Кырлай егетенә!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Воспитатель Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Центр развития ребенка - детский сад" г. Нурлат Республики Татарстан Камалова Гульназ Габдулловна Литературное творчество»

Кырлай егетенә!

Ак биләүгә төреп бишек җырын

Көйләүче булды микән аңа?!

Ана назы татлы төш булгандыр

Ятим калган нәни Тукайга!

Үксез бала булып саналсаң да,

Кагылсаң да чит-ят җирләрдә.

Калкан булды язган шигырьләрең,

Каршы торды кырыс җилләргә!

Бала чакны сагыну сагышларың

Моңнар булып аккан йөрәгеңнән.

Еллар арты еллар сиздерделәр

Син халкыңа әле кирәгеңне!

Иҗатыңа һәрчак сокланабыз,

Милләтнең син – якты өмете.

Халкыбызның – бөек киләчәге,

Горурлыгы – Кырлай егете!

Камалова Гөлназ Габдулла кызы

У вас нет прав для создания комментариев.