Ш.Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ГБМБУ “Балык Бистәсе 1нче гимназиясе” нең Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызының дәрес эшкэртмэсе. Ш.Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” 2018 ел Ш.Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” - Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Утырыгыз. Безнең һәр көнебез бер - беребезгә хәерле иртә теләп башлана. Ә кичен, күңелдән генә булса да, үткән көнгә нәтиҗә ясап тәмамлана. Шулай итеп, көн артыннан көннәр, айлар, еллар үтә, тормыш дәвам итә. Ничек үткәрелергә тиеш соң без тормышыбызны? Бу сорауга җавапны Н. Островский үзенчә аңлата: “Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: соңгы көнеңдә, бөтен гомерем, бөтен көчем көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын”. Н.Островский 1 слайд Безнең арабызда да үзенең бөтен гомерен көрәшкә багышланган кешеләребез аз түгел. Шундый кешеләрнең берсе булган Бари Шәвәлиев белән без Ш.Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә?” әсәрендә таныштык. .Ә бүген без әсәрне тагын да тирәнтенрәк аңларбыз.Әсәргә өлешчә анализ да ясарбыз. -Әсәрдә төп герой кем? -Бари Шәвәлиев. -Ә кем соң ул Б.Шәв-в? - Б.Шәвәлиев Бөек Ватан сугышы герое.Ул 1925 нче елда Татарстаның Балык Бистәсе районындагы Түбән Тегермәнлек авылында туган.Бик тырыш,үз максатына ирешүчән ,киң күңелле батыр егет була. -Әйе ул безнең якташыбыз,горурлыгыбыз. Әсәрнең исеме “Чәчәкләр сөйли белә”Ә нәрсә тур.сөйли икән соң ул чәчәкләр? Әйдәгез бергәләшеп фикер йөртик.Менә бу чәчәкләрне күргәч,чәчәк сүзен ишеткәч,сездә нинди фикерләр туа.? (Тактада чәчәк сүзе) -Әсәрдә Бариның чәчәкләр яратуы турында ничек б-н? -Бари чәчәкләрне бик ярата.Аларны иркәләп карый,су сибә,сөйләшә.Түгәрәккә йөргәч аларга булган мәхәббәте тагын да арта. Чәчәкләргә карап төгәл вакытны белә. -Алиянең сөйләгәннәренә модельдәге фикерләрнең кайсы туры килә? -Яшәү ,Матурлык. -Килешәм.(модел-дә күрсәтелә)Әйе Бари чәчәкләрне бик ярата.Мин сезгә Бариның чәчәкләрен ничек күз алдына китерәсез,шулай ясап алып килергә кушкан идем.сез алып килгәнсез.Бик матурлар.Мин аларны менә шулай күз алдына китердем.(Кулымда чәчәкләр) Бариның тормышы менә шундый матур чәчәкләр кебек башланып китә.Ул шундый тырыш,шаян,киң күңелле,максатчан була.Сабан туйларында да катнашырга ярата.Менә шулай матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана.Илгә афәт килә.Чәчәкле матур тормыш бетә...(Чәчәк өстенә кара тасма ябыла) Сугыш сүзен ишеткәч сездә нинди фикерләр туа? - Әсәрдә сугыш вакыты нинди вакыйга б-н бирелә? -Б.Шәв-ң батырлыгы б-н бирелә. -Б.Шәв. нинди батырлык эшли? - Белоруссиянең Витебск өлкәсен азат иткәндә, Барый Шәвәлиев фашист дзотына таба шуышып,ядрәләр яңгырын үтеп амбразурага ташлана һәм күкрәге белән каплый.Шулай итеп күпләрне үлемнән саклап кала. -Яхшы.Әлеге модел-дәге кайсы сүзләр Алинә сөйләгән вакыйгага туры килә? -Батырлык. -Дөрес. Б,Шәв.Бөек Ватан сугышы герое.Бу батырлыгы өчен Б. Шәвәлиевкә һәлак булганнан соң икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Район үзәгендәге Геройлар аллеясында 9 якташ Советлар Союзы Герое белән берлектә аңа да бюст куела. Ә хәзер тактадагы сүзләргә игътибар итәбез. “Иртән авыл читендәге туганнар кабере өстенә чәчәк бәйләмнәре китерделәр.Алар шиңмиләр – халык аларны көн саен алмаштырып тора. Чәчәкләр җилдә тирбәлә,чәчәкләр ир егеткә булган ил ихтирамы турында сөйлиләр.” ( 1 укучы укый)Әсәр шулай тәмамлана.Чәчәкләр әсәр башында нәрсә турында сөйлиләр һәм әсәр ахрында.(Моделҗләрдә билгелибез) -Әсәр башында матурлык,яшәү,җәй. -Әсәр ахрында Искә алу,хөрмәт. -Әйе ,чәчәкләр әле дә Бари белән. Әсәрнең темасы нинди?(Модел. б/н эшлибез) - Тема -Сугыш,батырлык. -Идеясе –Батырга үлем юк.(Тактадагы мәкал-р аша әйтелә: Батырга үлем юк.Ат – дагасыз,батыр ярасыз булмый. Батыр әйтмәс – әйтсә кайтмас.) - Проблема – Сугыш. -Әсәр сезгә ошадымы?Бүгенге дәрестән ,биргән җаваплардан канәгать калдыгызмы?Әгәр сезгә ошаса менә бу чәчәкләрне тактага ябыштырырсыз,әгәр ошамаса болытларны беркетерсез. -( Барсы да чәчәкләрне ябыштыра) -Ә мин бугенге көнгә кояшны ябыштырам.Сезнең күңелегез кояш нурларыдай якты,әлеге чәчәкләрдәй матур булсын! Минем кулдагы чәчәкләр матур тормышыбыз,якты киләчәгебез турында сөйләп торсыннар иде. Ә сезнең кулыгыздагы чәчәкләр Бари Шәвәлиев кебек сугыш батырларына булган хөрмәтебез турында сөйләсеннәр. (Бу чәчәкләрне сезнең исемнән район үзәгендә булган батырлар аллеясына куярбыз.) -

У вас нет прав для создания комментариев.