“Тукай әйтсә туры әйткән...”
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №11 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района РТ Вагизов

Фарит

Яхъяевич
«Литературное творчество»

Республиканский открытый конкурс творчества

“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”,

посвященный великому татарскому поэту Габдулле Тукаю.

Эссе: “Тукай әйтсә туры әйткән...”

Түбән Кама муниципаль районы

11 нче урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбяты укытучысы

Вагыйзов Фәрит Яхъя улы.

Тагын язлар җитте. Безнең Тукай абыебыз матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач дөньяга килгән. Кызганычка каршы, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре – озын гомерле. Чын шагыйрьләр даһи булалар. Ә даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Быел Габдулла Тукайга 122 яшь тулыр иде... “И туган тел, и матур тел...” Бармы безнең арада бу шигъри сүзләрне ишетмәгән, белмәгән кеше? Бармы Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган бала? Юктыр. Мин кечкенә вакытта әнием дә Тукайның “Туган тел”ен бишек җыры итеп җырлаган. Шәхсән үзем авылда, түшәмгә элеп куелган талбишектә тәпи киткәнче озак “җырлап” ятканмын (бишек бавы эленгән зур кадак әлегә тикле сакланган)... Тәпи басып, тел ачылган озын, кышкы суык кичләрдә әбием Тукайның мавыктыргыч әкиятләрен сөйли иде. Минем әби-бабайларым Актаныш ягында табигатьнең гаҗәеп бер матур почмагына урнашкан авылда яшиләр иде. Тукайның “Шүрәле” , “Кәҗә белән Сарык” , “Су анасы” хакында әби-бабай , әни авызыннан беренче тапкыр ишетеп белдем. Мәктәптә әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь иҗаты белән туган тел дәресләрендә ныклабрак таныштым. “Бала белән Күбәләк”,” Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре... Бигрәк тә миңа соңгысы ошый иде, әтине көчек алырга кыстап бик ялына идем. Партояклы нәни дусларыбыз турында Тукайның иҗат җимешләре миңа ничектер бик якын булды, чөнки абзардагы кәҗә-сарыклар миңа мал караганда шагыйрьнең шул шигырьләрен ятларга ярдәм итәләр кебек иде...

Өлкән сыйныфта мин Габдулла Тукайның “Бабай” шигыре белән таныштым. Ничектер, анда сурәтләнгән образ инде мәрхүм булган үземнең бабамны искә төшерде. Бу әсәрдә олыларга ихтирам, картларга олы мәхәббәт чагыла. Тукайның “бабае”, инде картайса да,үз якыннары өчен ул һәрчак матур, сөйкемле. Минем усал бабай да шулай истә калган, җыерчыклы кытыршы кулларын әле хәзер дә хәтерлим... Тагы шулчакта мине аеруча тәэсирләндергән шигыре - ”Бичара куян”. Нәниләргә язылган әлеге шигырендә ул үзе турында, үзенең ятимлек газаплары турында сөйлидер кебек. Ә Тукай һәрчак үзен табигать баласы дип саный. Табигать ятим шагыйрьнең бердәнбер җылы кочагы , аны шатландыручы да, күңелен юатучы да булган.

Шул ук вакытта лирик-шагыйрь Габдулла Тукай һәрчак дөресен әйтергә курыкмаган, тәнкыйть сүзләре белән дә халыкны алга, яктылыкка өндәгән! Мәсәлән, “Татар халкы йоклаганмы, әллә мәрткә киткәнме?” әсәре. Надан муллалар, дин әхелләренең кимчелекле яклары турында ул сатирик әсәрләр күп язган. Тукай наданлыкны әче тәнкыйтькә дучар иткән. Шулай, без үскән чорда “Тукай аллага ышанмаган, динне хур иткән” дип өйрәттеләр. Еллар узгач бу фикерләрнең дөрес түгеллеген, Тукайның иҗаты күпкырлы булуын аңладык. 1913 нче елда «Аң» журналында «Шиһап хәзрәт» дигән шигырь басылып чыга:

« Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт.

Халык өчен бәһа җитмәс, кыйбат хәзрәт «…»

“Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...”

Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында тиңдәшсез галим, фикер һәм акыл иясе хакында әйтелгән бу сүзләрне кем генә шик астына алыр икән?! Мәшһүр мәгърифәтче, тарихчы - галим һәм фикер иясен татар халкына үстереп, рухи тәрбиясендә Габдулла Тукаебыз данлыклы шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанине әнә шундый караңгылыкны яктырткан тулган ай белән чагыштыра һәм халкыбыз тарихында тоткан әһәмиятен бәяли.

Тукайдан тыш Такташ һәм... Туфан Миңнуллин иҗатын мин бик яратам. Бигрәк тә аның “Кызыл тышлы дәфтәрдән” дип аталган көндәлектәге язмаларын. Алар арасында “Укытучы һәм әдәбият” кисемтәсе бар: “Укытканда, миңа Тукайны бөек, дип әйттеләр, ләкин мин аны бөеккә санамадым. Чөнки мәктәптә без ятлаган шигырьләре гадәти иде. Менә аның дәреслекләргә кермәгән шигырьләре чыннан да бөекләр икән. Шунда мин Тукайның бөек икәнен аңладым...” Туфан аганың бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Габдулла Тукай - татар әдәбияты күгендә иң якты янган йолдыз. Тагы бер яраткан шагыйрем Шәүкәт Галиевның “Туры Тукай” шигырендәге юлларга мөрәҗәгать итәсем килә:

Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай,моңлы Тукай булган,

Бөек булган,боек булмаган.

Егерменче гасыр чигендә безнең илдә кискен үзгәрешләр булды. Алар әдәбият үсешенә дә зур йогынты ясадылар. Гасыр башы һәм уртасында иҗат иткән көчле рухлы шагыйрь һәм язучыларның милләт язмышы өчен көрәшен яңа буын дәвам итә. Әлбәттә, Тукай абый бүгенге үзгәрешләрне күреп гаҗәпләнер иде. Бигрәк тә туган, татар теленә кагылышлы барлыкка килгән кискен мәсъәләләр турында. Киләчәк буын турында фикерләрен Хәсән Туфан “Кемнәр сез?” шигырендә кискен рәвештә куя:

Сез балык баласы тугел,

Сез халык баласы бит.

Киләчәк көнгә Тукайны

Сез алып барасы бит!

Ватан, туган тел – барлык иҗатчыларга да уртак тема. Безнең хөрмәтле әдипләребез татар рухын беркайчанда югалтмаска өндәделәр. “Якладым соңга кадәр мин туган ил гадәтләрен, кулымны бәйләсәләр дә телемне бәйләтмәдем”, - дип язды Хәсән Туфан, шагыйребез Тукай традицияләрен дәвам итеп. Яшәешкә фәлсәфи караш белдереп, тормыш һәм язмыш турында уйлану гына түгел, ә булган проблема һәм сорауларны чишү юлларын күрсәтү һәм билгеләү – бүгенге язучыларның да төп максаты.

У вас нет прав для создания комментариев.