Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү аша гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү
Хузина Г.Р., Татарстан Республикасы
Әгерҗе муниципаль районы
МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. Моңа кадәр безнең җәмгыять кеше тәрбияләнүне мораль кодекска, пионер, комсомол, партия оешмаларының уставлары, дәүләт органнарының боерыкларына таянып алып барды. Тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачып бирә алмадык. Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып әхлак тәрбиясе тора. Хәзерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, ә әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.
Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда нәфислек, күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә гыйбарәт алышудан гыйбарәт. Бу дәресләр шулай ук укучыларны уйландырырга, моңландырырга тиеш.
Укучы ул – кеше. Кеше, шәхес – иң бөек кыйммәт. Шуңа күрә дә без, укытучылар, һәр укучыда талантлы, узенчәлекле шәхесне күрә белергә, гуманлы фикерләү рәвеше, кешелекле кеше тәрбияләргә бурычлыбыз. Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек дәресләр махсус программаларга язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укытучы узенең көндәлек эше, укучылар белә аралашуы аша даими рәвештә алып бара, үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр гамәле белән гуманлылык дәресләрен бирә. Бу яктан тел һәм әдәбият дәресләре бик тә отышлы. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә йогынты ясый, эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.
Бу җәһәттән шагыйрь Г. Рәхимнең бер мәкаләсеннән өзек китереп үтәм: "Дөньяда матурлык белән бергә ямьсезлек тә яши. Бар гадел булмаган сугышлар, бар кеше үтерүчеләр, бар исерек башлар, бар усал телле хатыннар, бар әшәке ирләр. Сәнгать матурлыгының могҗизалы көче шунда ки, ул әнә шул ямьсезлекне күрсәтү аша да кешеләрне матурлыкка, яхшылыкка этәрә. Ямьсезлекне рәхимсез рәвештә фаш иткән сәнгать әсәре кеше күңелендәге матурлыкны арттыра, ямьсез хисләрдән чистарта. Сәнгатьтәге матурлыкның төп вазифасы да кеше күңелендәге, объектив тормыштагы матурлыкны арттыруда, ямьсезлекне киметүдә.»
Боларны тормышка аштыру өчен, әлбәттә, укытучыдан иҗади эш таләп ителә, ягъни методикада булган алымнарны узенчә, иҗади файдалана белүе кирәк, һәр баланы шәхес итеп күрә белү зарур. Һәр баланың да иҗат мөмкинлеге, сәләте бертөсле булмый, әлбәттә. Ләкин бала әдәби телең байлыгын, гүзәллеген тоярга, үз фикерне төгәл, матур, образлы итеп әйтеп бирә белергә тиеш.
Халык педагогикасы – иң төп тәрбия чарасы. Мәкаль, әйтем, табышмакларга без еш мөрәҗәгать итәбез. Мәкальләрнең мәгънәсен ачып бирерлек итеп хикәя, инша, әкият язу, мәзәкләрне дәвам итү кебек иҗади эшләр дәресне җанлырак, кызыклырак итә.
Укучыларның иҗади эшләрен караганда, бер мөһим нәрсә күзгә ташлана: бала нинди генә булмасын – яхшы укыймы ул, әллә бик йомшакмы – һәркайсының эшендә сафлык, керсезлек, кешеләргә ышану, игелек эшләргә омтылу кебек күркәм сыйфатлар барлыгы күренә. Әйе, бер генә начар уйлы эш тә очрамый. Гаҗәп кызык фикер йөртә икән укучыларыбыз!
Төрле метод һәм алымнардан, яңа төр укыту технологияләреннән файдалану хезмәттә уңышларга ирешүгә юл ача. Дәрес – сәяхәт, дәрес – концерт, дәрес – бәхәс һ.б. балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерә, танып – белү эшчәнлеген арттыра, шәхес итеп формалаштыруны камилләштерә. Мәсәлән, Муса Җәлил, Р. Миңнуллин, Г Исхакый, Ф. Кәрим иҗатлары буенча үткәрелгән дәрес – концертлар; Г Исхакый "Көз", Ф. Әмирхан "Хәят", Ә. Еники "Рәшә" – бәхәс дәресләр укучы күңеленә әхлак орлыкларын салып калдырды, эстетик зәвык формалаштыруда ярдәм итте дип уйларга җирлек бар.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен дәрес – экскурсия, әдәби кунакханә, телдән журнал формалары да тулы мөмкинлекләр ача. Чөнки бу дәресләрдән соң укучыга төрле иҗади биремнәр, эшләр тәкъдим ителә. Балалар үзләренең хис-тойгыларын, уй-фикерләрен кәгазь битләренә төшерәләр. Барысы өчен дә төп таләп, әлбәттә, - образлылык, хиссиятлелек.
