Габдулла Тукай әсәрләренең идея- эстетик кыйммәте
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Осипова

Дарина

Алексеевна
МБОУ «СОШ№1»г Чистополь. Хайруллина Ляйсян Альбертовна «Литературное творчество»

Чистай муниципаль районы

1 нче урта гомуми белем мәктәбе

Габдулла Тукай әсәрләренең

идея- эстетик кыйммәте

Эшне үтәде:

6нчы Б сыйныф укучысы

Осипова Дарина .

Эшне тикшерде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Хайруллина Л.А.

Чистай 2018

Габдулла Тукай - татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен.Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Г Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Г.Тукай шагыйрь генә түгел,бәлки халкыбызның теле дә ,моңы да ,рухы да , язмышы да. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләрнең әһәмияте еллар узган саен арта гына бара. Бу – шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.

Тукайга иҗат итү өчен язмыш бары сигез ел гына вакыт биргән. Тукай шушы вакыт эчендә дә үлемсез әсәрләр язып калдыра алган ,әйе , зур талантларның гомер озынлыгы аларның ничә ел иҗат итүенә бәйләнмәгән, бәлки үзеннән соң нинди мирас калдыруы белән билгеләнә.

Габдулла Тукай татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды.Г.Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. 1900 нче елда Тукай беренче шигырьләрен яза һәм инде 1905 нче елга аның унлап шигыре басыла.Бу әсәрләрендә автор җәмгыятьтә бара торган хәл – әхвәлләр өчен борчыла. Г Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып “Гыйлемнең бакчасын да күңел ачып йөрик..” дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала.Бу шигырен татар халкына мөрәҗәгать буларак та аңларга мөмкин.

Газеталар,журналларны көннән – көнгә,кат-кат күбәйтик.

Мәгариф мәйданында без,татарлар ,ат уйнатыйк.

Тукай иң беренче басылган шигырендә үк халкыбызны мәгариф ,фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра."Дусларга бер сүз” шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен ,кулга – кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди.Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып ”егъла-торып алга таба атлыйк”дип өнди.Тукайның 1905 нче елдагы вакыйгаларга карата язылган иң уңышлы әсәре “Иттифакъ хакында” исемле шигыре . Г.Тукай монда халыкны иң зур көч дип яза.”Һәр көнне үзгәрә барган заманда йокларга кирәкми.Бердәнбер дөрес юл - үзебезне һәм көчебезне берләштерү”-ди. ”И каләм!” шигырендә Г.Тукай белем юлында тырышлык кую кешене матур, бәхетле итә,муллык юлына юнәлтә дип яза.Комсызлык кебек түбән сыйфатка каршы Тукай белемлелекне куя. Белем ярдәмендә туры юлга басыйк ,ди. Бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер дип,каләмгә зур өметләр белән карый.

И каләм,безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит;

Хәсрәт ,хурлык,мескенлекләр – мәңгегә кит!

1907нче елда Тукай Казанга кайткач яңа дәрт белән иҗат эшенә чума. Аның шигырьләренең үзеннән – үзе җырлап торуларына,ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел.”Тукай – хәтта һәрбер авазның ритмик һәм музыкаль берәмлеген сизеп,үлчәп иҗат иткән шагыйрьләрнең иң күренеклесе.Аның шигъри телендә сүзләрнең ...мәгънә эчтәлеге генә түгел,аларның эмоциональ һәм музыкаль төсмерләре дә ялтырап китте,шигъри сыгылмалылыгы...ачылды” – дип язды Гали Халит.” Тукай шигырьләренең

укучыны сихерли торган хосусиятләреннән берсе – аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр”-дип язды Гали Рәхим.Г. Тукай халык авыз иҗатына нигезләнеп язды.Ул Җаекта, мәдрәсәдә укыганда ук, җырлар белән кызыксына һәм аның “Җырлар дәфтәре”барлыкка килә.Бу дәфтәр 1946 нчы елда табыла һәм басылып та чыга.

Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды.Аның “Әллүки”,”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Туган тел”кебек җырлары халык җырлары кебек,аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә.

Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г.Тукай бирде.”Су анасы”,”Кәҗә белән Сарык әкияте”,”Шүрәле”әкиятләрен кем генә белми? “Печән базары ,яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган

Тукай шигыриятне уен-көлке чарасы итеп кенә түгел,бәлки кешеләрне тәрбияләү,тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш,әлбәт,ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсез юк көлке,уен.

