Тукай һәм яз
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 29 Апрель 2018
-
Просмотров: 361
Бадрутдинова Ландыш Фаридовна |
4 б | Столбищенская СОШ Лаишевского района РТ | Хисамова Ландыш Мансуровна | Литературное творчество |
Тукай һәм яз
Мин шатланам яз килгәнгә,
Гөрләвекләр акканга,
Җылы яктан туган илгә
Кошлар очып кайтканга.
Шатланамын ,кояш нуры
Тәрәзләргә кергәнгә.
Безне назлап,иркәләп,
Җылысына төргәнгә.
Шатланамын, апрель ае
Күңелле ай булганга.
Апрель ае ахырында
Тукай абый туганга.
Аның әкият-шигырьләрен
Хәтта яттан беләбез.
Туган көндә генә түгел.
Һәрвакытта бергә без!
Без татарлар, ишетәсезме,
Без бит Тукайлы халык!
Яшик шагыйрь өйрәткәнчә
Яхшыдан үрнәк алып!
Бәдретдинова Ландыш Фәрит кызы
4б класс Столбище мәктәбе.
Җитәкчесе- Хисамова Ландыш Мансур кызы