ГабдуллаТукай истәлегенә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе. (Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий) ТР Саба районы Килдебәк авылы бакчасы. Тәрбияче: Губайдуллина Ф.И.

Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.
       Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

                             Эшчәнлек барышы 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

 З. Яруллинның «Тукай маршы» астындабалаларзалгакерәләр.

Алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн, кадерле балалар!

Хәерле көн, хезмәттәшләр!

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм! 

Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,

Җылы якка кошлар кайтканда

Туган көнең синең бөек Тукай,

Олысы да, кечеседәитәтантана.

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.
Җыр:


       Иртә

Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана, 
Кояш чыгып, нурлары 
Төшеп җиргә ялгана.

Торды халык, уянды: 
Шау-шу һәрбер төшләрдә; 
Көтү-көтү менмәктә 
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар 
Мәктәп таба баралар; 
Букчалары артында, 
Алар гыйлем дәртендә.


Җырдан соң балалар тезелеп чыгып китәләр.

Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына чиләк тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.

Бала: Нинди матур күбәләк! Курыкма, мин сиңа тимим, минем синең белән сөйләшәсем генә килә.(Кулын суза)

Күбәләк: Мин синең белән сөйләшергә риза, тик тимә син миңа. (Күрсәткеч бармагы белән күрсәтә.)

Бала белән күбәләк җыры:


Бала: Әйт әле, Күбәләк,                              

           Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

           Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.


Бала: Күбәләк мин сиңа тимим, әйдә дус булыйк, бергәләп уйнап алыйк. Син оч, ә мин сине куам.

Күбәләк: Син бик тәртипле бала икәнсең, мин синең белән уйнарга риза. (Күбәләк кулларын әкрен генә җилпеп йөгерә, ә бала аны куа, урман аланына килеп чыгалар. Анда алар Шүрәленең Былтырны күзәткәнен күрәләр дә куркып чыгып китәләр. Былтыр балтасы белән агачка суга берни дә күрми).

Шүрәле(Агач артына поскан килеш): Әһә, миңада уйнарга иптәш булды. (Былтырның артына әкрен генә киләдә әле бер ягына, әле икенче ягына сузылып карый Былтырга әкрен генә төртә . Былтыр кулын маңгаена куеп әле бер, әле икенче якка карый Шүрәлене күрми, җилкәсен сикертә дә эшен дәвам итә).

Шүрәле: Әй, син егет нишләп йөрисең минем урманда, кем рөхсәт бирде сиңа утын кисәргә?

Былтыр:Нигә алай дисең, әй урман сарыгы, мин бит корыган агачларны гына алам, урманны гына чистартам бит.

Шүрәле: Я, ярый,ярый чистарта бир, тик башта әйдә кети–кети уйнап алыйк әле, минем бармакларым тик шуңа яралган.

Былтыр:Ярый соң, уйнарбыз, тик иң элек син миңа бу агачларны арбага салырга булыш. (Күрсәтә)

     Шүрәле: И-и-и шулда булдымы эш, әйдә тизрәк нишлим кай төшеннән тотыйм? (Былтыр янында йөгереп кенә йөри).

Былтыр: Ашыкма, ашыкма урман сарыгы хәзер, кил әле монда күрәсеңме бу агачның ярыгын, тык шунда озын бармакларыңны шуннан тотарсың бүрәнәне.

Шүрәле:(Шүрәле бармакларын бүрәнә ярыгына тыга) Әйдә – әйдә тизрәк эшләп бетерик, минем тизрәк сине кытыклыйсым килә. (Былтыр агач башындагы чөйне балтасы белән бәреп төшерә,Шүрәле кычкыра башлый). Ай –яй –яй авырта, бармакларым бик ныкъ авырта, җибәр зинһар өчен.

     Былтыр: Нигә дип шул кадәр каты итеп кыч кырасың, әй урман сарыгы?
Шүрәле:
Җибәр зинһар өчен моннан соң бер кемгә дә тимәм сүз бирәм. Бигрәк авырта бит бармакларым.(Былтыр аңа карамыйда атын алып китеп бара ). Әй-й-йисемең ничек ичмасам исемеңне әйт иптәшләрем килеп кем кысты дип сорасалар кем дип җавап бирим?

