Сихри кыз
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Гимназия №4» г.Елабуга, РТ Комиссарова Фанзия

Гависовна, учитель

татарского языка и

литературы
Литературное творчество – стих

миссарова Фәнҗия Гавис кызы,Алабуга шәһәре 4 нче гимназиянең

югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сихри кыз

(Г.Тукайның “Су анасы”эзләреннән...)

Айлы кичтә су буенда,

Әкрен генә җырлый-җырлый,

Салынган агач басмада

Бер гүзәл кыз чәч тарый.

Күктә йолдызлар атыла,

Талгын гына җил исә.

Ялтырап яткан көмеш суда

Шук балыклыр сикерә.

Кыз утырган басманың

Тирә ягы камышлы.

Тик нигәдер матуркайның

Йөзе бик тә сагышлы.

Йомшак чәчен тарый -тарый

Гел тирә якка карый.

Нинди хәл аны борчый,

Нәрсәнедер ул уйлый.

Бик беләсем килә минем

Нинди кыз ул басмада?

Таратып озын чәчләрен

Ник утыра ул монда?

Ерак түгел күл читендә

Ишетелә тавышлар.

Аның кебек матур кызлар

Көлә һәм шаяралар...

Язын ашлык чәчәләр,

Җиләк җыялар җәен,

Көзен уңыш җыялар,

Карда шуалар кышын.

Сызылып таңнар атканда

Эшкә китә сылулар.

Кайберләре сыер сава,

Кайсысы терлек карый.

Көне буе эшләп аргач,

Өйгә кайта сылулар.

Ашап –эчеп хәл алгач,

Юкка чыга арулар.

Шундый матур җир өстендә

Көннәр үтә күңелле.

Мөмкин булса шулай мин дә

Яшәр идем шикелле.

Эшен дә эшләр идем,

Китаплар укыр идем,

Чигүен дә чигәр идем,

Барсын булдырыр идем...

Булсын иде һәр җанның

Туганнары,дуслары.

Бик күңелле булыр иде

Кышның озын кичләре.

Кулында алтын тарак

Юктыр ла монда карак

Кызы матур,чәче ефәк

Белсәң әгәр,әйтеп бак.

У вас нет прав для создания комментариев.