Минем яраткан шагыйрем.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мухаметзянова

Алина

Ильназовна
5 МБОУ «Гимназия №4» ЕМР РТ Тухбатуллина Гузелия Зиннуровна «Литературное творчество»

Минем яраткан шагыйрем.

Халык мәхәббәте – синең исемең,

Халык гомере – синең гомерең!

Әгәр дә, дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Туай булыр.

Габдулла Тукай ... . Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр.

Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә, кулдан-кулга күчә Тукай. Ата-анасын яшьли югалта, ятим кала. “Артык кашык” булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклылыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда “Су анасы”н уөрәнеп, “Туган тел” шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның “Исемдә калганнар” әсәрен, “Шүрәле” поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Шагыйрь: “Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр – барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, - дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле килеп җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.

- Габдулла Тукайны татар мультфильмнары башында тора, - дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек: “Шүрәле”,”Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”не укыганда, андагы вакыйгалар күз алдыбызда җанлана. Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Мультфильмны берничә секунд кына кара,

татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп була. Димәк, татар аннимациясе башында да Тукай тора.

Гадулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты – татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, - дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, - диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). –Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.

Ишеттем мин кичә берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй.

Башка килә уйлар төрле-төрле

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен

укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та – мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь!

Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)

Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулган шагыйрь. Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

Һәр апрель аен – Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең – мәңгелек!

Синең алдыңда баш иябез бөек Тукай!

У вас нет прав для создания комментариев.