Былтыр: Былтыр кысты диярсең, Былтыр минем исемем. (Былтыр борылып әйтәдә китеп бар, чыгып китә.Урман аланында учак яныныда бүреләр казан асып ботка пешереп утыралар. Капчык күтәреп Кәҗә белән Сарык килеп керәләр.

   1 нче бүре: Карагыз әле дусларым ботка янына иттә булды бит. (Кәҗә белән Сарыкка төртеп күрсәтә. Шул вакыт Кәҗә Сарыкка).

   Кәҗә: Кая әле Сарык капчыктагы иң олы бүре башын алып бир әле. (Сарык капчыктан бүре башын алып бирә Кәҗәгә).

Кәҗә:И-и-и Сарык капчыктагы бүре башы бит унике, мин бит сиңа иң олы бүре башын алып бир дидем.

   Сарык: И-и-и кәҗә хәзер, хәзер табып булмый бит әле иң олысын (Үзе капчыктан баш карый) Менә монысы ничегрәк булыр икән?

Кәҗә: Монысы ярыйсы, тик тагында зуррагы булырга тиеш иде кара әле. (Сарык һаманда капчыктан бүре башы эзли, бүреләр куркуга калалар)

1 нче бүре: Карагыз әле дусларым ботканың суы беткән мин су алып килим әле.(Тиз генә йөгереп чыгып китә. 2 нче бүре, 3 нче бүре, 4 нче бүредә шулай дип бер-берартлы чыгып бетәләр)

Сарык: Кәҗә дус куркыттың бит миннән тагын бүре башы сорап. Ярый әле хәйләңне тиз аңыштым, болайда куркуымнан бөтен җирем калтырый иде.

Кәҗә:Үземдә белмим ничек башыма килгәдер ул бүре башы. Минемдә куркуымнан бөтен җирем калтырый иде. Ярый әйдә ботка суынганчы ашап алыйк. (Ботка ашыйлар)
Сарык: Тамак туйды хәзерял итсәктә була иртә белән юлны дәвам итәрбез. (Учак кырыена яталар, торыпбасалар).

Кәҗә: Сарык син өйне, туган авылны сагындыңмы?

Сарык: Нинди сагынмаган ди ул. Әйдә әле туган авылым дигән җырны җырлап алабыз.


Җыр:“Туган авылым”

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.


Кәҗә:Әйе шул, туган нигез сагындыра икән, тизерәк кайтыйк өйгә. Моннан соң кышка җитәрлек печәнне үзебез әзерләрбез.

Сарык: Сусадыкта елга буеннан кайтырбыз.( Капчыкларын алып китәләр. Басмада су анасы чәчен тарап утыра, агачлар артыннан су анасын малай күзәтә. Су анасы торып баса, суга сикергән кебек хәрәкәт ясыйда чүгәләп утыра. Малай йөгереп чыгада таракны алып йөгерүен дәвам итә. Су анасы торып басада тарагының юклыгын күреп алып малай артыннна куа башлый ).

Су анасы: И-и-и карак, бир минем алтын таракны.(Кулын болгый- болгый йөгерә, малай алдан йөгерә, эт тавышлары килә. Өй янында бер эт утыра,улда эт булып өрә малай аның янына йөгереп бара. Су анасы чыгып китә).

Малай: Рәхмәт сиңа Акбаем коткардың бит теге Су анасыннан. Әйдә үзеңне утырырга өйрәтим әле.

Кызыклы шәкерт

Малай:   -Әйдәле, Акбай, утыр син, арт аягың белән тор,

         Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай: -Ник газаплыйсың болай син мине, мин әле бик кечкенә,

         Мин туганга тик ике ай булыр, йә өч кенә.

         Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

         Шул болыннарда ауныйсым, шунда уйныйсым килә.

