Эссе «Бөек шагыйрь Габдулла Тукай!»
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

ТР ЗМР 25нче номерлы “Аленушка” с. Осиново ММБББУ тәрбияче: Корнеева Лилия Ринатовна


«Бөек шагыйрь Габдулла Тукай!»

    Мин Татарстанда тудым, Казан шәхәрендә . Мәктәптә татар телен укып үстем. Шулай итеп,  Габдулла Тукайның бөек шагыйрь икәнен мин яхшы беләм.

    Габдулла Тукай.... Бу исемне ишетмэгэн, белмәгән кеше бар микэн? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр... Татар милләте генә тугел, Тукай исеме башка милләтләргә дә бик таныш.

    Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Ел саен бу бөек шагыйрьне искә алалар,төрле чаралар үткәрәләр. Балалар аның “Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән  танышалар. Бала чакта Тукайның " Шүрәле" поэмасын укыгач миндә аның иҗатына соклану тагын да артты. Без укытучы апа белән аның “Су анасы”, “Шурәле”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштердек. Бик күп әсәрләренә рәсемнәр ясадык. “Туган тел” шигыреннән башка бер бәйрәм дә утми иде безнең мәктәптә. Хәзер дә шулай, бу бик күңелле күренеш.

    Тукайның нинди генә әсәрен алсаң да, һәрберсен онытылып укыйсың. Алар шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның һәр әсәре тәрбияви моментларга бай. Кайсысыдыр урламаска, кеше әйберенә тимәскә ойрәтә, кайсысыдыр зирәклеккә ойрәтә, кайсысыдыр куңелдә Туган якка карата мәхәббәт уята...Ул безнең халыкны акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

     Габдулла Тукай иҗаты - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь! Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә. Сүземне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Татар теле – бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

                                                                                 Корнеева Лилия Ринатовна.

У вас нет прав для создания комментариев.