Йөзек кашы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гусамова

Зиля

Газинуровна
5 МБОУ «Малосуньская ООШ» Мамадышского Муниципального района РТ Гусамова Разина Файзулхаковна, учитель татарского языка и литературы Литературное творчество – стих

Йөзек кашы

Әдәбият дәрьясында

Акчарлакка тиң Тукай!

Һәрчак аяз зәңгәр күктә

Йөзгән якты йолдыздай.

Тормышның авыр юлында

Бик яшьли атлап китте.

Кечкенә Апуш исеме

Даһи Тукайга җитте.

Өч дистәгә тулмый калды

Бөек шагыйрь гомере.

Сүнгән йолдыздай атылды,

Кыска булды гомере.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Жырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Яшь буынга үрнәк булып,

Балкый Тукай бүген дә.

Татарның ул йөзек кашы,

Якты ае күгендә.

ТР Мамадыш районы

Кече Сон төп мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

Гусамова Зилә Газинур кызы

У вас нет прав для создания комментариев.