Малай:     -Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй, олыгайгач җайсыз ул,

         Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Маэмай: Нигә кирәк миңа болар, әнә Галигә кара кәҗәсен печән белән сыйлый. Синдә миңа сөт бирер идең ичмаса, юк-бар белән газаплаганчы. (Кәҗә тәрәзәдән башын чыгарган Гали аңа печән бирә. Малай шигырьне сөйли Гали белән Кәҗә хәрәкәтләрен ясыйлар )

Малай:    

Гали белән Кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Маэмай: Әйе шул, Кәҗә бик дөрес эшли, рәхмәт әйтә.(Идәннән таракны алып малайга бирә). Бар хәзер синдә Су анасына тарагын алып барып бир, каракланырга, сорамыйча кеше әйберен алырга ярамый. (Малай башын иеп чыгып китә, аның артыннан маэмайда чыгып китә).

 

Кәҗә: Гали кара әле, кара әле нинди матур пар атлар килә чаптырып. (Ат булып киенеп бер бала, икенчесе Г.Тукай булып атны бау белән тотып керәләр )

Гали: Әйе шул бигрәк төз, матурлар. Кәҗә дустым кара әле Габдулла Тукай утырган түгелме соң ул пар атларга, әйдә карыйк әле. (Г.Тукай булган бала “Пар ат” җырын җырлый).

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; 
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! ҖиттекКазанга, алдыбызда бит Казан».

Г.Тукай: Инде менә язлар җитте, аннан җәе, көзе, кышы да җитәр. Гомер шулай үтә, аккан сулар кебек. (Атын җигеп чыгып китә).

         Г.Тукайның “Көз” дигән җырының көе яңгырый, ел фасыллары керә. Уртага басалар.

Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?! (Балаларҗавапбирәләр: “ЯЗ”)

 

Җәй: Ашлыкларүсте, башакларпеште,

Кояшпешерә, тиргәтөшерә.

Халыкашыга, китәбасуга,

Урагын ура. Букайчанбула? (Балаларҗавапбирәләр: ҖӘЙ”)

Көз: Кырлар буш кала,

Яңгырларява.

Җирләрдымлана,

Букайчанбула? (Балаларҗавапбирәләр: “КӨЗ”)

Кыш:Һәрҗиркарланган,

Суларбозланган.

Уйныйҗил, буран.

Букайчан, туган? (Балаларҗавапбирәләр: “КЫШ”)

 Алыпбаручы: Беләсезикән! Тукай абыегызһәр ел фасылыняраткан, шуңабагышлап “Ел фасыллары” шигыренязган. Менә тагын язлар җитте җылы яклардан туган якларыбызга кошларда кайта башладылар.

“Карлыгач” җырының көе яңгырый очып Кара карга аның артыннан карлыгач керәләр, өй кырыена килеп басалар.

                       Карга
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. 
Карга, мескен, җырлыйбелми, кычкыра тик: «кар» да кар дип.

Карлыгач булып кергән бала хәрәкәтләр ясап җырлый.


                   Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күпэшләдеиренмичә; бара-бара 
Чыгардыулматур-матурбалалар да.

АчыксаларКарлыгачныңбалалары, 
Чебен-черкитотыпкайтааналары.


Алыпбаручы: Нәни Габдулла әнисен хәтерләми. Апалары сеңелләрен йоклатканда бишек җыры җырлауларын тыңларга ярата торган булган. Шулай итеп ул бишек җырын иҗат иткән.

Бер бала “Бишек” җырын җырлый бала караватын тирбәт


Бишек җыры

Әлли-бәлли итәр бу, 
Мәдрәсәгә китәр бу; 
Тыршып сабак укыгач, 
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен, 
Йом, йом күзең, йолдызым; 
Кичтән йокың кала да, 
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем, 
Хикәятләр сөйләрем; 
Сина теләк теләрем, 
Бәхетле бул, диярем.



Алып баручы: Балалар сез дә кечкенә вакытта әниләрегез сезне йоклатканда бишек җырларын җырлап йоклатканнар.
Кичә һәм бүген

Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.

Әй кояш нурлы – ачылган бакчаларның гөлләре;

Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!

Менә, дусларым, нинди күңелле кичәбез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

У вас нет прав для создания комментариев.