Тукай керде бүген төшемә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Березкинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» Ибрагимова

Гульнар

Ильсуровна
“Литера-турное творчес-тво” – стихотво-рение“Тукай керде бүген төшемә”

Тукай керде бүген төшемә

Уяндым да, тирән уйга калдым:

Тукай керде бүген төшемә...

Басып тора кебек юл чатында,

Карашлары уйлар эчендә...

Күреп торам: нидер борчый аны,

Нидер әйтер кебек тоела,

Сорадым мин шунда, Тукай абый,

Ниләр бар соң синең уеңда?

Телгә килде шунда Тукай абый:

“Үткәнемә кайтып барышым,

Тик...адаштым кебек, шушы юлда,

Очраталмыйм һичбер танышым...

Шушы тирәләрдә урман иде,

“Урман сарыгы”н да мин күрмим,

Су анасын бәлки, күрмәмме дип,

Бик күптәннән инде мин күзлим.

Кайларда соң алар, ник күренми,

Әллә инде тирән йокыда?

Сабыйны да көтеп арган китап,

Алма бирми алмагачы да?”

...Ни әйтергә белми басып торам,

Тукай көтә, көтә җавабым...

Оят катыш җаваплылык белән,

Күзләренә аның карадым.

Телгә килде Тукай: “Күзләреңдә

Өмет чаткылары күренә.

Мин ышанам:бар да әйбәт булыр-

Коткыларга һич тә бирелмә!

Яшеллекнең тамырын корытмагыз,

Елга-күлләр сусыз кипмәсен!

Алмагач сабыйга алма бирсен,

Сандугач боегып китмәсен!”

...Уяндым да, тирән уйга калдым...

Тукай керде бүген төшемә...

Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы,

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы Каенлык төп гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

У вас нет прав для создания комментариев.