Су анасы юк икән
Рейтинг:   / 29
ПлохоОтлично 
Габидуллина

Диляра

Замилевна
воспитанник ДОУ МБОУ “Мамаширская СОШ” (дошкольная группа) Кукморского муниципального района РТ Габдулхакова Ляля Минтимеровна Литературное творчество

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Мәмәшир урта мәктәбе (мәктәпкәчә төркем)

Җитәкче:Габдулхакова Ләлә Минтимер кызы

Автор:Габидуллина Диләрә Җәмил кызы

Су анасы юк икән

Су анасын күрергә дип ,

Килдем җәен елгага.

Ләкин күпме көтсәм дә юк,

Тотындым мин еларга.

Су анасы да күренми,

Юк алтын тарагы да,

Ник Тукай абый алдаган ?

Юк икән карагы да.

Чабып карадым мин ойгә,

Этләр арттан чапмады.

Куып тотып чалбарның да ,

Балагыннан капмады.

Әкият икән су анасы ,

Суда яшәми икән.

Ник алайса Тукай абый ,

Безне алдады икән.

Әбием мина анлата ,

Тукай алдамаган, ди .

Сезне тәртипле итәргә,

Ул бары уйлаган ди .

Тукай тәрбиясе шундый ,

Беркайчан да урлама!

Теге- начар, бу- әшәке ,

Диеп кеше хурлама .

Сүз бирәм Тукай абыйга ,

Кеше әйберен алмам .

Рөхсәтсез әйберләр урлап ,

Адәм хурына калмам.

У вас нет прав для создания комментариев.