“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах” сочинение и стих
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Заявка на Республиканский открытый конкурс творчества 

“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”

Ф.И.О. ученика

Класс 

Школа

Ф.И.О.    руководителя

Номинация

e-mail (актуальный)

Номер телефона

Заказ материала (оставьте только тот, который заказываете)

Мухаметдинова Эльгина  Ильсуровна

10

МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов»

Камаева Эльмира Рустямовна

«Литературное творчество» 

Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

89274060651

89061163420

Диплом 

          Ялкын юлы

                                   ( Нәсер )

    Имән өстәлгә тып-тып итеп эрегән балавыз тама. Тама да, күз яшьләре төсле катып кала. Бу күз яшьләре инде биһисап җыелган, ә шәм очында кечкенә ялкын бии-бии яна бирә. Нәрсә турында уйланасың син, ялкын? Ни өчен кечкенә генә булсаң да, тынгылык таба алмыйча күккә ашкынасың, үзеңне яшәргә мәҗбүр иткән шәмне елатасың, кечерәйтәсең, имән өстәлне аның сагышлы саргылт күз яшьләре белән күмәсең?

    Ялкын. Ничәмә-ничә тере җанны елаттың син! Ничә миллион кешене йортсыз-җирсез калдырдың да,  ничәсен менә шушы шәмне йоткан шикелле йоттың, корбан иттең? Сугыш кырларында да шәм урынына корбан итеп елаткан икчез-чиксез шәһәрләрне, ятим авылларны, яшел шәлләрен бөркәнгән урманнарны, иген исе аңкып торган алтын кыр-басуларны үз эчеңә алганда ниләр кичердең соң син, ялкын? Ерткыч фашист кулында тыңлаучан корал булганда нишләдең? Әүвәлгечә күккә ашкынып биедеңме, әллә инде акылын җуйган кыргый җанвар кебек , һәр күргән  җан иясен юк итәргә теләп ярсыдыңмы?

    Ләкин  син бит һәрчакта да андый аяусыз булмадың! Сине  күрәм төсле: син кечкенә салкын йортта, төзек булмаган  тимер мич эчендә, тырышып-тырышып,  чи, юеш  ботак-чатакны "кимерергә" омтыласың.  Сиңа авыр, чыланган “ ризыгың” сине сүндермәкче була, ләкин син бирешмисең, чаж-чож килеп яна бирәсең, чөнки сиңа яшәргә,  ачы кышкы салкынны өйгә кертмәскә, җылынырга теләп, аркаларын тимер мичкә сөягән балаларны саклап калырга кирәк. Син - аларны якты дөньяда тотучы бер нечкә җеп; син өзелсәң, алар да өзелә.

   Кара, таныйсыңмы үзеңне? Син тагын өстәл өстендә, тагын җем-җем итеп янасың, тагын кечкенә шәм кисәге күз яшьләрен коя. Шулай да нәрсәдер башкача: әлеге тамчылар җыелып ятмыйлар. Син дә җемелдәвеңә карамастан, ничектер куркыбрак, ялт-йолт итеп, як-ягыңа каранып торасың, салмак кына җил сине качарга өнди. Син тагын бирешмисең, караңгы бүлмәгә бераз гына булса да яктылык өләшәсең, чөнки янәшәңдә  куллар, талпына-талпына,  газиз балаларына, ерак фронтка хат яза. Тиздән бу куллар кайнар күз яшьләренә чумган кәгазь битен ерак юлга җибәрер. Әлеге хат хуҗасына барып җиткәнче, чолганышта калган шәһәрләр аша, коточкыч ялкын биләп алган яу кырлары аша үтәр. Һәм вакыты җиткәч, арыган солдат окопында тагын сине шырпы башына булса да кундырып, туган җиреннән килгән сәлам хатын  укыр.

   Бик тиздән, ямьле май иртәсендә син җиңү салюты булып күккә ашарсың! Кабат син һәм синең җем-җем килгән күзләрең...

У вас нет прав для создания комментариев.