиятен күрсәткән.



Йомгаклау

Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә.

1908-1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап, түбәндәге исемдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911). «Җан азыклары» (1912). Аларда, шигырьләреннән башка, «Шүрәле», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык әкияте» кебек һ.б. зур күләмле әсәрләре дә урын алган.

Г.Тукайның җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.

Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән мөгаллим дә. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

Кулланылган әдәбият

  1. Габдулла Тукай. Шигырьләр, поэмалар (1909-1913) 2 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975
  2. Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы. Казан 2003.- 267б.
  3. Исламов Ф.. Габдулла Тукайның педагогик карашлары.-“Тәрбия” газетасы
  4. Миңнегулов Х. Й. Гасырлар өнен тыңлап.-Казан: Мәгариф, 2003
  5. Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979
  6. (Файзрахманова)


[1] (Г.Тукай. Әсәрләр, 4 томда, 3 том, Казан, 1976, 155 бит.)

У вас нет прав для создания комментариев.