Әдәби геройга хат язу алымын укучылар бик яратып кулланалар. Монда инде укучының эчкерсез уй-фикерләре, геройга карата үз мөнәсәбәте ачык чагыла. Ф. Хөснинең "Йөзек кашы"ннан Айдарга, М. Кәрим "Озын –озак балачак" -Әсгать, Ф. Әмирхан "Хәят", - Хәят, Т. Миңнуллин "Илгизәр+Вера", "Әниләр һәм бәбиләр" әсәрләреннән Верага, Илгизәргә, Дилеммага ачык ачык хатлардан күренгәнчә, заман чиренә, милләтебез афәтенә әйләнә барган катнаш никах, бала тәрбияләү һ.б күренешләр укучыны битараф калдырмый. Кискен гаепләү сүзләре дә еш яңгырый язма эшләрдә:
"Дилемма, ай-һай үкенерсең син! Ләкин соң, бик соң булыр! Синең кебекләрнең кылган гөнаһларын Җир-Анабыз ничек юар микән? Синдәй бәгерьсезләрне җир ничек күтәрә икән?»...дип яза Алсинә. Альбина исә Илгизәргә әйтәсе фикерен турыдан бирә: "Җебегән син, Илгизәр! Кая синең үз фикерең, үз юлың? Үз баласына да хуҗа була алмаган, иманын саткан синдәйләргә каберең якын булмасын!"
Әйе, уйланырга, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясарга, киләчәккә үз юлыңны билгеләргә, кешеләр күңеленә рәхимлелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчәргә ярдәм итә ул язма эшләр.
"Әсәрне син ничек дәвам итәр идең? дигән сорауны мин Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыгач еш куям. Күп кенә укучылар, Гөлбикә, Суфияннарның вөҗдән газабы кичерүләрен, әниләренең каберенә барып гафу сорауларын, әтиләре каберләренә таш куюларын үз күңелләре аша үткәреп, бик образлы язмалар бирәләр.
Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше шәхес була алмый. Шуның өчен милли йолалар, милли бәйрәмнәр, киемнәр кебек үзенчәлекләрне балаларыбызга җиткерергә, аңлатырга телибез. Мәсәлән, Г. Ибраһимов "Алмачуар", Г. Тукай "Исемдә калганнар" һ. б. әсәрләрне өйрәнгәннән соң, Сабантуе турында чагыштырма сочинение язарга тәкъдим ителә. "Ниләр ошамый хәзерге сабантуйда?" дигән сорауга иң беренче чиратта эчүчелек күренешен атыйлар балалар.
Халкыбыз: " Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән", - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Әдәби әсәрләр, язма эшләр укучыларны халкыбызның рухи байлыгы, күркәм йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы, тамырлары, дине белән кызыксынуга этәрә. Иң кыйммәтле, тиңсез байлыгыбыз "Коръән"не кулына ала бала. Җ. Рәхимовның "Батырша" әсрен укыгач, күпләрдә Коръән белән кызыксыну арта. "Батыршаның көче – Коръәндә, ә Коръәннеке нәрсәдә? дигән сорау мине шушы изге китап белән якынаерга, аны аңларга теләргә этәрде", - дип яза Марат.
Төрле конкурслар, чаралар да иҗат активлыгын үстерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. "Чиста сүз" акциясенә кушылып, бер яктан сөйләм культурасын үстерүгә игътибарыбызны юнәлтсәк, икенче яктан иҗади сәләтләребезне сынау мөмкинлеген күрдек. "Яңарыш", "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газеталарында иҗат җимешләребез басылып килә.
Шунсын да әйтергә кирәк, без укучыларның барысын да иҗатчы итә алмабыз, билгеле. Әмма аларда үз эшеңә җитди кару, әдәбиятны ярату, милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү бик мөһим. Шулай итеп, укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар итү һәм һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү – яңа буын бәхетле булсын өчен кирәк ул.
Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.
Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.
Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

Вложения:
Скачать этот файл (Статья Хузина.doc)Статья Хузина.doc[ ]48 kB