Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Гимназия № 183» Советского района г.Казани

План-конспект открытого урока

“Нәрсә ул батырлык ” (Что такое патриотизм?)

Автор: Максумова Гульнур Мубарахановна,

учитель родного языка и литературы, I квалификационной категории

2018 год

Тема:                               Нәрсә ул батырлык?

/Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре буенча/

Метапредмет - бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Предмет - Ф. Яруллин һәм аның кебек язмышка дучар булган кешеләр мисалында батырлык төшенчәсен аңлату;

Шәхескә кагылышлы - укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: 1) плакат; А.Алишның соңгы хаты; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

                   2)Техник чаралар: компьютер, экран

Материал: Татар әдәбияты /Рус урта гомуми белем мәкт. 9нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. Казан: Мәгариф, 2013ел /191нче бит/

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү

Методы: әңгәмә

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориетлаштыру
  2. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Утырыгыз.

  1. Укытучының кереш сүзе.

Безнең һәр көнебез бер-беребезгә, туганннарыбызга хәерле иртә теләп башлана. Ә кичен, күңелдән генә булса да, үткән көнгә нәтиҗә ясап тәмамлана. Шулай итеп көн артыннан көннәр, айлар, еллар үтә, тормыш дәвам итә. Ничек үткәрергә тиеш соң без тормышыбызны? Бу сорауга җавап эзләгәндә минем күңелемә һәрчак Н. Островскийның сүзләре килә. Дәресебезнең эпиграфы булып тора алырлык бу сүзләр белән сезне дә таныштырып үтәсем килә /плакат укыла/.

  1. Плакат белән таныштыру.

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе- тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң кадерле нәрсәгә - көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.”

Н.Островский.

Бу сүзләргә игътибар юнәлтергә теләвем юкка гына түгел. Безнең арабызда да үзенең бөтен гомерен көрәшкә багышлаган кешеләребез аз түгел. Шундый олы затларның берсе дип Фәнис абый Яруллин исемен атар идем.

  1. Өй эшен тикшерү.

Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле автобиографик әсәрен укыдык. Ә хәзер өй эшен искә төшереп үтик әле.

/Экранда даталар һәм фоторәсемнәр чыга. Аларга бәйләп Ф.Яруллин белән бәйле булган вакыйга искә төшерелә. Җавапның дөреслеге соңыннан экранда күренгән язма белән тикшерелә/.

Аның бөтен тормышы көрәшкә бирелүен “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән күрдек. Фәнияр образына нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз? /Фәниярның эш сөючән булуы, белемгә омтылуы, спортны, сәнгатьне яратуы, шигъри җанлы булуы, максатларына ирешүчәнлеге әйтелә. Әсәрдәге вакыйгалар аша дәлилләнә. Аңа бөеклекләргә ирешергә ярдәм итүчеләр искә алына/.

Китаплары басылып чыккач, Фәниярга укучылардан бик күп хатлар килә. Алар егеткә киңәшләре белән ярдәм итәләр, аның батырлыгына соклану белдерәләр. Ә Фәнияр батырлыкка нинди бәя бирә соң? Бу хакта әсәрдә өзек тә бирелгән. Китапларыбызны ачып, шул өзекне табып укыйк әле /китаптан өзек укыла, 191 бит/.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Мотросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.”

Әйе, Фәнияр да уйлана. Үзенә мең төрле сорау бирә. Аның “батырлык та күп төрле шул”, дигән сүзләре безне дә уйланырга мәҗбүр итәләр. Нәрсә соң ул батырлык? Аны эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Без батырлыкны кайдан эзли алабыз?

Бүгенге дәрестә без шушы сорауларга җавап эзләрбез, фикерләребез белән уртаклашырбыз.

Иң беренче эш итеп. Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итеп карыйк әле. Анда батырлык сүзенә нинди билгеләмә бирелә икән? /экранда билгеләмә чыга/.

Батырлык-

  1. батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

Батырлыкта- матурлык /м/

  1. батырлык, тәвәккәллек.

Ә хәзер, дәфтәрләребезне ачып, билгеләмәне язып та куябыз.

Сез батырлык турында нинди мәкальләр беләсез? /мәкальләр әйтелә/

Мәкальләрдән күренгәнчә, батырлык күбрәк сугыш кырында эшләнә икән, ә сезнең сугыштагы батырлык турында нинди китаплар укыганыгыз бар? /Кыскача гына шул әсәрләр искә төшерелә/

Әйе, бу темага язылган әсәрләр бик күп. Аларда илебез халкының сугышчан батырлыгы сурәтләнә. Безнең солдатларыбыз нинди кичерешләр белән янды икән? Ә менә бу хакта безгә аларның хатлары сөйли. Хәзер без А.Алишның 1944 елның 28нче гыйнварында язган хаты белән танышырбыз /соңгы хаты/. Экранда оригиналның зурайтылган вариантын күрәсез. Ә сезнең өстәлләрдә хат тексты. Ул рус телендә язылан. Башта сәнгатьле итеп укып чыгарбыз һәм кыскача гына татарчага тәрҗемә итәрбез. /хат укыла, эчтәлеге сөйләнә/

А. Алишның нинди хис-тойгылар белән яшәвенә игътибар юнәлтелә /туган иленә, халкына тугърылыклы булуы; гаиләсен, туганнарын яратуы, соңгы сулышына кадәр алар өчен көрәше хакында сөйләнә/

Әйе, укучылар. Үз илен яраткан, аңа тугърылыклы булган һәр солдат шулай уйлагандыр. Югыйсә, без мондый Бөек Җиңүгә ирешә алмас идек. Сугыш бетүгә алты дистәдән артып китүгә карамастан, без бу хакта һәрчак искә төшереп торабыз: телевидениедан, радиодан тапшырулар тыңлыйбыз, кинофильмнар карыйбыз.

