Зинһар өчен, куркытмагыз!
Рейтинг:   / 50
ПлохоОтлично 
Габдулхакова

Аделя

Наиловна
6 МБОУ “Мамаширская СОШ” Кукморского муниципального района РТ Сафиуллина Нурзида Шайдулловна Литературное творчество

Зинһар өчен, куркытмагыз!

«Эш беткәч уйнарга ярый»

Шигырен миңа әни.

Ничә кабат сөйли микэн ?

Тыңла инде, ди әти.

Тыңламасаң ,эшләмәсәң,

Уйнап йөрсәң эшләми,

Урманга баргач Шүрәле,

Былтыр сине тешләр, ди .

Ә мин әйтәм , ул тешләми ,

Бары кытыклый белә .

Ул Шүрәле хәтта инде ,

Минем төшкә дә керә .

Тукай абый исән булса,

Миңа булышыр иде .

Шүрәлене кире дәшеп ,

Китапка ябар иде .

Шүрәлене генә ябып ,

Котылмассың, ди әби.

“Су анасы “ да бар бит,

Әле ансыннан курык, ди .

Куркам инде, тик сиздермим ,

Мин бит тарак алмадым .

Әйбер урлап , әйбер талап ,

Мин бит оятка калмадым.

Инде хәзер мин сүз тыңлыйм ,

Эш беткәч кенә уйныйм .

Чөнки инде “Шүрәле “ дип,

Куркытудан мин туйдым !

У вас нет прав для создания комментариев.