Тукай теле –туган тел.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

МБОУ «Нурлатская СОШ ЗМР РТ»

Конкурс по направлениям

“Литературное творчество”

Гайнуллина Хания Маратовна

2018 год

Тукай теле –туган тел.

Туган телебезне-Тукай телен

Күз карасы кебек саклыйбыз.

Кечкенәдән “Туган тел”не җырлап,

Тукай шигырьләрен ятлыйбыз.

Балачакның якты мизгелләре,

Тылсым иле-Әкият илендә.

Су анасы,шүрәле дә монда

Сөйләшәләр туган телемдә.

И туган тел,и матур тел диеп,

Тукаебыз аңа табынган.

Җирдә бик аз яшәп,шигырьләрен

Олы мирас итеп калдырган.

Шигырьләре аның тугры юлдаш,

Киләчәккә атлап барганда.

Тукай исеме якты маяк булып

Яши һаман безнең арада.

8 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Хания Марат кызы.

У вас нет прав для создания комментариев.