Хәзер дә шул елларда төшерелгән документаль фильмнардан өзекләр карап үтәрбез. Ә сез уйлагыз: тирә-якта пулялар сызгырган, снарядлар шартлаган сугыш кырында һәм тылда халкыбыз нинди батырлыклар эшли алды икән?

Экранда документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелә. Аларда сугышның башлануы, фронттагы һәм тылдагы вакыйгалар, Рейстагка байрак кадау, Җиңү сурәтләнә. Алар буенча нәтиҗә ясап, укучылар корал тотып сугышка керүнең; Ватан өчен көрәшүнең; мөһим заданиега баруның; күкрәгең белән дошман амбразурасын каплауның; яралы иптәшеңә булышуның һ.б, һ.б зур батырлык булуы турында сөйлиләр. Тылдагы батырлыклар да искә төшерелә.

Әйе, укучылар, аларның һәр эше батырлыкка тиң. Тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен без аларга чиксез рәхмәтле. Ә бит ул кешеләр безнең арабызда да яшиләр. Без аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш ?

/Укучылар җавабында “Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең – кадерен бел”ергә кирәклегенә басым ясала /

Сугышта батырлыклар эшләп булуга без инде күп мисаллар китердек. Ә тыныч тормышта батырлыклар очрыймы икән? Әйдәгез басып эзләп карыйк әле.

Физкультминут.

Тыныч тормышта янгын сүндерүчеләрнең, табибларның, хокук сакчыларының, әниләрнең һ.б. батырлыклары турында балалардан әйттерелә.

Хәзер яңадан Фәнияр образына әйләнеп кайтыйк әле. Сез аның тормышын, яшәү рәвешен батырлык дип атар идегезме? Ни өчен?

Ә бит аның кебек авыр хәлгә калып та, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш өчен көрәшүче кешеләр аз түгел. Хәзер без шундый язмышка дучар булган берничә иҗат кешесе белән кыскача гына таныштырып үтәрбез. Сез исемнәрен хәтерегездә калдырыгыз. /экранда алар турында мәгълүмат бирелә/. Менә алар:

Шагыйрь Гакыйль Сәгыйров.

Ул тумыштан гарип. Ләкин аның яшәүгә, иҗатка омтылышы шулкадәр көчле ки, ул аяк бармаклары арасына каләмен кысырып шигырьләр яза, ә карандаш белән рәсемнәр ясый.

Шагыйрь Илгиз Кәлимуллин.

Әдәбиятка ул 50нче елларда килә. Шуннан бирле зур газаплар белән күңелендә туган шигъри хисләрен кәгазьгә төшерә /рус телендә иҗат итә/

Рәссам Герман Соколов.

Аның яраткан темасы- пейзаж. Рәсемнәрен ул үзенең чак кына кыймылдый алган сул аягының бармакларына кыстырып ясаган.

Шагыйрә Антонина Баева.

Хезмәт юлын укытучы булып башлый. Каты авырудан соң аяктан егылып, озак еллар урын өстендә ятса да, үзендә яшәүгә һәм иҗатка рухи көч таба.

Язучы Владислав Титов.

Эштә югары көчәнешле электор тогына эләгеп, ике кулсыз кала һәм шуннан соң яшәү өчен көрәше башлана.

Шагыйрь Рәниф Шәрипов та шундый язмышларга дучар булган шәхес.

Аларның һәр көне көрәшкә тиң. Ә көрәшеп, батырлыклар эшләп яшәргә безгә нинди сыйфатлар ярдәм итә соң? /Укучыларның фикере тыңланганнан соң, экранда батырлыкка этәрүче сыйфатлар ачыла:

Көчле рухлы булу

Ватанга бирелгәнлек

Тырышлык

Түземлелек

Кыюлык

Тәвәккәллек

Игелеклелек/

Әйдәгез бу сыйфатларны дәфтәрләребезгә күчереп языйк. Хәзер үзегез өчен иң мөһим дип уйлаган сыйфатның астына сызыгыз. Ни өчен шулай уйлавыгызны дәлилләп тә күрсәтегез.

Бу сыйфатларның һәрберсен үзегездә булдыру бик мөһим. Чөнки тормыш өчен көрәштә алар безгә, һичшиксез, кирәк булачак.

III. Рефлексия

Дәрес башында укылган плакаттагы сүзләргә әйләнеп кайтып, тормышның мәгънәсе хакында нәтиҗә ясала.

Алдагы дәрескә проблема кую.

Батырлык турында күпме генә сөйләшсәк тә, сүзләребез бетмәс кебек. Әйдәгез бу фикерне өйдә дә дәвам итик әле.

Өй эше: “Батырлыкта- матурлык” темасына уйланулар язып килергә.

Билгеләр куела.