Тукай беркемнән дә курыкмыйча иҗат итте,кеше хакын ашаучы ,изүче сыйныфларны тәнкыйтьләде.Шагыйрьнең “Китмибез!”дигән шигыре дә зур әһәмияткә лаек. Шигырьнең үзенчәлеге шунда, анда памфлет жанрына хас яндырып алучы тәнкыйть белән бергә ,социалистик рух та гәүдәләнгән:”Иң бөек максат безем :хөр мәмләкәт – хөр Русия!”- дигән уңай идеал да бирелә.Бу шигырендә дә Тукай үзенең милләтен ирекле итеп күрергә тели. Аның “Көзге җилләр”шигыре дә халык язмышы өчен борчылып язылган.”Җил җылый”сүзтезмәсе кабатланып сагышны,моңны тагын да көчәйтә.Автор гипербола кулланып шигырьдә ачлык афәтенең нинди куркыныч булуын күрсәтә.

Г. Тукай иҗатының зурлыгы,аның шигъри әсәрләрендә генә түгел,бәлки тәнкыйть һәм әдәбиятка ,тарихка караган фәнни хезмәтләрендә дә күренә.Ул үзенә кадәрге шагыйрьләр иҗаты белән яхшы таныш булган һәм аларга карата шәхси мөнәсәбәтен дә әйтеп барган.Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип санаган.Ул башкаларны гына тәнкыйтьләмәгән, шулай ук үз иҗатына да анализ ясаган. Аның 1913нче елда язылган”Уянгач беренче эшем ” дигән мәкаләсе бар,анда үзенең начар дип табылган әсәрләрен “чүп”дип атый.

Габдулла Тукайның иң күп әсәрләре балаларга багышланган. 70 кә якын шигырь һәм поэма ,100дән артык хикәя һәм мәсәл тәрҗемәсе,публицистик мәкальләр – болар барысы да шагыйрьнең балалар әдәбиятына керткән өлеше.

Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 төркемгә бүлеп карап була:

-табигатьне тасвирлау(Җәй көнендә”,”Яз хәбәре”)

-сабыйларны бөҗәкләр,җәнлекләр,кошлар,хайваннар белән таныштыру(”Бичара куян”,”Карга”,”Ялкау маэмай”.)

-балаларның үзләренә багышланган шигырьләр(“Бәхетле бала”,”Эш”,

-социаль-тарихишигырьләр (“Кышкы кич”,”Алтын әтәч”)

Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар”әсәре үзенең оптимистик рухы белән безнең күңелләрне җәлеп итә.Нинди генә авырлыклар күрсә дә, Тукай сыгылмыйча-сыкранмыйча яши алган. Үзенең урнәге аша безне әти-әниебезнең кадерен белергә,тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә.

Тукайның кайсы гына шигырен алсак та, анда туган як темасы яктыртыла. Шагыйрь өчен туган ягыннан да кадерле як юк. Без моны аның”Туган авыл” шигырендә,”Су анасы”,”Шүрәле” әкиятләрендә дә күрәбез.Тукайны язмыш җилләре төрле җирләрдә йөрткән, шуңа күрә ул безне туган илебезнең кадерен белергә һәм үз халкыбызга хезмәт итәргә чакыра.

Иншамны тәмамлап шуны язасым килә, Габдулла Тукайның әсәрләрендәге

идея-эстетик үзенчәлекләре,минемчә, шуннан гыйбарәт һәм алар аның бөтен иҗатында чагыла:

-Тукайның халыкчан булуы ,халыкның борчуларын яхшы белүе;

-Тел ,милләт өчен тырышып йөрүе;

-мәктәпләрдә яңача укытуны яклап чыгуы һәм дәреслекләр язуы;

-чорның иҗтимагый-социаль мәсьәләләре белән таныш булуы һәм актив тормыш позициясе;

-хатын-кыз иреге ,аларның тормыштагы тоткан урыннары турында язуы;

-туган якның матурлыгын үз әсәрләрендә күрсәтүе;

Тукай иҗаты –халык алдында җаваплылык тоеп башкарылган батыр һәм изге хезмәт ул.Милләт өчен,аның иреге,әйбәт тормышы өчен көрәшүче Г.Тукай гаять кыю кеше булып күз алдына килә.Габдулла Тукай – халкыбызның таянычы,горурлыгы,йөз аклыгы,якты һәм мәңге балкып торачак кояшы ул.

Телсез идек,Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек,Тукай безне җырлы итте,

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

(Сәйфи Кудаш.)

Кулланылган әдәбият:

1)”Габдулла Тукай” Ибраһим Нуруллин.Казан Татарстан китап нәшрияты 1979 ел.

2)Габдулла Тукай.Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр.ТаРИХ 2002нче ел.

3)Я.Х.Абдрәхимова.55сочинение.Казан”Мәгариф” нәшрияты 2007нчы ел.

4)Татар әдәбияты.Теория.Тарих.Казан “Мәгариф” нәшрияты2006 нчы ел.

У вас нет прав для создания комментариев.