Сүнмәс йолдыз.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гараева

Чулпан

Ленаровна
6 класс "Гимназия 8-Центр образования" Насибуллина Эндзе Шамилевна Аскарова Гульнар Фаритовна Литературное творчество – стих "Сүнмәс йолдыз"

Сүнмәс йолдыз.

(Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышлана.)

Ямьле язның матур апрель ае

Бөек Тукай туган дөньяга.

Ничә буын инде татар халкы

Туган телең тыңлап уяна.

Ләкин әле халкым бу вакытта

Бөек Тукай диеп белмәгән

Аның өчен гади бер бала син,

Нәни Апуш, диеп сөйләгән.

Бер ел үтә, ике, өченчесе

Дүртенче ел үтә тәгәрәп.

Менә шушы елда ачы хәсрәт

Көтеп тора сине сагалап.

Эх, син язмыш, ничек жәлләмичә,

Шундый юлга аны салгансын?

Япь-яшь килеш нәни генә башың

Шып-шыр ятим булып калгансың.

Менә шунда инде бу тормышның

Авыр камчылары башлана.

Балачакның үксез авырлыгы

Бер-бер артлы өскә ташлана.

Кулдан-кулга йөреп үтә гомерең

Базарларда, хәтта, сатыла.

Бер-бер артлы сыный кайгы-хәсрәт,

Синең язмыш шулай языла.

Кем уйлаган икән шул чагында,

Апуш Бөек Тукай булыр дип.

Татар әдәбияты күгендә

Сүнмәс йолдыз булып янар дип.

“Су анасы”, “Шүрәле”ңне укып,

Күпме буын инде үстеләр.

Су ананың толымнарын үреп,

Былтыр белән утын кистеләр.

“Кәҗә сарык” әкиятен тыңлап,

Урманнарда бергә йөрделәр.

Гали белән кәҗә бик дус булып,

Тату матур гомер сөрделәр.

Әкиятнең инде һәр сүзен дә

Яттан сөйли татар баласы.

Бу әсәрләр үгет-тәрбиянең

Иң изге һәм олы анасы.

Тормыштагы барлык авырлыклар

Нигә икән сиңа килгәндер?

Нигә Раббым кырыс язмышны да

Жәлләп кенә сиңа биргәндер.

Татар әдәбияты күгендә

Якты йолдыз, сүнмәс маяк син.

Киләсе буын өчен дә

Җуелмас хәзинә син.

У вас нет прав для создания комментариев.